МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
Год основания учреждения: | 1956 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
"Сөмбелә" бәйрәме узды 21.10.2016
Бүген мәктәптә көзге уңыш бәйрәме - "Сөмбелә" узды. Укучылар үзләрен һәръяклап күрсәтә алдылар. Төрле номинацияләр буенча бәйгеләрдә катнаштылар. Нәтиҗәдә беренчелекне 7 һәм 8 класс укучылары алды. Афәрин! Бәйрәм бик матур узды!
-
Укытучылар көненә багышланган кичә 08.10.2016
Бүген мәктәптә Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм кичәсе узды. Бәйрәмне мәктәп директоры Марс Маликович ачып җибәрде,укучылар матур концерт программасы әзерләгән иде, Бәйрәмгә ветеран укытучыларыбыз да килгән иде. Аларга профсоюз оешмасы исеменнән "Яшел Үзән районының укытучылар династияце альманахы" бүләк ителде.
-
Лаеклы ялга озаттык 08.10.2016
Бүген мәктәптә озак еллар буе физкультура, НВП, тормыш иминлеге нигезләре фәнен укыткан Шайхуллин Рафаэль абыйны лаеклы ялга озату кичәсе дә узды. 54 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучыны зурлады авыл халкы. Рафаэль Гарәфетдин улын мәктәп коллективы, авыл җирлеге, аның күпләгән укучылары, туганнары котлады. Мәктәп директоры Мәгариф идарәсенең рәхмәт хатын тапшырды. Кичә бик җылы атмосферада узды.
-
Рус теленнән тест
30.09.2016
Бүген 5 класс укучылары рус теленнән тест эшләделәр.Тест биремнәре РЦМКО тарафыннан әзерләнеп, укучыларның белемнәрен 4 класста алынган белемнәрен тикшерү максатыннан оештырыла.
-
Көзге уңыш җыю дәвам итә 26.09.2016
Бүген мәктәп коллективы бакчада көзге уңышны җыйды. Укучылар укытучылар белән берлектә кишер һәм чөгендер алуда катнашты. Уңыш югары, укучыларның җәйге хезмәте бушка китмәгән. Ел әйләнәсе ашханәдә ашарлык витаминлы яшелчә әзерләде укучылар үзләренә!
-
Казанда-ярминкәдә! 25.09.2016
Шимбә көнне Казанда уку йортларының авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Әлеге чарада безнең мәктәп тә үз бакчасында үстергән яшелчә, җиләк-җимешләре белән катнашты. Казан халкы бигрәк тә безнең алмаларны яратып, бик тиз арада алып та бетерде.
-
Мәдәни көндәлек 16.09.2016
Башлангыч класс укытучылары Замалиева Ф., Шигабетдинова Г. "Мәдәни көндәлек" дәресе уздырды. Укучылар Татарстан, Яшел Үзән ягы мәдәнияте турында сөйләштеләр. Дәрес ахырында китапханәче Шәйхиева Г. укучыларга мәдәни көндәлекләрне өләште. Әлеге көндәлекләр укучыларга туган ягыбызның мәдәниятен тагын да тирәнтенрәк өйрәнергә, якыннанрак танышырга мөмкинлек бирер.
-
Белем көне белән! 01.09.2016
Барлык укытучыларны, укучыларны яңа уку елы белән тәбрик итәбез. Эшегездә һәм укуларыгызда уңышлар телибез!
-
Мәктәп дәрәҗәле кунаклар кабул итте 26.08.2016
Укытучыларның август киңәшмәсе кысаларында шәһәр һәм район мәктәпләре директорлары безнең мәктәптә кунак булдылар. Алар мәктәп тормышы белән якыннан таныштылар. Кабинетларда булдылар, күргәзмә белән таныштылар, мәктәп бакчасы буенча экскурсия ясадылар.
-
15 май-СПИД корбаннарын искә алу көне 17.05.2016
Бүген мәктәптә "СПИД-замана афәте" дигән тема астында ачык класс сәгате узды. Класс җитәкчесе Абзалина Л.Р. укучыларга кызыклы мәгълүматлар җиткерде, видеофильмнардан өзекләр күрсәтте. Шулай ук "СТОПСПИД" дигән хэштек астында акция узды.