Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 41 обучающихся |
У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Котлыйбыз! 04.04.2022
Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Инсаф Әйшә урта мәктәбе базасында уздырылган Габдулла Тукай исемендәге XII Халыкара шигырь укучылар конкурсының муниципаль турында катнашты. Мәртәбәле жюрида татар шагыйрьләре һәм язучылары Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәләхов, Ленар Шәехов иде. Инсаф 5-8 нче сыйныфлар яшь категориясендә катнашып, 2 нче урын яулады (җитәкче Зарипова Р.Ә.). Уңышлар телибез!
Ученик 7 класса Сайфутдинов Инсаф принял участие в муниципальном туре XII Международного конкурса чтецов имени Габдуллы Тукая, проходившем в Айшинской средней школе. В почетном жюри были татарские поэты и писатели Галимзян Гильманов, Рифат Салахов, Ленар Шаехов. Инсаф участвовал в возрастной категории 5-8 классов и занял 2 место (руководитель Зарипова Р. А.). Желаем удачи!
-
Язгы каникул.
26.03.2022
Мәктәпләрдә иң озын чирек ахырына якынлашты. 26 марттан укучылар язгы каникулга чыга. Ул 3 апрельгә кадәр дәвам итә. Яллар күңелле, файдалы һәм куркынычсыз үтсен өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк соң? Сыйныф сәгатьләрендә балаларга юл-транспорт хәрәкәте куркынычсызлыгы турында әңгәмәләр үткәрелде, тормыш куркынычсызлыгы, кичке якта җәмәгать урыннарында үзеңне тоту кагыйдәләре, елга буйларында сулыкларга якын урыннарда яз көне үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында күрсәтмәләр бирелде.
Самая длинная четверть в школах подошла к концу. С 28 марта учащиеся выходят на весенние каникулы. Он продлится до 3 апреля. Какие же правила нужно соблюдать, чтобы отдых прошел весело, полезно и безопасно? На классных часах с детьми были проведены беседы о безопасности дорожного движения, о безопасности жизнедеятельности, о правилах поведения в общественных местах в вечернее время, о том, как вести себя весной в местах, близких к водоемам вдоль рек.
-
“Мин сине сагынам” кинофильмы. 25.03.2022
Бүген мәктәбебез укучылары өчен “Мин сине сагынам” кинофильмы күрсәтелде. Фильмда Бөек Ватан сугышы елларында эвакуацияләнгән балаларны тәрбиягә алган Татарстан гаиләләре тормышы турында сөйләнә. Күп кенә эвакуацияләнгән балаларга Татарстанны икенче Ватаны дип санарга хокук биргән реаль тормыш вакыйгаларына нигезләнеп төшерелгән. Бу - туган якның күпкырлы тарихы, каһарманлык, батырлык, көнкүреш батырлыгы турында, якташларыбызның язмышларына сокланырлык фильм.
Сегодня для учащихся нашей школы был показан кинофильм” Я скучаю по тебе". Фильм рассказывает о жизни татарстанских семей, воспитывающих детей, эвакуированных в годы Великой Отечественной войны. Фильм основан на реальных событиях, давших право многим эвакуированным детям считать Татарстан своей второй Родиной. Это фильм о многогранной истории родного края, о героизме, доблести, бытовом подвиге, о судьбах наших земляков.
-
Саннар дәресе/ Урок цифры 25.03.2022
1-9 сыйныф укучылары өчен “Саннар дәресе” үткәрелде. Әлеге дәреснең төп максаты укучыларда киберкуркынычлар дөньясы, алар тарафыннан аерым кулланучыларга, компанияләргә һәм бөтен илләргә китерелә торган зыянның масштабы һәм мәгълүмати куркынычсызлык буенча белгечләр буларак, мондый кибератакларны өйрәнергә ярдәм итә. Укучылар цифрлы дөньяда барган һәм гади күз белән күрмәүче кибератакларны ничек тикшерү турында видеолекция карадылар.
Для учащихся 1-9 классов был проведен “Урок цифры". Основная цель данного урока-помочь учащимся изучить мир киберугроз, масштабы ущерба, наносимого ими отдельным пользователям, компаниям и целым странам, и такие кибератаки, как специалисты по информационной безопасности. Учащиеся посмотрели видеолекцию о том, как расследовать кибератаки, происходящие в цифровом мире и невидимые невооруженным глазом.
-
Кул эшләрендә – күңел җылысы.
24.03.2022
“Иҗади кул эшләнмәсе” түгәрәгендә кул эшләре белән шөгыльләнү укучыларга бик ошый. Алар уңышлары белән һәрдаим сөендереп торалар. Кызлар, малайлар нәфис кул сәнгатенең бик күп төрләре белән үзләренең сәнгать әсәрләрен иҗат итәләр. Бу юлы алар йомшак уенчыклар тектеләр һәм фоамираннан чәчәк букетлары ясадылар.
Ученикам нашей школы нравится заниматься рукоделием в кружке” Творческие поделки". Они постоянно радуют своими успехами. Девочки и мальчики создают свои художественные произведения многими видами художественной ручной работы. На этот раз они сшили мягкие игрушки и сделали букеты цветов из фоамирана.
-
Бөтендөнья Су ресурслары көне 22.03.2022
Бүген “Су - табигатьнең могҗизалы бүләге” дигән экосәяхәт булды. Башлангыч сыйныф укучылары Олы Яке авыл китапханәчесе Закирова Ә.Ш. белән бергә су дөньясы буйлап сәяхәттә булдылар. Алар көндәлек тормышта суның бик кирәкле хәзинә икәнлеген белделәр. Су белән тәҗрибәләр үткәрделәр һәм аның үзлекләре турында белемнәрен ныгыттылар, суны сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр
Сегодня состоялась экскурсия “Вода - чудесный дар природы". Учащиеся начальных классов вместе с библиотекарем Большеякинской сельской библиотеки Закировой А. Ш. совершили путешествие по водному миру. Они узнали, что в повседневной жизни вода-очень важное сокровище. Провели опыты с водой и закрепили знания о ее свойствах, пришли к выводу, что воду нужно беречь.
-
Халык сәнгате һәм халыкларының матди булмаган мәдәни мирасын саклау елы
21.03.2022
Халык сәнгате һәм халыкларының матди булмаган мәдәни мирасын саклау елы уңаеннан китапханәдә күргәзмә куелды. Аның максаты: укучыларыбызны милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштыру, милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, аларны сакларга кирәклеген ассызыклау иде
В честь Года народного искусства и сохранения культурного наследия народов России в библиотеке была организована выставка. Цель мероприятия: ознакомить учащихся с национальными сокровищами и их историей, разъяснить, что национальные драгоценности являются ценным наследием, подчеркнуть необходимость их сохранения.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре.
11.03.2022
Бөтенроссия тикшерү эшләре - ул уку елы тәмамланганда, укучыларның әзерлек дәрәҗәсен тикшерү максатыннан үткәрелүче контроль эшләр. Безнең мәктәптә ул 15 нче марттан 28 нче апрельгә кадәр график буенча дәвам итәчәк.
Всероссийские проверочные работы-это контрольные работы, проводимые по окончании учебного года с целью проверки уровня подготовленности учащихся. В нашей школе они будут проходить по графику с 15 марта по 28 апреля.
-
Контроль эшләр башлана.
10.03.2022
Мәктәпләрдә иң озын өченче чирек тәмамланырга санаулы гына көннәр калды. Укучылар язгы каникулга чыгачак. Бу атнадан мәктәбебездә өченче чирек нәтиҗәләре буенча контроль эшләр башланачак. Укучыларга төпле белем, уңышлар телибез.
До окончания самой длинной третьей четверти в школах остаются считанные дни. Учащиеся выйдут на весенние каникулы. С этой недели в нашей школе начнутся контрольные работы по итогам третьей четверти. Желаем учащимся основательных знаний, успехов.
-
Бәйрәм белән!
08.03.2022
Кадерле хатын-кызлар - әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен сезгә Ходай. Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез. Бәйрәм белән!
Дорогие женщины-мамы, бабушки, сестры! От всей души поздравляем вас с праздником 8 Марта! Желаем вам всего наилучшего, пусть Бог даст вам возможность жить во благо ваших близких. Это первый весенний праздник, пришедший после холодной, долгой зимы, один из самых прекрасных праздников. Пусть этот праздник подарит вам жизненные силы и заряд бодрости. Будьте счастливы. С праздником!