Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422525, РТ, Зеленодольский район, д. Большие Кургузи, ул. Школьная, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-712-80-49 |
| E-Mail: | Kurguzi.Zelenodolsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кургузинская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Шакирова Роза Ракиповна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 55 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кургузинская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан/"Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Карауҗа төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2011

Бүген безнең илебездә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм XVII гасыр башындагы тарихи вакыйгалар истәлеге буларак барлыкка килде. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән һәм болганчык чорларга, Россиядәге рухи-әхлакый, социаль– сәяси кризиска чик куйган.
Безгә, XXI гасырда яшәүчеләргә, Халыклар бердәмлеге көне күпмилләтле һәм төрле диндәге Россия халыкларының күп гасырлар дәвамында илебезнең бай мәдәниятен һәм тарихи кыйммәтләрен саклаудагы, аның абруен һәм көчен арттырудагы традицияләрен чагылдыра. Россия Федерациясенең киләчәк үсеше өчен дәүләт һәм җәмгыять алдында торган, илебез халкының актив гражданлык карашына һәм патриотлыгына, күпмилләтле Ватаныбыз язмышы өчен зур җаваплылык хисләренә нигезләнгән олы максатларны аңлау аеруча мөһим.
-
Кружок "Русские шашки" 04.11.2011

Мәктәбебездә каникул булуга карамастан эшләр гөрләп бара. Укучыларыбыз түгәрәкләрне калдырмаска тырышалар. Илдар Хабибрахман улы Хакимуллин җитәкләгән “Русские шашки” түгәрәге алар өчен аеруча кызыклы һәм мавыктыргыч. “Укучылар шулкадәр бирелеп уйныйлар , хаттә кайвакыт җиңелгәнемне дә сизми калам” -, ди Илдар абый. Укучыларыбыз түгәрәктән алган белем һәм нәтиҗәләрен узачак ярышларда да кулланырлар дип ышанып калабыз.
-
Выборы-2011 02.11.2011

4 декабря 2011 года состоятся выборы депутатов Государственной Думы. Впервые Госдума будет избираться на пять лет. В МБОУ «Кургузинская СОШ ЗМР РТ» работает участковая избирательная комиссия избирательного участка № 1564.
Все на выборы!
-
Безнекеләр сынатмас! 02.11.2011

Һәр төбәк, һәр авыл үзенең бер күркәм ягы белән дөньяга таныла. Безнең Карауҗа авылы элек-электән үзенең көрәш батырлары белән дан тоткан. Мәктәбебез егетләре үзләренең абыйлары-остазларының дәрәҗәләрен һәр даим раслап торалар. Остазлары Илшат Сөләйман улы Камалиев аларны көрәшнең барлык серләренә төшендерергә тырыша. 29 нчы октябрь көнне ЗМР “ДЮСШ көрәш” тә ачылу сезонына багышланган татар-башкорт көрәше буенча ачык турнир үткәрелде. Егетләребез Бикмуллин Булат үз авырлыгында 1 нче урын, Мусин Ренат үз авырлыгында 3 нче урын, Сабиров Айбулат – 1 нче урын, Миндубаев Илназ – 3 нче урын яулады. Егетләребез авыл, район данын гына түгел, ә ил данын яклар өчен менә дигән көрәшчеләр булып киләләр. 2013 нче елда узачак универсиада сезне көтә, егетләр! Сынатмагыз!
-
Онлайн тестирование 31.10.2011

Каникуллар булуга карамастан укучылар мәктәптә. Бүген 9, 11 нче сыйныф укучылары химия һәм җәмгыять белеменнән онлайн тестированияләр үттеләр. Алдан укучыларга логин паролләр тапшырылган иде, КФУ сайтына кереп укучылар үзлектән тест үттеләр. Куркып кына башланган эш алай ук куркытырлык булмады, укучылар үз белемнәрен эшкә җигеп җайлы гына тестларны җиңеп тә чыктылар. Әле алда тагын башка фәннәрдән тестлар көтелә.
Уңышлар сезгә!!!
-
"Всероссийский интернет -переписи и учителей" 31.10.2011

Учителя МБОУ «Кургузинская СОШ ЗМР РТ» участвовали в «Всероссийском интернет -переписи учителей».
Целью данного проекта является не только оценка реального уровня использования учителями интернета в своей работе, но и формирование положительного образа современного учителя.
-
Каникул 29.10.2011

Чирек йомгаклары аңлатылып, бүгеннән укучылар каникулларга туктыйлар.
-
Бүген бездә ачык дәресләр фестивале
28.10.2011
Бүген бездә ачык дәресләр фестивале. Башлангыч сыйныфта Шәйхиева Мәүлидә Абдулловна, Сәләхова Лилия Ринатовна, татар теленнән Минһаҗева Әлфия Әсхәтовна, биологиядән Гиззәтуллина Нәзифә Юнусовна, рус теленнән Зайнуллина Роза Илхамовна ачык дәрес бирәләр.
Рәхим итегез, Сезне үзебезгә кунакка көтеп калабыз!
-
Муниципальный фестиваль уроков учителей начальных классов, биологии, татарского языка и английского языка 26.10.2011

Управление образования исполнительного комитета Зеленодольского муниципального района РТ
Кургузинская средняя общеобразовательная школа
Зеленодольского муниципального района РТ
Муниципальный фестиваль
уроков учителей начальных классов, биологии, татарского языка и английского языка
«Эффективность урока - стимул к успеху учителя и ученика»
28 октября 2011 года
Время
Тема мероприятий
Класс
Место проведения
Ответственный
8.30-9.00
Встреча гостей. Завтрак.
фойе
Файзиева З.Ю.- директор школы, руководитель первой кв. категории.
Галявиева Ф.Г., зам. директора по учебной работе, учитель первой кв. категории.
9.15.-10.00
Окружающий мир. « Леса России».
4
2 кабинет
Шайхиева М.А.- учитель начальных классов. первой кв. категории.
Математика. « Число и цифра 4».
1
1 кабинет
Саляхова Л.Р., учитель начальных классов. первой кв. категории.
Английский язык. « Путешествие в Лондон»
6
17 кабинет
Ахметзянова Г.Т. - учитель английского языка
10.10-10.40
Биология. « Многообразие голосеменных»
7
14 кабинет
Гиззатуллина Н.Ю. – учитель биологии,
первой кв. категории.
Татарский язык. « (О) һәм (О), (Э) һәм (Э), (Ы) һәм (Ы) авазларының дөрес әйтелеше.»
5
16 кабинет
Мингазова А.А. – учитель татарского языка и литературы, высшей кв.категории.
Внеклассное мероприятие.
« Юлда йөрсәң, бул уяу!»
1-4
актовый зал
Шайхиева М.А.- учитель начальных классов. первой кв. категории.
Саляхова Л.Р., учитель начальных классов. первой кв. категории.
10.50-11.35
Внеклассное мероприятие.
«На осенней ярмарке ».
5-11
актовый зал
Мухтарова З.К.- заместитель директора по воспитательной работе, учитель первой кв. категории.
Шигабуллина Г.Т. – педагог-организатор
11.40-12.30
Круглый стол. Итоги семинара.
2 кабинет
Файзиева З.Ю..- директор школы, руководитель первой кв. категории.
12.30.
Обед
Столовая
-
"БЕЗНЕҢ ЕГЕТЛӘР- БӨРКЕТ КЕБЕКЛӘР" 24.10.2011

Күп кенә уку йортларында бу көннәрдә беренче курс студентлары көне билгеләп үтелде. Безнең мәктәпкә дә күңелле хәбәрләр килеп иреште. Безнең узган елгы укучыларыбыз (бүгенге студентлар) Шайхиев Илмир, Сафиуллин Динар, Камалиев Илмир бу бәйрәмдә чын осталыкларын күрсәтеп, жюри әгъзаларын таң калдырганнар. Алар үзләренең инде мәктәп елларында ук биеп, күп кенә урыннар яулаган биюләре "Егетләр биюе" белән чыгыш ясаганнар. Егетләрнең биюләрен күреп таң калган жюри әъзалары аларга Республика күләмендә булачак конкурста катнашырга тәкъдим ясаган.
Уңышлар сезгә егетләр! Без сезнең белән горурланабыз!






