Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422525, РТ, Зеленодольский район, д. Большие Кургузи, ул. Школьная, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-712-80-49 |
| E-Mail: | Kurguzi.Zelenodolsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кургузинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Шакирова Роза Ракиповна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 51 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
-
14.08.2026

Яшел Үзән районы Советы депутаты Ленар Хуҗиәхмәтов «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында, Олы Карагуҗа авыл җирлегенең беренче сыйныфка баручы укучыларына мәктәп кирәк-яракларыннан торган бүләкләр тапшырды.
– Тиздән сезнең өчен беренче кыңгырау чыңлаячак. Сезгә яхшы билгеләр, мавыктыргыч дәресләр, хезмәт сөючәнлек һәм күңелле мизгелләр телибез, – дип матур теләкләрен җиткерде Ленар Хуҗиәхмәтов.
-
"ГОРЯЧАЯ ЛИНИЯ" "Внимание! Открыта "горячая линия" по вопросам профилактики энтеровирусной инфекции" 03.08.2026

-
Соңгы кыңгырау бәйрәме. 26.05.2026

Соңгы кыңгырау яңгырый — сихри аваз, ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе, үзгәртә дә куя язмышны.
25 нче май көнне 9нчы сыйныфта 6 укучы өчен мәктәптә соңгы тапкыр кыңгырау шалтырады.
️Бу көн укучыларыбыз, укытучыларыбыз өчен генә моңсу мизгелләр түгел, әти-әниләр өчен бигрәк тә кыен. Аларның, мөгаен, озакламый үзләренең бәгырь җимешләрен шәһәргә, уку йортларына җибәрәчәкләре турында, киләчәктә балалары белән сирәктән-сирәк очрашачаклары турында уйлап күзләре яшьләнде. Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән, инде балаларыгыз канат чыгарып үз ояларыннан очып китәргә җыеналар. Балачак инде артта калды. Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын, имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез! Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын.
Соңгы кыңгырау яңгырый бүген
Яңа юл яра гомер агышы.
Соңгы кыңгырау — әнкәй догасы,
Изге юл тели аның тавышы.
Сезнең юллар вакыт юлында гел,
Сезнең юллар вакыт иркендә.
Хәерле юл!
Хәерле юл, сезгә, укучылар!






