Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423513, РТ, Заинский район, с.Кадырово, ул. Молодежная, д.4 |
| Телефон: | +7(855)-586-33-25 |
| E-Mail: | Skad.Zai@tatar.ru, kadyrovo63@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Кадыровская СОШ» ЗМР РТ |
| Руководитель: | Исламова Раиса Сулеймановна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 85 учеников |
| У нас учат: | 16 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадыровская средняя общеобразовательная школа» Заинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 ( 239 ) 240 >>
-
"Космос" бездә кунакта 05.07.2017

Бүген лагеребызда районыбызның “Космос” кинотеатры балалар өчен эшләнгән “Хәвефле каникуллар” исемле кинофильм күрсәтте. Әсәрнең эчтәлеге тормыш белән бәйле булган фактларга нигезләнгән иде, вакыйгалар барышында терроризмга корылган эпизодлар бар иде. Балалар кинофильмны кызыксынып карадылар. Әлеге фильмдагы хәфевләр кабатланмасын һәм булмасын иде. Балаларыбызның киләчәге матур һәм имин булсын!
-
Алабугада сәяхәттә! 04.07.2017

Ә бүген лагерь балалары Алабуга шәһәренә сәяхәт кылдылар. Шәһәрнең матур һәм истәлекле урыннары бик күп. Быел Алабуга шәһәре үзенең 1010 еллыгын бәйрәм итә икән. Шәһәрнең борынгылыгы һәм бай үткәне уникаль тарихи һәм археологик һәйкәлләрдә чагылыш таба. Сәяхәт балаларга бик ошады. Экскурсияне оештыручыларга һәм тәрбияче Фатихова Гүзәлия Рамил кызына зур рәхмәт!
-
Болгарга сәяхәт күңелле узды! 03.07.2017

3 нче июль көнне “Йолдыз” лагере изге Болгар жиренә сәяхәт кылды. Экскурсия барышында балалар Җәмигъ мәчете, Хан төрбәсе, Кече Манара, Кара пулат, Ак пулат, Хан мунчасында булдылар. Бу биналар – борынгы архитектура һәйкәлләре. Болар барысы да һәркемдә кызыксыну уятты. Изге җирдә алган кичерешләрне сөйләп бетерерлек түгел, алар балаларның күңелләрендә матур хатирә булып уелып калыр. Алып баручыларга, балаларны барлап йөрүче Нигматуллина Дания Риф кызына, әти-әниләргә зур рәхмәт белдерәсе килә!
-
Спортзалда уеннар 03.07.2017

Спорт залында балаларның иң яраткан уеннары - эстафета. Ике командага бүленеп ярышуда балалар сынатмыйлар: узышалар, куышалар, җитезлекләрен күрсәтәләр. Балаларга хәрәкәтле уеннар бик ошый.
-
Оста куллар без! 03.07.2017

Табигать биргән байлыклар күз явын алырлык! Урманнары, инеш-сулары, болын-кырлары, тау-калкулыклары! Алардагы муллыклардан ни генә ясап булмый! Без ясаган сувенирлар нәкъ менә шул табигатебез байлыкларыннан - бака кабыкларыннан ясалган.
-
Cабантуй уеннары 01.07.2017

Авылларда сабантуйлар башлана. Шул уңайдан бүген лагерь балалары да халкыбызның төрле милли уеннарына басым ясадылар.
-
Бакчада эш туктамый 01.07.2017

Мәктәпнең яшелчә бакчасында балалар чөгендер, кишер түтәлләрен чүпләрдән чистарттылар, рәт араларын йомшарттылар. Чәчәклеккә су сиптеләр.
-
Cпортны яратабыз! 30.06.2017

Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлекне ныгыта. Лагерьдагы иртәбезне зарядка белән башлыйбыз да көне буе рәхәтләнеп эшлибез, уйныйбыз. Бүген спорт залында эстафета уйнадык, обручлар белән төрле ярышлар оештырдык.
-
Чәчәкләр үстерәбез! 29.06.2017

Мәктәбебез бакчасында эш кайный. Бүген балалар белән берлектә чәчәклектә чүп утау, чәчәк күчерү һәм башка шундый эшләр башкарылды.
-
Табигатьне яратабыз 29.06.2017

Авылыбызның иң матур чагы. Бергәләп, табигатьнең гүзәллегенә сокланып, су буйларына төштек, матурлыкны күзәттек. Сулыкларның чисталыгын саклау турында сөйләштек.






