Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 41 обучающихся |
У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү. Бәхет турында
22.05.2023
Бүген укучылар бәхетнең нинди булуы, башкаларны ничек бәхетле итү турында фикер алыштылар. Видеофрагментларны карагач, төрле кешеләрнең аны ничек итеп күзаллаулары һәм аларны нәрсә бәхетле итә икәнен белделәр. Дәрес ахырында балалар бәхет төшенчәсенең билгеләмәсе юк һәм һәркем аны үзенчә аңлый дигән нәтиҗәгә килделәр.
Сегодня учащиеся размышляли о том, что такое счастье, как сделать счастливыми других. Посмотрев видеофрагменты, они узнали, как разные люди его представляют и что делает их счастливыми. В конце урока ребята пришли к выводу, что понятие счастья не имеет определения и каждый понимает его по-своему.
-
Алтын алмалар.
19.05.2023
Башлангыч сыйныф укучылары “Алтын алмалар” татар хаалык әкиятен сәхнәләштерделәр. Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары өчен театр түгәрәге быелгы уку елында үз эшен йомгаклый. Яшь артистларыбыз татар халык әкияте буенча куелган “Алтын алмалар” әсәрен сәхнәләштерде. Театр түгәрәге җитәкчесе – Миндубаева Рәзинә Хәмит кызы.
В нашей школе театральный кружок для учеников начальных классов завершает свою работу в этом учебном году. Наши юные артисты поставили спектакль по мотивам татарской народной сказки” Алтын алмалар " ("Золотые яблоки"). Руководитель театрального кружка-Миндубаева Разина Хамитовна.
-
Чыгарылыш сыйныф укучылары аллеясы. 19.05.2023
Мәктәп еллары истәлегенә ел саен “Чыгарылыш сыйныф укучылары аллеясында” агачлар утырталар. Быел да бу традицияне дәвам итеп, 9 нчы сыйныф укучылары яшь алмагачлар утырттылар. Алар өчен соңгы кыңгырау яңгыраганчы, су сибеп тәрбияләп торачаклар. Аннан соң үсентеләр турында кайгыртуны мәктәпне тәмамлаучыларга тапшырачаклар. Бу гамәлләре белән яшьләр авылны яшелләндерүгә өлеш кертәләр һәм үзләре турында яхшы истәлек тә калдыралар. Балалар утырткан агачлар үссен, алар белән очрашуны көтсеннәр.
В память о школьных годах на” Аллее выпускников " ежегодно высаживают деревья. Продолжая эту традицию и в этом году, ученики 9 класса посадили молодые яблони. Ребята будут поливать деревья до тех пор, пока не прозвенит для них последний звонок. После этого заботу о насаждениях передадут выпускникам школ. Своими действиями молодые люди вносят вклад в озеленение села и оставляют о себе хорошую память. Пусть растут деревья, посаженные детьми, и ждут встречи с ними.
-
Гаилә көне.
15.05.2023
15 нче май – Халыкара гаилә көне. Гаилә - һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Гаилә - без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Бүген мәктәбебездә бу бәйрәмгә багышланган чаралар үткәрелде. Башлангыч һәм 5 нче сыйныф укучылары әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр. Алар гаилә, аның кыйммәтләре турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Соңыннан укучылар әти-әниләре, дәү әни-дәү әтиләре белән төшкән фотографияләрдән төзелгән презентация карадылар.
15 мая-Международный День семьи. Семья-самое дорогое, самое важное в жизни каждого человека. Семья-это люди, которых мы любим, подаем пример, заботимся и желаем добра и счастья. Именно в семье мы учимся любви, ответственности, заботе и уважению. Сегодня в нашей школе прошли мероприятия, посвященные этому празднику. Учащиеся начальных и 5-х классов показали литературно-музыкальную композицию. Они рассказывали стихи о семье, ее ценностях, пели песни. Затем учащиеся посмотрели презентацию, составленную из семейных фотографий.
-
Җиңү көне” рәсем күргәзмәсе.
13.05.2023
Мәктәптә “Җиңү көне” тематик рәсем күргәзмәсе оештырылды. 1-7 нче сыйныф укучылары Мәңгелек ут, ак күгәрченнәр, салют, азат итүче солдатларны сурәтләгәннәр. Үзләренең рәсемнәре белән Җиңү яулаган барлык кешеләргә рәхмәт белдерәләр. Һәр эш зур мәхәббәт белән башкарылган, аларда җылылык һәм игелек чагыла. Күргәзмәдә актив катнашкан балаларга рәхмәт.
В школе была организована тематическая выставка рисунков "День Победы". Учащиеся 1-7 классов изобразили Вечный огонь, белых голубей, салют, солдат-освободителей. Своими рисунками они выразили благодарность всем, кто одержал победу. Каждая работа сделана с большой любовью. Спасибо ребятам, которые принимали активное участие в выставке.
-
Эх, күңелле өмәсе!
11.05.2023
Бүген санитар-экологик икеайлык кысаларында Олы Яке мәктәбе укытучылары,укучылар, хезмәткәрләр зур өмәгә чыктылар. Мәктәп яны кырмыска оясы диярсең, бар да хәрәкәттә, һәркем чистарту эше белән мәшгуль иде.Бердәм чарадан берәү дә читтә калмады. Өмәчеләр мәктәп ишегалдын җыештырдылар, чәчәк клумбаларын казыдылар, тырмаладылар, бордюрларны агарттылар. Барысы да тырышып эшләде.
Сегодня в рамках санитарно-экологического двухмесячника учителя, учащиеся, сотрудники Большеякинской школы вышли на большой субботник. Все были в движении, все были заняты уборкой. Никто не остался в стороне от совместного мероприятия. Участники субботника убрали школьный двор, раскопали цветочные клумбы, побелили бордюры. Все усердно работали.
-
Бөек Җиңүгә – 78 ел. Китап күргәзмәсе. 10.05.2023
Бүген мәктәбебез китапханәсендә Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә 1418 көн һәм төндәге Җиңү йөреше, сугышлар һәм Герой-шәһәрләр, дошман тылындагы каты сугышлар һәм батырлыклар турында китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук танылган шагыйрьләрнең шигырьләр җыентыклары һәм язучыларның сугыш һәм сынаулар уты аша үтәргә туры килгән буын язмышы турында әсәрләре дә урын алды. Һәркем әлеге материаллар белән таныша ала. Күргәзмәне китапханәче Назырова Л.И. оештырды.
Сегодня в школьной библиотеке нашей школы открылась книжная выставка, посвященная 78-летию Великой Победы. На выставке были представлены книги о 1418 днях и ночах победного шествия, о боях и городах-героях, о жестоких боях и подвигах в тылу врага. Также представлены сборники стихов известных поэтов и произведения писателей о судьбах поколений, которым пришлось пройти через огонь войн и испытаний. Каждый может ознакомиться с этими материалами. Организовала выставку библиотекарь Назырова Л. И.
-
Бөек Җиңүгә багышланган митинг.
10.05.2023
9 нчы май көнне Олы Яке, Каратмән, Уразлы авылларында Җиңү бәйрәменә багышланган митинглар үтте. Тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Укучылар белән бергә әзерләнгән матур җырлар, дәртле биюләр, шигырьләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызга куелган һәйкәлләргә веноклар салу, алар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте.Һәркем бу көннәр шулай бәйрәм рухында гына узсын, сугыш елларының авырлыгы башка кабатланмасын дигән теләктә калды.
9 мая в селах Большие Яки, Каратмень, Уразла прошли митинги, посвященные празднику Победы. В мероприятии приняли участие ветераны тыла, дети войны, учащиеся школ, воспитанники детских садов. Красивые песни, зажигательные танцы, стихи, подготовленные совместно с учащимися, пришлись по душе всем. Праздник продолжился возложением венков к памятникам односельчанам-участникам Великой Отечественной войны, минутой молчания в их память. Каждый пожелал, чтобы эти дни прошли в духе праздника, чтобы тяжесть военных лет больше не повторилась.
-
Бөек Җиңүгә – 78 ел. Иҗади эшләнмәләр күргәзмәсе.
06.05.2023
Җиңү көне алдыннан мәктәбебездә тематик күргәзмә оештырылды. Балалар әти-әниләре белән бергә сугыш картиналарын, Мәңгелек утны, ак күгәрченнәрне, салютны һ.б. сурәтләделәр. Һәр эштә сюжет кына түгел, аерым гаилә тарихы, шәхси кичерешләр һәм бу бәйрәмгә хөрмәт тә чагыла. Һәр эшләнмә зур җылылык һәм мәхәббәт белән башкарылган. Без күргәзмәдә актив катнашкан балаларга һәм ата-аналарга рәхмәт белдерәбез.
В преддверии Дня Победы в школе была организована тематическая выставка. Дети вместе с родителями нарисовали картины войны, сделали поделки. В каждой работе отражается не только сюжет, но и отдельная семейная история, личные переживания и уважение к этому празднику. Каждое изделие выполнено с большой теплотой и любовью. Мы благодарим детей и родителей, которые активно участвовали в выставке.
-
Бөек Җиңүгә – 78 ел. “Георгий тасмасы” акциясе.
04.05.2023
Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Россиядә “Георгий тасмасы” Бөтенроссия акциясе старт алды. Олы Яке мәктәбе бу акцияне үткәрүгә кушылды.“Георгий тасмасы" акциясе-безнең хәтер эстафетасы, аталарыбыз һәм бабаларыбызның батырлыкларына хөрмәт. Барлык педагоглар, укучылар Георгий тасмасын җаваплылык һәм горурлык белән йөртәләр. Без хәтерлибез, хөрмәт итәбез һәм горурланабыз
В преддверии празднования Дня Победы в России стартовала Всероссийская акция "Георгиевская ленточка". Наша школа тоже присоединилась к проведению этой акции.Акция "Георгиевская ленточка" - эстафета нашей памяти, дань памяти подвигам наших отцов и дедов. Все педагоги, учащиеся с ответственностью и гордостью носят георгиевскую ленточку. Мы помним, уважаем и гордимся.