Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422525, РТ, Зеленодольский район, д. Большие Кургузи, ул. Школьная, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-712-80-49 |
E-Mail: | Kurguzi.Zelenodolsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кургузинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Шакирова Роза Ракиповна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 55 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 41 42 ( 43 ) 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Положение о проведении Х Республиканского конкурса научно- исследовательских, проектных и творческих работ учащихся « Я выбираю село» 20.01.2020
/upload/storage/org956/files/Положение конкурса Я выбираю село 2020.pdf
-
Третья четверть 09.01.2020
-
Обращение для населения 04.01.2020
Новая цифровая профессия от государства
-
Карауҗа мәктәбенә 100 ел! 16.12.2019
Шушы көннәрдә Карауҗа мәктәбе үзенең 100 еллыгын бәйрәм итте. Бер гасырлык белем учагын юбилее белән котлап, элеккеге укучылары, һөнәри гомерләрен балаларга тәрбия бирүгә багышлап, лаеклы ялга чыккан ветеран педагоглар, мәртәбәле кунаклар җыелды.
Кичәдә Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - мәгариф идарәсе башлыгы Афанасьева Раиса Валиевна да катнашты. Ул уз чиратында мәктәпне зур бәйрәме белән котлады һәм укытучылар коллективына ТР Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе грамоталарын тапшырды. Шулай ук ТР Зеленодольск муниципаль районы башлыгы М.П. Афанасьев исеменнән дүрт укытучыны – Зарипова Ф.Ф., Мухтарова З.К., Шакирова Р.Р., Саляхова Л.Р.- Мактау грамоталары белән бүләкләп узды.
Тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор, җәмәгать эшлеклесе Фәрит Йосыф улы Йосыпов та Карауҗа мәктәбен тәмамлап югары дәрәҗәләргә ирешкән горурлыгыбыз. Уз чыгышында ул үзенең Карауҗа мәктәбендә белем алуы, Карауҗа кешесе булуы белән горурлануын әйтте. Мәктәпкә үзенең китапларын бүләк итеп калдырды.
Мәктәпнең киләчәге өчен күп көч куйган, ябылу алдында торган мәктәпне яклап, яптырмыйча алып калган кеше- философия фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Солтанов Фәрит Мирза улы да үзенең эчкерсез котлау сүзләрен җиткерде.
Бу көнне мәктәпкә карата да, ветеран укытучыларга карата да җылы сүзләр бик күп булды. Истәлекле, җылы очрашу бик күпләрнең күңелендә бик озак сакланыр әле.
-
Чал тарихлы мәктәбемә 100 яшь! 10.12.2019
Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын, укытучыларны һәм педагогик хезмәт ветераннарын зур бәйрәм белән котлыйбыз! Без сезгә хезмәттәшләр, сыйныфташлар белән очрашып,онытылмас мәктәп еллары хәтирәләренә бирелергә, үткәннәргә сәяхәт итәргә тәкьдим итәбез.
14 нче декабрь 10.00 дә очашуга көтеп калабыз. -
Ата-аналар җыелышы. 06.12.2019
6 нчы декабрь көнне мәктәбебездә чираттагы ата-аналар җыелышы булып узды. Директор Рахимов Илшат Юсупович мәктәп алдында торган бурычлар һәм проблемаларны сөйләде, соңыннан ата-аналар сыйныфларга таралып, сыйныф җитәкчеләре белән әңгәмә кордылар.
-
"Уроки добра". 05.12.2019Сегодня 5 декабря в рамках Всероссийской акции «Уроки добра» в нашей школе были проведены открытые воспитательные часы.Учащиеся ввели дискуссию по теме «Мир держится на доброте!» (беседа о жизни и творчестве людей с ОВЗ).
-
Математика атналыгы. 02.12.20192 нче декабрьдән 7декабрьгә кадәр мәктәптә математика атналыгы булып үтте.Түбән класс укучылары судоку, ребуслар чишсәләр,югары класслар ЕГЭ,ОГЭ эшләре эшләп көч сынаштылар. Һәр класс укучылары математик рәсемнәр конкурсында бик теләп катнаштылар. Югары класслар өчен кичә оештырылды.Соңыннан нәтиҗә ясалып урыннар бирелде. 1 урынны 7 класс укучылары алды. Котлыйбыз!
-
“Көзге уңыш” бәйрәме 28.10.2019
Бүген мәктәбебездә “Көзге уңыш” бәйрәмен үткәрдек. Балаларның көзге уңышка багышланган рәсемнәреннән, яшелчә-җимешләр кулланып ясалган кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Шулай ук 1-9 нчы сыйныф укучылары төрле номерлар белән чыгыш ясады. Укучыларның чыгышлары кызыклы уеннар белән үрелеп барды.
/upload/storage/org956/files/IMG_20191028_095816(1).jpg
/upload/storage/org956/files/IMG_20191028_095738.jpg
-
Татарча диктант 20.10.2019
Татар әдәби телен белү һәм дөрес язуга кызыксынуны үстерү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү максатыннан 19 октябрьдә мәктәптә Бөтендөнья белем бирү акциясе «Татарча диктант» узды. Акциядә 23 кеше катнашты. Диктант нәтиҗәләре Акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соңга калмый билгеле булачак. Акциядә катнашучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.