МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422534, РТ, Зеленодольский район, с. Кугушево, ул. Пришкольная,1 |
Телефон: | +7(843)-712-63-00 |
E-Mail: | Skug.Zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кугушевская ООШ им. Г. Айдарского ЗМР РТ" |
Руководитель: | Яруллина Фарида Набиулловна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 31 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Кугушевская основная общеобразовательная школа имени Газиза Айдарского Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
- "Җәлил укулары" 29.10.2019
-
Уңыш бәйрәме.
28.10.2019
-
Татарча диктант. 19.10.2019
Безнең мәктәптән әлеге акциядә 20 кеше катнашты. Алар арасында әти-әниләр, укытучылар һәм укучылар бар иде.
-
Бәйрәм белән, Сезне! 05.10.2019
- Өлкәннәргә игътибарлы булыйк! 01.10.2019
-
Истәлекле очрашу
26.09.2019
Бүген мәктәбебедә Газиз Айдарский һәм Сара Садыйкованың кызы Әлфия апа Айдарская булып китте. Ул якыннары турындагы истәлекләр белән уртаклашты, мәктәп китапханәсенә һәм музейга үзенең әнисенә багышлап чыгарган "Мәңгелек юлында" исемле китабын бүләк итте. Очрашу укучылар күңелендә җылы тәэсир калдырды.
-
Бәрәңге уңышы җыелды. 05.09.2019
Эшләмәсәң җәй көне –ни ашарсың кыш көне? Әмма бу мәкаль безнең укучыларыбызга кагылмый.Барлык укучыларыбыз да яздан алып көзгә кадәр мәктәп тәҗрибә кишәрлегендә бик тырышып эшләделәр. Инде менә шул уңышларны урнаштырыр чак.Бүген без бәрәңге алдык. Бәрәңгебез бик мул, кыш буена җитәрлек булды. Пешерүче апаларга тәмле ризыклары белән безне сыйлыйсы гына калды.
-
Яшәү тамчысы
03.09.2019
3 сентябрьдә Россиядә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көнен билгеләп үтәләр.Әлеге төр явызлыкка юл куймау – дөнья җәмәгатьчелегенең иң зур һәм катлаулы бурычларының берсе. Ул 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале хәлләргә бәйле рәвештә оештырылган. Рәсми мәгълүматлар буенча, әлеге террор акты нәтиҗәсендә 334 кеше үлгән – аларның 186сы балалар, 15е укытучылар, 10ысы хәрбиләр, калганнары әти-әниләр һәм килгән кунаклар. 900дән артык кеше төрле җәрәхәтләр алган. Алар 3 көн буе бер тамчы су эчәргә тилмереп торганнар.
3 сентябрьдә Россиянең һәр төбәгендә “Яшәү тамчысы” Бөтенроссия акциясе җирле вакыт буенча 11.00 сәгатьтә узды.Мәктәбебез укучылары белән без дә бу акциядә катнаштык. -
"Беренче кыңгырау" бәйрәме
02.09.2019
Менә кояшлы сентябрь иртәсе безне кабат бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык- сөенечләр, бары тик яхшы билгеләр, яңа уңышлар алып килсен.Бәйрәм белән сезне!
-
Педагогик киңәшмә 28.08.2019
Бүген укытучыларның яңа уку елында беренче педагогик киңәшмәләре булып узды.