Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422525, РТ, Зеленодольский район, д. Большие Кургузи, ул. Школьная, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-712-80-49 |
| E-Mail: | Kurguzi.Zelenodolsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кургузинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Шакирова Роза Ракиповна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 55 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Юлларда хәвефсез йөрү 07.09.2011

Бүген мәктәбебездә юл иминлеге дәрсләре булып узды. Укучылар юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.
Светофорлар күрсәтмәсен
Бәхәссез тыңлау кирәк!
Хәрәкәт кагыйдәләрен!
Төп-төгәл үтәү кирәк!
-
Экстремизму - нет 03.09.2011

3 сентября 2011 года в школе прошел единый республиканский урок на тему "Экстремизму - нет"
Во всех классах прошли классные часы: "Безопасность - это важно" (1-4 классы) "Дети Беслана" (5-11), "Причины возникновения экстремизма".
В 2-4 классах прошел конкурс рисунков "Основы безопасности жизнедеятельности". В 9-11 классах прошли занятия по общей военной подготовке.
-
1 сентябрь... Төкле аягың белән, Яңа уку елы!!! 01.09.2011

Белем көне белән!
1 сентябрь...
Әлеге көннең нинди көн икәнен сораштыру кирәкми. Бу көннең Белем көне икәнен, яңа уку елы башлануын олысы да, кечесе дә белә.
1 сентябрь...
Син Белем илендә яшәүче укытучы һәм укучыларга бары тик бәхетле мизгелләр генә алып кил.
Син Белем илендә яшәүче укытучыларыңның бөтен күңелләрен биреп укытуын тәэмин ит, белем алырга теләгән укучыларыңны тигез күр, аларга үз ана телләрендә белем алу хокукын кайгырт. Укытучы һәм укучыларның рухлары һәм тәннәре сау-сәламәт булсын.
Укытучы...
Сиңа ышанып күзләрен төбәгән укучыларыңның уй-хыялларын челперәмә китермә, аларны дөрес юлдан алып бар, аларның акыллы, игелекле, тәрбияле балалар булып үсүләрен булдыр.
Укучы...
Сезнең алда бераз дулкынланган укытучың синең өчен үз җанын фида кылырга әзер. Алар сезне үз балалары кебек якын күрәләр. Алардан булган кадәр белем-тәрбияне кабул итеп алыгыз, үзегезне, әти-әниегезне яңа белемнәрегез, алган "4"-"5" билгеләре белән көн дә куандырып торыгыз.
1 сентябрь... Төкле аягың белән, Яңа уку елы!!! -
"Мисс лагеря "Радуга" 23.06.2011

Бүген лагерьның "Иң матур кызын" билгеләп үттек. Бәйгедә үзләренең көчләрен Шайхиева Диләрә, Нигматзянова Разилә, Галимова Алия, Миндубаева Илүзә сынадылар. Калган укучылар аларга көч биреп утырдылар. Кызларыбыз бик уңганнар, барлык сынауларны да җиңеп чыктылар. Ә сынаулар җиңел түгел иде: төрле милләт халыкларының биюләрен бию, алма әрчү, скакалка сикерү, төймә тагу һ.б. "Иң матур кыз" исеменә Шәйхиева Диләрә лаек булды. "Иң талантлы кыз" - Нигматзянова Разилә. "Иң уңган кыз" - Галимова Алинә, "Иң белемле кыз"- Миндубаева Илүзә. Соңыннан бүләкләр тапшырылды.
-
"Свеча памяти" 22.06.2011

"Салават күпере" лагере укучылары бүген сугышның башланган көнен искә алып үттеләр. Ничә еллар үтсә дә бу көн ничектер моңсу, сагышлы. Укучылар кулларына чәчәкләр тотып һәйкәл янына юнәлделәр. Һәйкәл янында сугышка киткән ир-егетләрне искә алу булды. 3 нче сыйныф укучысы Хабибуллин Рузил сугыштан әйләнеп кайта алмаган сугышчылар рухына, исән-сау әйләнеп кайтып инде арабыздан киткән ветераннарыбыз рухына дога укыды.
-
Пришкольный лагерь "Радуга" 09.06.2011

6 июнь көнне Карауҗа гомуми белем бирү мәктәбендә "Салават күпере" исемендәге мәктәп яны лагере эшли башлады. Лагерьга 35 укучы йөри. Укучылар төрле конкурсларда, чараларда катнашалар.
-
"Соңгы кыңгырау" 24.05.2011

Карауҗа мәктәбендә бүген “Соңгы кыңгырау” тантанасы булып узды. Мәктәп быел 10 күгәрченен чиксез галәмгә очырды. Гөрләп торган кыңгыраулы мәктәп еллары күз ачып йомган арада уза да китә шул. Бәхетле, бер кайгысыз балачак кул болгап кала. Балачак белән бергә мәктәп еллары, сыйныф бүлмәләре, парталар кала, яраткан укытучылар, тәрбиячеләр, классташлар кала...
Соңгы кыңгырау бәйрәме – яшь кешенең беренче җиңү тантанасы. Алда торган биеклек – имтиханнар биреп, гыйлем тавын яулап алган көн.
Сау бул, хуш балачагым,
Иң гүзәл матур чагым.
Алда көтә зур юллар,
Язмыш безгә ни юллар?
Ә язмыш сезгә бары тик ак юллар гына юлласын иде, кадерле укучыларыбыз!
-
“Бөек Җиңү көннәре безнең хәтердә” 09.05.2011

Кешелек дөньясына кайгы - хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга алты дистә елдан артык вакыт узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора. Гомерендә бер мәртәбә дә авыз тутырып “әти” дип әйтә алмаган балалар, хәзер инде үзләре әби-бабай яшендә канлы ут эчендә йөргән чал ветераннарыбызның да саны елдан - ел сирәгәя бара. Бөек Җиңү көнендә аларның моңсу йөзләрендә һәрчак яшь тамчылары ялтырый.
Менә бүген дә Чүрчил, Кульбаш, Карауҗа авылы ветераннары һәйкәл яныны җыелдылар. Мәктәп укучылары һәм укытучылары тарафыннан әзерләнгән чыгышны караганда кемнең генә күзендә яшь тамчылары ялтырамады икән. Сугышка китүче егетләр, озатып калучы аналар, кызлар барысы да табигый иде. Сугыштан сафлары сирәгәеп кайтучы егетләрне күреп йөрәкләр тагын бер кат сулкылдап куйды. Укучылар үзләренең бөтен осталыкларын җыеп чыгыш ясадылар.
Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр куелды һәм хәтирәләрне яңарта- яңарта ветераннарыбыз җирле үзидарә тарафыннан әзерләнгән табын яныннда бәйрәмне дәвам иттеләр.
-
Фоат Галимуллин белән очрашу 28.04.2011

Фоат Галимуллович Галимуллин бары соклану хисе уята.
28 апрель көнне Карауҗа мәктәбендә Фоат Галимулович Галимуллин белән очрашу булып узды.
Күпкырлы талант иясе, күренекле галим һәм педагог, тәнкыйтьче Фоат Галимуллович Галимуллин һәр сүзне тоемлаган, һәр сүзнең тәмен, кадерен белгән, туган телебезне ифрат дәрәҗәдә ихтирам иткән нәфис сүз остасы. Үзенә генә хас йомшак сөйләм теле, бәрхет тавышы белән әсир итә ул. Гаҗәеп дәрәҗәдә тыйнак, сабыр холыклы шәхес.
Фоат Галимуллович - очрашкан, аралашкан һәркем күңеленә якты бер нур булып иңәргә сәләтле кеше. Аның һәр сүзе, һәр җөмләсе төптән уйланган; киңәшләре саллы, фикерләре ачык, сөйләм теле саф.
Профессор Фоат Галимуллович башкаларга игътибарлы булуы белән дә аерылып тора. Ул бернәрсәгә дә битараф кала белми. Әдәбият мәйданында мондый олпат шәхес булу – үзе бер дәрәҗә ул.
-
Парламент сәгате 27.04.2011

27 апрель көнне Карауҗа гомуми урта белем бирү мәктәбендә парламент сәгате булып үтте.
Россиядә парламентаризмның 105 еллыгы уңаеннан Карауҗа мәктәбендә,10-11 нче сыйныф укучылары өчен дәрес үтте. Әлеге дәрестә Россия парламентаризмының тарихи үсеше, бүгенгесе турында мәгъүмат бирелде. Россия Федерациясенең Дәүләт думасы, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы эшчәнлеге белән таныштырылды. Сайлауларда катнашуның әһәмияте турында әйтелде, фикерләр белән уртаклашылды.






