Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 422525, РТ, Зеленодольский район, д. Большие Кургузи, ул. Школьная, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-712-80-49 |
E-Mail: | Kurguzi.Zelenodolsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кургузинская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Шакирова Роза Ракиповна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 55 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Әниләр көне 26.11.2011
Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы кеше Әни..Җәмгыятебез дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының карары нигезендә Россиядә 25 нче ноябрь “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә.
Карауҗа мәктәбендә дә бу көнне укучылар һәм укытучылар көче белән концерт программасы әзерләнде.Программада газиз әниләребезгә багышланган җырлар, шигырьләр һәркем күңеленә хуш килде. Чыгыш ясаучыларның да, тамашачыларның да күңелләре әниләре күңеле белән тоташкандай булды. Һәр баланың йөзендә : “Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын!”- дигән рәхмәт сүзләре язылган иде сыман.
Ана назы – җирдә ул мәңгелек,
Мәңгелек җыр – бишек җырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.
-
Янәдән Свияжск утравына сәяхәт
25.11.2011
Мәктәпнең 7,9, 11 сыйныф укучылары янәдән Свияжск утравына эксәяхәткә барып кайттылар. 23 ноябрь көнне баручы укучыларның мавыктыргыч итеп сөйләүләре бушка каитмәде. Свияжск утравын үз күзләребез белән яңадан күреп, ял итеп кайттык ди укучылар.
-
Лондонга сәяхәт 24.11.2011
Мәктәбебездә инглиз телен өйрәнү буенча эшләр алып барыла. Бүген укучыларыбыз үзләрен гидлар ролендә сынап карадылар. Лондонның истәлекле урыннары турында кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар җиткерделәр. Тест сорауларына актив катнаштылар һәм Санта -Клаус җибәргән бүләкләр белән сыйландылар.
Сәяхәтне инглиз теле укытучысы Ахметзянова Гөлшат Тахир кызы оештырды.
-
Свияжск утравына экскурсия
23.11.2011
Бүген мәктәпнең 5, 6, 8 нче сыйныф укучылары Свияжск утравына экскурсиягә бардык. Иң беренче безне табигатенең матурлыгы җәлеп итте. Укучылар андагы кешеләрнең яшәеше белән таныштылар. Архитектура истәлекләрен күзәттеләр. Бу экскурсия барыбызга да бик ошады. Бу экскурсияне оештыручыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
Мәктәптә фотограф 22.11.2011
Бүген мәктәпкә фотограф килде. Чыгарылыш сыйныф укучылары истәлек альбомына төштеләр.
-
Знай и соблюдай!!! 19.11.2011
19 ноября 2011 года в нашей школе прошло выступление агитбригады под названием " Знай и соблюдай!" Учащиеся в интересной форме и наглядно рассказали о правилах дорожного движения, которые нужно соблюдать учащимся.
-
9 сыйныфта ата-аналар җыелышы 18.11.2011
Бүген Карауҗа мәктәбенең 9 нчы сыйныфында ата-аналар җыелышы булып үтте. Көн үзәгендә укучыларның алдагы имтиханнарга әзерлекләрен уртага салып сөйләшү иде. Җыелышта укучылар үзләре дә катнаштылар. Булган проблемаларны уртага салып сөйләшү бушка китмәс дип ышанабыз. Әти-әниләр үзләрен борчыган сорауларга җавап ишеттеләр.
-
14 нче лицейда кунакта 18.11.2011
Бүген 7 нче сыныфның укучылар төркеме 14 нче лицейга спорт ярышларына барып кайттылар. Безнең укучылар кайда да йөз кызартырлык түгел шул. Алар бүген дә үзләренең Карауҗа мәктәбе укучылары булуларын дәлилләп кайттылар. Укучыларны ярышка физкультура укытучылары Зарипов Марат һәм Файзиев Мөнир әзерләделәр.
Әлегә урыннар билгеле түгел дип хәбәр иттеләр безгә ярышны оештыручылар.
-
Район күләмендә олимпиадалар 14.11.2011
Иртәгесе көннән район күләмендә төрле фәннәр буенча олимпиадалар башланып китәчәк. Карауҗа мәктәбе укучылары бу олимпиадаларга күптән әзерлек эше алып бардылар. Инде җиң сызганып эшкә керешергә, җиңүләр яуларга кирәк.
Уңышлар Сезгә укучылар, җиңүләр яулагыз!
-
Фәннәр Академиясендә
14.11.2011
Бүген мәктәбебезнең ике укытучысы Мухтарова Зөлфия Котдус кызы белән Шакирова Роза Рәкыйп кызы фәннәр академиясендә кунакта булып, үзләренә кирәкле мәгълүматларны алып кайттылар.