Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422525, РТ, Зеленодольский район, д. Большие Кургузи, ул. Школьная, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-712-80-49 |
| E-Mail: | Kurguzi.Zelenodolsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кургузинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Шакирова Роза Ракиповна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 55 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Знай наших!
22.10.2011
20 октября 2011 года состоялась спартакиада работников образования ЗМР по двоеборью. На этом мероприятии участвовали и наши учителя. В командном зачете, набрав 82 балла наша школа заняла второе место уступив только гимназии № 5. В личном первенстве учителя Файзиев М.М. и Файзиева З.Ю. заняли 4 места среди участников соревнований по стрельбе.
Думаем что мы достойные соперники для других школ!
-
Китап киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең. 19.10.2011

Мәктәптә бар көченә китапханә айлыгы бара. Бүген 6 нчы сыйныф укучылары белән китапханәче Шакирова Роза Ракиповна тарафыннан оештырылган "Китап киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең" дип исемләнгән кичә карап үттек. Кичәгә китап докторы, рәнҗетелгән китаплар, онытылган китаплар чакырылган иде. Китаплар күргәзмәсе оештырылган иде. Укучылар күп кенә табышмакларга җаваплар эзләделәр. Кичә бик җанлы рәвештә үтте.
-
24 октября - Международный день школьных библиотек. 18.10.2011

Международный день школьных библиотек. Этот профессиональный праздник появился в нашем календаре восемь лет назад. По традиции, его празднование приходится на четвёртый понедельник октября.
Тогда с инициативой проведения Дня выступили организаторы и руководство Международной ассоциации школьных библиотек (IASL). Координатор проекта Рик Малхолланд (Rick Mullholla"nd) (Канада).
Цель: обратить внимание общественности на особую значимость и уникальное место школьных библиотек в образовании и воспитании детей.
«Любящее слово и внимание производят истинное чудо просвещения», – так писал о библиотекарях Николай Рерих.
-
Безнең горурлыгыбыз 15.10.2011

Бүгенгесе көндә мәктәптә спорт түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз бик күп. Шуларның иң-иңнәре безнең данны яклап төрле спорт ярышларына йөриләр. Без аларга алдагы көннәрдә дә шулай җитез, зирәк, тырыш булуларын телибез. Алдагы буласы ярышларда да алар гел призлы урыннар гына яулап, мәктәбебезнең данын якларлар дип ышанабыз.
УҢЫШЛАР СЕЗГӘ!
-
ЗНАЙ НАШИХ! 13.10.2011

Мусин Ринат Рафисович ученик 6 класса занял III место в Первенстве МУ ДО СП "ДЮСШ №4" по легкоатлетическому кроссу среди мальчиков 5-6 классов на дистанции 1000м. с результатом 4,29,5.
Преподователь: Зарипов Марат Юнусович.
-
15 октябрь - Хәтер көне. 11.10.2011

Быел да Татар иҗтимагый үзәге 15 октябрьдә Казанда Хәтер көнен үткәрәчәк...Бу чарадан мәктәбебез дә читтә калмый. Мәктәптә Хәтер көненә багышлап стена гәҗите чыгарылды, рәсем конкурсы оештырылды һәм бу көнгә багышлап чара үткәреләчәк.
-
Китапханә айлыгы 10.10.2011

Мәктәптә китапханә айлыгы бара. Укучылар китапханәгә ярдәм йөзеннән таушалган китапларга яңа сулыш өрәләр, китаплар бүләк итәләр. Беренче сыйныф укучыларына китапханәгә экскурсия оештырылды. Кечерәк сыйныф укучылары яңа кайткан китаплар белән таныштылар. Әле алда шигырь укучылар конкурсы, китап күргәзмәләре һ.б. мероприятияләр көтелә.
-
Агачлар утырттык 08.10.2011

Бүген мәктәп укучылары, укытучылары, авыл җирлеге хезмәткәрләре, депутатлар , авыл халкы агач утырттык.
Авылның Сабан туе була торган урынында 400 төп агач утыртылды. Эш гөрләп барды, бөтен кешенең күңеле күтәренке, телләрдә шаян сүзләр иде. Күмәк эш, күмәк шул, ике сәгать дигәндә каен кызлары саф-саф булып төзелеп тә бастылар. Без өйләргә таралышканда алар безгә сары шәлләрен җилпеп хәерле юл теләп калдылар. Өмә бик күңелле булды.
-
Мәктәптә бәйрәм 07.10.2011

Бүген мәктәптә мәктәп укытучылар коллективы һәм авыл җирле үзидарәсе тарафыннан оештырылган бәйрәм, "Өлкәннәр көне" булып узды. Бәйрәмгә өлкәннәребез чакырулы иде. Алар башта укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт карадылар, соңыннан бәйрәм мәктәп ашханәсендә, табын артында дәвам итте.
-
Укытучылар бәйрәм итте
06.10.2011
Кичә 05.10.2011 көнне Карауҗа мәктәбендә чын бәйрәм булды. Иртән укытучыларны чәчәк бәйләмнәре белән ишектән үк каршы алучы укучылар, концерт программалары, котлаулар барысы да искиткеч матур иде. Укучылар үзләрен бүген чын укытучылар итеп хис иттеләр. Укытучыларга чын бәйрәм ясап алар укыту дилбегәсен үз кулларына алдылар. Бу көнне мәктәп җитәкчесе ролен 11 сынйныф укучысы -Сәләхов Рамил Дамир улы, укыту эшләре буенча директор урынбасары ролен-Галиуллина Гүзәл Әнәс кызы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары ролен- 9 нчы сыйныф укучысы -Зарипов Арслан Марат улы үтәделәр. Көне буе укытучыларның йөзеннән елмаю сүрелмәде. Укытучылар бәйрәмнәрен Казанда, Кәрим Тинчурин театрында театр карау белән тәмамладылар.






