Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 41 обучающихся |
У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү. Волонтерлар көне
05.12.2022
5 нче декабрьдә илебез Волонтерлар көнен билгеләп үтә. “Мөһим әйберләр турында сөйләшү” дәресләре шул темага узды. Дәрестән тыш шөгыльнең максаты: волонтерлык эшчәнлегенең төрле төрләрендә үзеңне күрсәтү, тормыш турында күзаллау формалаштыру, игелек, шәфкатьлелек, ярдәмгә килергә әзер булу кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Бүгенге сөйләшү безнең дөньяны игелекле һәм бәхетлерәк иткән кешеләргә багышланды. Россиядә волонтер булу бик мактаулы. Дәүләт волонтерлыкка аерым игътибар бирә һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Әңгәмә барышында балалар волонтерлык хәрәкәтендә катнашу әйләнә-тирә дөньяга җаваплы караш тәрбияләвенә инандылар.
5 декабря страна отмечает День волонтера. На эту тему прошли классные часы ” Разговоры о важном". Цель внеурочного занятия: показать себя в различных видах волонтерской деятельности, сформировать представление о жизни, воспитать такие нравственные качества, как доброта, милосердие, готовность прийти на помощь. Сегодняшний разговор был посвящен людям, которые сделали наш мир добрее и счастливее. Быть волонтером в России очень почетно. Государство уделяет особое внимание волонтерству и оказывает всестороннюю поддержку. В ходе беседы ребята убедились, что участие в волонтерском движении воспитывает ответственное отношение к окружающему миру.
-
Билгесез солдат көне. 03.12.2022
Бүген мәктәбебездә Билгесез солдат көненә багышланган чаралар узды. Бу мөһим дата РФ Президенты Указы белән хәтерне, безнең сугышчыларның үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү өчен билгеләнгән.
Укучылар Җиңү хакына яу кырында ятып калган һәм, кызганычка каршы, исемсез калган сугышчыларны хөрмәтләделәр. Укытучылар һәм укучылар сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Тарих укытучысы Зарипов И.Г. балаларга совет халкының үлемсез батырлыгы, фашист илбасарларыннан саклану, сугыштан кайтмаган солдатлар, эзләү отрядлары, тугандаш каберләр, Россиянең төрле почмакларында Билгесез солдат һәйкәлләре турында сөйләде
Сегодня в школе прошли мероприятия, посвященные Дню Неизвестного солдата. Эта знаменательная дата установлена Указом Президента РФ для увековечения памяти, бессмертного подвига наших воинов. Во имя Победы учащиеся почтили память воинов, павших на полях сражений и, к сожалению, оставшихся безымянными. Учителя и ученики почтили память воинов минутой молчания. Учитель истории Зарипов И. Г. рассказал ребятам о бессмертном подвиге советского народа, о защите от фашистских захватчиков, о солдатах, не вернувшихся с войны, поисковых отрядах, братских могилах, памятниках неизвестным солдатам в разных уголках России.
-
“Фронт открыткасы” акциясе .
30.11.2022
Россия Оборона министрлыгы тәкъдиме белән “Фронт открыткасы” бөтенроссия яшьләр акциясе үткәрелә. Акциягә Олы Яке мәктәбе укучылары да кушылды. Алар махсус хәрби операциядә сугышчан бурычларын үтәүче хәрби хезмәткәрләргә, госпитальләрдә дәваланучыларга җылы һәм игелекле сүзләр белән открыткалар ясадылар.
По предложению Министерства обороны России проводится всероссийская молодежная акция” Фронтовая открытка". К акции присоединились учащиеся Большеякинской школы. Они вручили открытки с теплыми и добрыми словами военнослужащим, выполняющим боевые задачи в специальной военной операции, и тем, кто находится на лечении в госпиталях.
-
"Дөньядагы иң төп дәрес". 29.11.2022
Бүген 5,6 сыйныф укучылары өчен мәктәптә "Дөньядагы иң төп дәрес" дип аталган дистанцион форматта лекция үтте . Укучыларны кешелекнең глобаль проблемалары белән таныштырдылар. Проблемаларны теләсә кем җиңәргә булыша ала, шул исәптән мәктәп укучылары да.
Сегодня в школе для учеников 5,6 классов прошли лекция в дистанционном формате под названием "Самый главный урок в мире" . Волонтеры ознакомили учащихся с глобальными проблемами человечества, помочь преодолеть которые может кто угодно, в том числе и школьники.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү. Россия символлары.
28.11.2022
Бүген “Россия символлары” темасына “Мөһим әйберләр турында сөйләшү” циклының чираттагы дәресе булды. Дәреснең максаты илнең рәсми символлары тарихы (герб, гимн, флаг) турында белемнәрен киңәйтү, аның суверенлыгын, үткән һәм хәзерге Россия дәүләтчелегенең бердәмлеген чагылдыру иде.
Сегодня состоялось очередное занятие цикла” Разговоры о важном "на тему " Символы России". Целью урока было расширение знаний об истории официальных символов страны (герб, гимн, флаг), отражение ее суверенитета, единства российской государственности прошлого и настоящего.
-
Әниемә - бүләккә.
26.11.2022
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә яраткан әниләребез чын күңелдән котлаулар кабул итәчәк. Бәйрәмгә балалар сюрпризлар әзерләделәр: зур кызыксыну белән котлау открыткалары ясадылар. Эшләр якты, төсле булды, ә открыткалардагы теләкләр ихлас һәм изге. Балалар үзләре ясаган котлау открыткаларын әниләренә бүләк итәчәкләр.
В последнее воскресенье ноября наши любимые мамы примут искренние поздравления. К празднику дети приготовили сюрпризы: с большим интересом сделали поздравительные открытки. Работы получились светлыми, красочными, а пожелания на открытках искренними и добрыми. Поздравительные открытки, сделанные своими руками, дети подарят мамам.
-
Олы Яке мәктәбендә татарча диктант яздылар
25.11.2022
Туган телгә игътибарны җәлеп итү, татар телендә хатасыз язарга өйрәнү максатыннан оештырылган “Татарча диктант яз” дөньякүләм белем тикшерү акциясенә Олы Яке мәктәбендә укучылар, укытучылар бик теләп кушылды. Акциядә катнашучылар Зөлфәт Хәкимнең “Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?” романыннан өзек яздылар.
В целях привлечения внимания к родному языку, обучения письму на татарском языке без ошибок, к всемирной акции по проверке знаний” Татарча диктант яз " с удовольствием присоединились учащиеся и учителя Большеякинской школы.
-
“Татарча диктант яз” акциясе. 24.11.2022
Быел “Татарча диктант яз” 25, 26, 27 ноябрь көннәрендә узачак. Акция җиденче тапкыр оештырыла.“Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе.Аны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра.
В этом году “Татарский диктант ” пройдет 25, 26, 27 ноября. Акция проводится в седьмой раз. ” Татарча диктант " – образовательная акция, направленная на привлечение внимания к вопросам обучения безошибочному письму на татарском языке, расширения круга пользователей литературного татарского языка, проверки орфографических и грамматических ошибок. Организаторами выступают Всемирный форум татарской молодежи, Исполком Всемирного конгресса татар, Казанский (Приволжский) Федеральный университет, Институт филологии и межкультурной коммуникации, Министерство по делам молодежи Республики Татарстан, Телерадиокомпания «Новый век».
-
Әниләр көне.
24.11.2022
Бүген мәктәбебездә Әниләр көненә карата чаралар үтте. Бу бәйрәм - әниләргә ярату хисләрен тагын бер кат җиткерү өчен яхшы сәбәп. Укучылар стена газеталары чыгарды, видеокотлаулар төшерде. Ә иң дулкынландырганы – презентацияләр ярдәмендә һәр бала үзенең әнисе турында сөйләде, иң ихлас теләкләрен җиткерде. Бәйрәм балаларда һәм әниләрдә күңелле хисләр калдырды.
Сегодня в нашей школе прошли мероприятия ко Дню матери. Этот праздник-хороший повод еще раз передать мамам чувство привязанности. Учащиеся выпустили стенгазеты, сняли видеоролики. А самое трогательное – с помощью презентаций каждый ребенок рассказал о своей маме, высказал самые искренние пожелания. Праздник оставил приятные впечатления у детей и мам.
-
Бозда сак бул!
23.11.2022
Бүген физкультура укытучысы Илгиз Солтан улы укучыларга көзге чорда сулыклар янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Салкыннар башлану белән, су объектлары куркыныч урын булып кала. Кышкы чорда бик күпләр тимераякта шуарга, хоккей уйнарга һәм бозда башка кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнергә яраталар. Шуңа күрә балаларга һәм олыларга салкын вакытта су куркынычсызлыгы турында сөйләү бик мөһим. Укучыларга бозда үз-үзләрен куркынычсыз тотуның төп кагыйдәләре, шулай ук суда бәхетсезлек очраклары булганда табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү алымнары аңлатылды. Алган белемнәре аларга бәла-казаларны булдырмаска һәм үз тормышларын гына түгел, ә башкаларның тормышын да сакларга ярдәм итәр.
Сегодня учитель физкультуры Ильгиз Султанович рассказал школьникам о правилах поведения у водоемов в осенний период. С наступлением холодов водоемы становятся опасным местом. В зимний период многие любят кататься на коньках, играть в хоккей и заниматься другими зимними видами спорта на льду. Поэтому очень важно рассказывать детям и взрослым о безопасности воды в холодное время года. Учащимся были разъяснены основные правила безопасного поведения на льду, а также способы оказания доврачебной первой помощи при несчастных случаях на воде. Полученные знания помогут им избежать бедствий и сохранить не только свою, но и чужую жизнь.