Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 41 обучающихся |
У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
“Африка”фильмы. 04.05.2023
Бүген 1-9 нчы сыйныф укучылары Олы Яке мәдәният йортында Ленинград блокадасы өзелүнең 80 еллыгына багышланган “Африка” фильмын карады. Бу фильм чын дуслык, мәхәббәт һәм кызгану турында. Төп геройлар ачлык һәм салкынлык белән көрәшә, зур сынаулар уза. Фильм балаларда зур тәэсирләр калдырды.
Сегодня в Большеякинском Доме культуры учащиеся 1-9 классов посмотрели фильм “Африка”, посвященный 80-летию снятия блокады Ленинграда. Этот фильм о настоящей дружбе, любви и сострадании. Главные герои борются с голодом и холодом, проходят большие испытания. Фильм произвел на детей большое впечатление..
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү. Җиңү көне. Үлемсез полк. 02.05.2023
Укучылар Бөек Ватан сугышының мөһим тарихи вакыйгаларын искә төшерделәр: Мәскәү өчен сугыш, Сталинград сугышы, Курск дугасындагы сугыш һ.б. “Үлемсез полк” хәрәкәтенең барлыкка килү тарихы һәм аның ветераннар турында хәтерне саклаудагы роле турында белделәр. Полк разведчигы, отставкадагы полковник, Бөек Ватан сугышы ветераны И.П.Лыткинның видео мөрәҗәгатен карадылар.
Учащиеся вспомнили важнейшие исторические события Великой Отечественной Войны: битву за Москву, Сталинградскую битву, битву на Курской дуге и др. Просмотрели видеообращение разведчика полка, полковника в отставке, ветерана Великой Отечественной войны И. П. Лыткина.
-
Батыр егет – ил күрке. 02.05.2023
Мәктәбебез укучылары бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләре, авылдашлары турында инша яздылар. Балалар аларга сокланалар, рәхмәт белдерәләр. Горурлануларын һәм туган җирләренә исән-имин кайтуларын теләп язалар. Укучыларның эше мәктәп диварына эленде, аны һәркем укый ала.
Учащиеся нашей школы написали сочинения об отцах, односельчанах, участвующих сегодня в специальной военной операции. Дети восхищаются ими, выражают благодарность, гордятся ими. Желают им благополучного возвращения на родину. Работы учеников вывешены на стене школы, их может прочитать каждый.
-
Туган тел айлыгы. Г.Тукай геройлары бездә кунакта. 29.04.2023
Мәктәбебездә башлангыч һәм 5 нче сыйныф укучылары иҗатыннан Габдулла Тукай әсәрләренә иллюстрацияләрдән күргәзмә оештырылды.
В школе была организована выставка иллюстраций к произведениям Габдуллы Тукая, выполненные учащихся начальных и 5 классов.
-
Истәлекле очрашу. 27.04.2023
Бүген Олы Яке мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Шакиров Д.К. белән очрашу узды. Күптән түгел сугышчы туган авылына кыска вакытлы ялга кайткан. Ул хәзерге вакытта хәрби зонада барган хезмәте турында сөйләде. Укучылар аны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм күп сораулар бирделәр. Дамир абыйлары укучыларга армиядә хезмәт итү кирәклеге, Ватанга мәхәббәт, үз халкы алдында хезмәт бурычын үтәү турында сөйләде. Чара ахырында мәктәп укучылары очрашуга килгәне өчен рәхмәтләрен белдерделәр, аның белән истәлеккә фотога төштеләр, алга таба да туган якка исән-имин әйләнеп кайтуын теләделәр.
Сегодня в Большеякинской школе состоялась встреча с участником специальной военной операции Шакировым Д. К. Недавно воин вернулся в родную деревню на кратковременный отпуск. Он рассказал о своей службе, которая в настоящее время проходит в военной зоне. Ученики слушали его с большим интересом и задавали много вопросов. Дамир К. рассказал школьникам о необходимости службы в армии, любви к Родине, выполнении служебного долга перед своим народом. В завершение мероприятия школьники поблагодарили его за встречу, сфотографировались с ним на память и пожелали ему дальнейшего благополучного возвращения на родину.
-
Туган тел айлыгы. Шигырь бәйрәме. 26.04.2023
26 апрель – татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне – күркәм традициягә әверелеп, Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебездә бәйрәм кичәсе үтте. Укучылар сәхнәгә чыгып шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Билгеле, бу чарада Тукай шигырьләре, әкиятләре “түрдә” булды. “Кызыклы шәкерт”, “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Бала белән Күбәләк” шигырьләрен башлангыч сыйныф укучылары бик оста итеп сәхнәләштерделәр. Тукай бәйрәме “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
26 апреля – День рождения татарского поэта Габдуллы Тукая-традиционно отмечается как День родного языка. В связи с этим в школе прошел праздничный вечер. Ученики выходили на сцену, рассказывали стихи, пели песни. Разумеется, на этом мероприятии стихи и сказки Тукая были “в Турде”. Стихи” Интересный ученик“,” Если закончил дело, можно и поиграть“,” Ребенок с бабочкой " мастерски инсценировали ученики начальных классов. Праздник Тукая завершился исполнением песни "Туган тел".
-
Квест “Тукай эзләре буйлап”. 25.04.2023
Бүген 9 нчы сыйныф укучылары Олы Яке мәдәният йорында “Пушкин картасы” буенча квест-уенда катнаштылар. Укучылар танылган татар язучысы Габдулла Тукай — Су анасы, Шүрәле һәм батыр әкиятләре геройлары аша Олы Якин мәдәният йорты белән танышты. Тукайны эзләп, балалар китапханә музеена, гримеркага, актлар залына, сәхнәгә менделәр, “Уйлап тап” уенында катнаштылар, шулай ук татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты белән якыннан таныштылар.
Сегодня учащиеся 9-х классов приняли участие в квест-игре по “Карте Пушкина” в Большеякинском Доме культуры. Благодаря героям сказок известного татарского писателя Габдуллы Тукая — водяной, Шурале и Батыра школьники познакомились с Большеякинским Домом культуры. Дети посетили библиотечный музей, гримерку, актовый зал, побывали на сцене, приняли участие в игре “Придумай”, а также познакомились с творчеством татарского поэта Габдуллы Тукая.
-
Туган тел айлыгы. Тукайның тормыш мизгелләре 24.04.2023
Г.Тукайның тууына 137 ел. Апрель -Тукай ае, шигърият ае. Бөтендөнья татар җәмәгатьчелеге апрель аенда Тукайга багышланган чаралар уздыра. Без дә Тукайга багышланган чаралар циклын башлап жибәрдек.
Бүген башлангыч сыйныф укучылары “Тукайның тормыш мизгелләре” дип аталган презентация белән таныштылар. Алар шагыйрьнең тормыш юлы һәм киңкырлы иҗаты, татар халкы тормышына, татар әдәбияты тарихына керткән өлешен белделәр. Тукайның иҗаты аша туган телебезне өйрəнү, саклау, үстерү зарурлыгын аңладылар.
137 лет со дня рождения Г. Тукая. Апрель-месяц Тукая, месяц поэзии. Всемирная татарская общественность в апреле проводит мероприятия, посвященные Тукаю. Мы тоже начали цикл мероприятий, посвященных Тукаю.
Сегодня учащиеся начальных классов ознакомились с презентацией “Моменты жизни Тукая”. Они узнали о жизни и многогранном творчестве поэта, его вкладе в жизнь татарского народа, в историю татарской литературы. Через творчество Тукая поняли необходимость изучения, сохранения, развития родного языка.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү. Хезмәт көне. Һөнәрләр дөньясы.
24.04.2023
Дәрестән тыш эшчәнлек курсы “Хезмәт көне. Һөнәрләр дөньясы” темасына узды. Укучылар ил тормышында хезмәтнең роле һәм югары әһәмияте турында белделәр. “Иҗади хезмәт” төшенчәсен, аның үзенчәлекләрен ачтылар. Һөнәр сайлау һәм дөрес һөнәр юлын сайларга ярдәм итә торган ысуллар турында фикер алыштылар, шулай ук иң кирәкле һөнәрләр турында күзаллауларны киңәйттеләр. Үз эшләренә гашыйк кешеләр белән таныштылар. Россия Федерациясе Хезмәт Герое Дәүләт бүләге дәүләт алдындагы аерым хезмәт казанышлары өчен иң мактаулы бүләк икәнен белделәр. Эшчәнлек өлкәсенә һәм сайланган һөнәренә карамастан, намуслы эшләүче кеше бөтен илнең горурлыгы, чын герой була ала дигән нәтиҗәгә килделәр.
Сегодня курс внеурочной деятельности прошел по теме “День труда. Мир ремесел". Учащиеся узнали о роли и высоком значении труда в жизни страны, определили сущность понятия ”творческий труд. Обсудили методы выбора профессии, которые помогут выбрать правильный профессиональный путь, а также расширили представления о самых востребованных профессиях. Познакомились с людьми, влюбленными в свое дело. Государственная награда «Герой Труда Российской Федерации» является наиболее почетной наградой за особые трудовые заслуги перед государством. Пришли к выводу, что добросовестно работающий человек, независимо от сферы деятельности и выбранной профессии, может стать гордостью всей страны, настоящим героем.
-
Туган тел айлыгы. Акыл-батл интеллектуаль уены. 20.04.2023
Бүген мәктәбебездә “Акыл-батл” интеллектуаль уены үзды. Анда 5 нче сыйныф укучылары халык авыз иҗаты, Г.Тукайның томыш юлы, тел гыйлеме өлкәсендә белемнәрен сынадылар. Уен бик нәтиҗәле үтте. Укучылар теләп һәм кызыксынып уйнадылар.
Сегодня в нашей школе прошла интеллектуальная игра” Ум-батл". В нем учащиеся 5 классов проверили свои знания в области устного народного творчества, жизненного пути Г. Тукая, языкознания. Игра получилась очень результативной. Ученики играли с удовольствием и интересом.