МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
Год основания учреждения: | 1956 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
Мы за безопасный интернет 30.10.2015
В школе прошли внеклассные мероприятия в рамках акции "Мы - за безопасный интернет". Учащиеся начальных классов приняли участие в конкурсе рисунков, для 5-7 классов провели открытый урок, а учащиеся 8-9 классов участвовали в игре. Учитель Абзалина Л.Р. организовала выставку из работ и наградила активных учеников грамотами.
-
Кариев театрында кунакта 29.10.2015
Мәктәп коллективы кичә Казанның Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында булып кайттылар. Анда Рабит Батулланың "Кичер мине,әнкәй! әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакленең премьерасы узды. Әлеге спектакльдә төп рольләрнең берсендә безнең укучыбыз Илфат Гыйбадуллин уйный. Нәкъ аның чакыруы буенча оештырылды инде бу сәфәр. Театр һәркемнең күңеленә хуш килде. Үзебезнең укучыбызны республикабыз театры сәхнәләрендә күрү безнең өчен зур горурлык булды. Шуны да әйтергә кирәк, Илфат әле студент булуына карамастан, аңа курыкмыйча баш рольләр бирелүенә без бик шат! Уңышлар сиңа,Илфат!
-
9 класс укучыларының әти-әниләре җыелышы 24.10.2015
Быел 9 класс укучыларының чыгарылыш имтиханнарында зур үзгәрешләр көтелә. Шул уңайдан әлеге яңалыклар белән танышу өчен укучыларның әти-әниләре җыйналды. Алар алдында директор, директор урынбасарлары һәм укытучылар чыгыш ясадылар. Әти-әниләр яңалыкларны зур борчылу белән тыңлап утырдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Көзге бал! 23.10.2015
Бүген мәктәптә "Көзге бал" бәйрәме узды. 5-9 класс укучылары төрле бәйге, ярышларда, уеннарда үз көчләрен сынадылар. Җиңүчеләр булып 8-9 класс укучылары табылды! Афәрин!
-
Немецкий язык - легко и весело 22.10.2015
Сегодня в школе прошел общешкольный открытый урок по немецкому языку "Немецкий язык - легко и весело" при участии учащихся 4-9 классов, приуроченный ко Дню европейских языков.
Урок начался с приветствия на немецком языке и песней 4-классников "Добрый день". Учащиеся называли европейские страны и уясняли себе европейские языки.
Учитель рассказал библейскую легенду о Вавилонской башне, показал таблицу 10 языков, на каждом из которых говорят более 100 млн.людей в мире как на родном. Был сделан акцент на немецкий язык. Учащиеся показали страноведческие знания о немецкоязычных странах.
Урок завершился выводом "Учить иностранный язык - это быть гражданином мира". И все "граждане мира" данного урока спели песню по - немецки на слова О. Меллера и музыку М.Зейделя "Я люблю свою страну".
-
Мәдәният дәресе 21.10.2015
Бүген республикабыз мәктәпләрендә бердәм Мәдәният дәресләре узды. Шул исәптән безнең мәктәптә дә башлангыч классларда әлеге чара уздырылды. Анда укучылардан тыш, әти-әниләр, авылның мәдәният оешмалары хезмәткәрләре катнашты. Узган елдан аермалы буларак быелгысы уку елында Мәдәният көндәлекләрен барлык башлангыч класс укучылары да алды.
-
7-8 класслар профтестирование узды!
20.10.2015
Бүген 7-8 класс укучылары РЦМКО әзерләгән махсус профтестирование эшләрен башкардылар. Тест нәтиҗәләре Казанда эшкәртеләчәк.
-
Укучылар мәчет картлары белән очрашты 20.10.2015
Бүген мәктәптә бик тә матур, җылы очрашу булды. Укучылар авыл мәчетенә йөрүче бабайлар белән әхлак дәресендә катнаштылар. Һәр гаиләдә дә әби-бабай юк, шуңа күрә ике буын очрашуы ике як өчен дә бик тә файдалы һәм күңелләрдә истә калырлык узды. Кичә чәй табыны артында тәмамланды.
-
Көзге өмәдә! 15.10.2015
Укучылар мәктәп территориясен чистарту өмәсендә катнашты. Асфальттан коелган яфракларны җыйдылар, чәчәклекләрне чистарттылар, мәктәп бакчасындагы чүпләрне җыеп түгүдә катнаштылар.
-
Шигырь укучылар бәйгесендә 14.10.2015
Мулла Иле мәктәбендә оештырылган шигырь укучылар бәйгесендә безнең укучылар уңышлы чыгыш ясадылар. 8 класс укучысы Бикмуллина Гөлия- 2 урын, 7 класс укучысы Абзалина Гөлия - 3 урын алдылар. Афәрин кызлар!