Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422524, с. Большие Яки, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | +7(843)-716-60-48 |
E-Mail: | Madina.Gataullina@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большеякинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Гатауллина Мадина Исмагиловна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 41 обучающихся |
У нас учат: | 11 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большеякинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы Олы Яке төп гомүми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Сафка тезелү һәм җыр смотры 01.03.2023
Бүген мәктәбебездә Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Ватанны саклаучылар көненә багышланган традицион сафка тезелү һәм җыр смотры булды. Конкурста 2-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Һәр сыйныф жюри алдында җыр белән атлау сәләтен, командаларның сафка тезелү осталыгын, отряд командирлары төгәл командалар бирә һәм үз сыйныфын җиңүгә рухландыра белүләрен күрсәтте. Жюри отрядларны сафта атлау, җыр башкару, смотрда катнашучыларның тышкы кыяфәте, төркем һәм индивидуаль командаларның төгәл үтәлеше, отряд командирларының осталыгы номинацияләре буенча бәяләде.
Сегодня в рамках месячника военно-патриотического воспитания в школе состоялся традиционный смотр строевой и песенной подготовки, посвященный Дню Защитника Отечества. В конкурсе приняли участие учащиеся 2-9 классов. Каждый класс продемонстрировал перед жюри умение шагать с песней, умение выстраивать команды, умение командиров отрядов давать точные команды и вдохновлять свой класс на победу.Жюри оценивало отряды по номинациям: строевая выездка, исполнение песни, внешний вид участников смотра, точное выполнение групповых и индивидуальных команд, мастерство командиров отрядов.
-
Әлифба бәйрәме. 01.03.2023
Бүген мәктәбебездә 1 нче сыйныф укучыларының зур бәйрәмнәре – Әлифба белән саубуллашу кичәсе узды. Кечкенә дусларыбыз беренче укытучылары Рәзинә Хәмитовна җитәкчелегендә бәйрәмгә зур әзерлек белән килгән. Укучылар ярты ел эчендә матур итеп укырга, язарга, кушарга, алырга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә өйрәнгәннәр. Балалар белем дөньясына алып кергән тәүге дәреслекләренә рәхмәт әйтеп җырладылар, биеделәр.
Сегодня в нашей школе прошел большой праздник для учащихся 1 класса – прощание с азбукой. Наши маленькие друзья под руководством своей первой учительницы Разины Хамитовны пришли на праздник с большой подготовкой. За полгода ученики научились красиво читать, писать, складывать, вычитать, художественно рассказывать стихи. Дети танцевали и пели песенки о своих первых учебниках, которые привели их в мир знаний.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү. Гаилә традицияләре
27.02.2023
Бүген дәрестән тыш чарада сөйләшү гаилә кыйммәтләренә, гаилә традицияләренә багышланган иде. Башлангыч сыйныф укучылары гаилә агачын төзергә өйрәнделәр, “Гаилә турында мәкальләр”, “Тату гаилә” дигән интерактив биремнәр башкардылар, әниләрне котлау өчен открыткалар текстын төзеделәр.5-7 нче сыйныф укучылары видеоролик карадылар һәм фикер алыштылар, гаилә тарихын өйрәнүнең мөһимлеге турында сөйләделәр.8-9 нчы сыйныф укучылары танылган филолог, мәдәният белгече академик Дмитрий Сергеевич Лихачевның балачагы турындагы истәлекләреннән өзекне карадылар, фикер алыштылар.
Сегодня во внеурочное время была проведена беседа, которая посвящена семейным ценностям, семейным традициям. Учащиеся начальных классов научились составлять семейное древо, выполнили интерактивные задания “Пословицы о семье”, “Дружная семья”, составили текст поздравительных открыток для мам. Учащиеся 5-7 классов посмотрели и обсудили видеоролик, рассказали о важности изучения истории семьи. Учащиеся 8-9 классов посмотрели и обсудили отрывок из воспоминаний о детстве выдающегося филолога, культуролога академика Дмитрия Сергеевича Лихачева
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 23.02.2023
Хөрмәтле ир-егетләр! Сезне 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, эшегездә, укуыгызда зур уңышлар, шатлык-куанычлар, озын гомер телибез!
Уважаемые мужчины! Сердечно поздравляем Вас с 23 февраля-Днем Защитника Отечества! Желаем вам крепкого здоровья, бодрости духа, больших успехов в работе, учебе, радости и долголетия!
-
Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә концерт. 22.02.2023
Бүген мәктәбебездә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды. 1-9 нчы сыйныф кызлары бәйрәм котлавын шигырь һәм җыр бәйләменә төреп тапшырдылар.
Сегодня в школе состоялось торжественное мероприятие, посвященное Дню защитника Отечества. Девочки 1-9 классов завернули поздравление в букет стихов и песен.
-
Халыкара Туган тел көне 21.02.2023
21 февральдә дөньякүләм Туган тел көне билгеләп үтелә. Һәркем өчен телләрнең иң кадерлесе булып, беренче сөйләшә башлаган ана теле торырга тиеш. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә һәм укучыларның яраткан бәйрәменә әйләнеп бара. Шул уңайдан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Р.Ә. “Күңелле татар теле” дигән викторина үткәрде. Башлангыч сыйныф укучылары “Исем” һәм “Фигыль” командаларына бүленеп көч сынаштылар. Алар “Тәрҗемә ит”, “Хәрефләрдән сүзләр җый”, “Артык сүзне тап”, “Исеңдә калдыр”, “Әкиятне таны” кебек биремнәр үтәделәр. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде. Укучыларга уңышлар телибез!
21 февраля отмечается Всемирный день родного языка. Самым ценным из языков для каждого должен быть родной язык, на котором он впервые заговорил. В Международный день родного языка все языки признаются равными, потому что каждый из них отвечает за судьбу человека, и мы должны его защищать. Этот праздник, проводимый с целью сохранения и развития языков, с каждым годом расширяет свой кругозор и становится любимым праздником школьников. В связи с этим учитель татарского языка и литературы Зарипова Р. А. провела викторину “веселый татарский язык”. Учащиеся начальных классов соревновались в командах “имя” и “глагол”. Они выполняли задания” переведи“,” Собери слова из букв“,” Найди лишнее слово“,” запомни“,” Узнай сказку". В итоге победила дружба. Желаем успехов учащимся!
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү. Ватанны саклаучылар көне 20.02.2023
Бүген “Мөһим әйберләр турында сөйләшү” якынлашып килүче бәйрәмгә - Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. Сыйныф җитәкчеләре сыйныфтан тыш дәресләрдә Россия Федерациясе Кораллы көчләренең ил тарихында дәүләтнең һәм аның гражданнарының иминлеген тәэмин итүдә роле, тарихи традицияләргә һәм күп гасырлык рухи-әхлакый кыйммәтләргә тугрылык турында сөйләделәр. Әңгәмә барышында инока Киприана (Буркова) видео мөрәҗәгате һәм коры җир гаскәрләрен белү буенча интерактив бирем кулланылды.
-
Горурланабыз! 18.02.2023
Чаңгы ярышы йомгаклары буенча иң күп призлы урыннарны Олы Яке мәктәбе алды һәм гомумкоманда зачетында беренче урынны яулады. Җиңүгә ирешергә мөмкинлекләре булган 4 нче урын алган укучыларны бүләкләделәр. Аларга ныклы сәламәтлек һәм алга таба җиңүләр телибез!
По итогам лыжных гонок наибольшее количество призовых мест получила Большеякинская школа и заняла первое место в общекомандном зачете. А также чествовали учащихся занявших 4-е место. Желаем им крепкого здоровья и дальнейших побед!
-
Ринат Сафин призына 45 нче традицион чаңгы ярышлары 17.02.2023
Бүген безнең мәктәптә биатлон буенча олимпия чемпионы, якташыбыз Ринат Сафин призына 45 нче традицион чаңгы ярышлары узды. Чара югары спорт ярышы дәрәҗәсендә узды һәм безнең мәктәп чаңгычылары өчен бик уңышлы булды. Ярышларда барлыгы 80нән артык чаңгычы катнашты. Мәктәбебезнең 26 укучысы җиңүче һәм призер исемен яулады. Җиңүчеләрне һәм призерларны уңышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!
-
Муса Җәлилнең тууына 117 ел 15.02.2023
Бүген каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан мәктәп китапханәсендә “Батырлык гасырларда саклана...” дип исемләнгән кичә узды. Патриот-шагыйрьнең биографиясен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар.