Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Исполнительного комитета Заинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 423520, Республика Татарстан, город Заинск, улица Крупской, дом 6 |
Телефон: | +7(855)-587-08-13 |
E-Mail: | zairoo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования Исполнительного комитета ЗМР РТ" |
Руководитель: | Сафаргалиев Эрнст Раисович |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 5353 |
У нас учат: | 840 |
Новости Управления образования
“Тамчы шоу” телевизион уенында гимназия укучылары җиңүгә ирештеләр
Опубликовано: 24.10.201623 нче октябрь көнне Татар гимназиясенең 6 нчы сыйныф укучылары Халыкара танып- белү бәйгесе “Тамчы- шоу” да катнаштылар. “Татарстан - Яңа Гасыр” каналында балалар өчен “Тамчы-шоу” программасы 2006 елдан башлап эфирга чыга. Тапшыруның максаты республикабызда яшәүче сәләтле балаларны ачыклау, берләштерү, белемгә, китап укуга мәхәббәт уяту, кечкенәдән татар зыялыларын үстерү. Телевизион уенда 6,7,8 сыйныф укучылары катнаша. Әлеге бәйгедә гимназия укучылары Алабуга гимназиясе укучылары белән белем буенча көч сынаштылар. Көндәш команда белән яшь аермасы булуга карамастан, безнең укучыларыбыз әлеге бәйгедә сынатмадылар һәм җиңүгә ирештеләр. Укучыларыбыз кызыклы һәм файдалы китаплар белән бүләкләнделәр. Аларны җиңүләре белән тәбриклибез. Бу уен һәм "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенә сәяхәт күңелләребездә әйтеп бетерә алмаслык матур тәэсир калдырды.Бәйгедә катнашуны оештырырга ярдәм иткән өчен Зәй районы мәгариф бүлегенә, транспорт белән тәэмин иткән бабалалар иҗат йорты җитәкчелегенә чын күңелдән рәхмәтләребезне белдерәбез.
К списку новостей