МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
| Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
| E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
| Год основания учреждения: | 1956 |
| У нас учатся: | 19 |
| У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Укучылар психологик мониторингта катнашты 06.10.2015

Бүген мәктәп укучылары психологик мониторингта катнашты. Яшел Үзән шәһәреннән килгән психологлар укучыларга өч төрле психологик тест эшләтте һәм аларның нәтиҗәләрен үзләренә үк җиткерделәр.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2015

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне барыгызны да профессиональ бәйрәмегез- "Укытучылар көне!" белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә авыр, әмма мактаулы эшегездә зурдан-зур уңышлар, саулык, яхшы һәм тәртипле укучылар телибез. Һәрвакытта да шундый гади һәм гадел, сабыр, иң гүзәл кешеләр булып калыгыз!
-
Сез иң гүзәл кеше икәнсез 05.10.2015

Бүген мәктәптә "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" дип исемләнгән кичә узды. Укучылар үзләренең укытучыларын бәйрәм белән котладылар, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр һәм бәйрәм концерты оештырдылар. Шулай ук бу көнне озак еллар рус теле һәм әдәбиятын укыткан укытучы Гайнуллина Мөслимә Калимулла кызын лаеклы ялга озаттылар.
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2015

Бүген илебездә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Мәктәпнең профсоюз оешмасы лаеклы ялга чыккан мәктәп хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлап, аларга кечкенә бүләкләр әзерләп тапшырды. Барлык өлкәннәрне бәйрәм белән!
-
Туризм буенча ярышта 30.09.2015

Мәктәпнең "Яшь турист" түгәрәгенә йөрүче укучылар Туризм буенча ярышта катнашып кайттылар. Укучылар әле түгәрәккә яңа гына йөри башласалар да, уңышлары беренче ярыш өчен начар түгел. 15 команда арасында 4 урын алуга ирештеләр. Котлыйбыз!
-
Көзге уңыш быел мулдан! 26.09.2015

Мәктәп укучылары көзге уңышны җыеп алуда катнашты. Кишер һәм чөгендер уңышы быел мулдан. Алынган яшелчә кышы буе ашханәдә туклану өчен дә, артык калганы сату өчен дә җитәчәк.
-
Көзге ГТО нормалары
12.09.2015
Бүген укучылар көзге ГТО нормаларын тапшырдылар. 30 һәм 60 метрга йөгерү, урыннан сикерү, тартылу кебек спорт төрләрендә көчләрен сынадылар.
-
Уку елын башлап җибәрдек. 01.09.2015

Менә тагын бер уку елын башлап җибәрдек. Озак җәйге яллардан соң, укучылар һәм укытучылар кабаттан ишекләрне киң ачып, яртакан мәктәпләренә килделәр. Узган уку елы безнең өчен югары нәтиҗәләргә ирешү елы булды. Быелгысы елда да сынатмабыз дигән теләктә һәм ышанычта калабыз. Барлык укытучыларны, укучыларны һәм әти-әниләрне "Белем көне" белән чын күңелебездән котлыйбыз.
-
Бүген - Балаларны яклау көне! 01.06.2015

Бүген мәктәптә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп узылды. Укучылар өчен Сабантуй, спорт ярышлары оештырылды, кечерәк класс укучылары исә асфальтта төсле акбурлар ярдәмендә рәсемнәр бәйгесендә катнаша алды.
-
Уку елына йомгак ясалды 30.05.2015

Бүген уку елының соңгы гомуми линейкасы узды. Анда укучылар гына түгел, ә аларның әти-әниләре дә катнашты. Әлеге чарада мәктәп җитәкчелеге уку елына йомгак ясады, иң яхшы укучыларга, төрле бәйге, олимпиада, ярыш җиңүчеләренә мактау грамоталары, дипломнар тапшырылды. Укучылар елны уңышлы тәмамлый дияргә нигез бар, чөнки күрсәткечләр шуны раслый. Алга таба да мәктәп коллективына уңышлар теләп калабыз!












