МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ"
Визитная карточка
Адрес: | 422515, РТ, Зеленодольский район, с.Большие Ачасыры, ул. Ленина, д 10 |
Телефон: | +7(843)-712-56-28 |
E-Mail: | Sach.zel@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ачасырская ООШ ЗМР РТ" |
Руководитель: | Мухаметзянов Ильгам Ильдарович |
Год основания учреждения: | 1956 |
У нас учатся: | 19 |
У нас учат: | 11 |
МБОУ «Ачасырская основная общеобразовательная школа Зеленодольского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
КФУ галиме укучылар белән очрашты 26.10.2017
Бүген мәктәптә КФУ галиме, тарих фәннәре кандидаты Әскәр Гатин укучыларга ачык дәрес уздырды. Укучыларга чын галим белән очрашу, аның тарафыннан әйтелгән, сөйләнгән тарихи вакыйгалар шаһиты булу файдалы булды дип әйтәсе килә.
-
Көзге уңыш бәйрәме 25.10.2017
Көзге уңыш - "Сөмбелә" бәйрәме укучыларның иң яраткан бәйрәмнәреннән берсе. Быел ул тагын да матуррак, күңеллерәк узды. Һәр класс үзләре әзерләгән уңыш күргәзмәләрен, композицияләрен, тәҗрибә папкаларын, иҗади чыгышларын әти-әниләре һәм мәктәп коллективына тәкъдим итте. Чара чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Хәтер көненә багышланган класс сәгате 17.10.2017
Быел Казан шәһәрен Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан алынуына 465 ел тулды. Шул уңайдан мәктәп укучылары өчен "Хәтер көне" темасы астында класс сәгате узды. Чараны тарих укытучысы, тарих фәннәре кандидаты Камил Шәкуров уздырды.
-
Укытучылар көненә багышланган кичә 07.10.2017
Бүген мәктәптә Укытучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды. Укучылар яраткан мөгаллимнәренә үз чыгышларын бүләк иттеләр. Чакырылган кунаклар үз теләкәрен җиткезделәр. Бәйрәмдә шулай ук ветеран укытучылар да катнашты, аларга профсоюз оешмасы бастырган махсус китаплар бүләк ителде.
-
Ветеран укытучыларны котлау 05.10.2017
Мәктәп профсоюз оешмасы лаеклы ялда булган 29 ветеран укытучы һәм хезмәткәрләрне өлкәннәр һәм укытучылар көне белән котлап бүләкләр тапшырды.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2017
Бүген Халыкара укытучылар көне! Барлык укытучыларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә сабырлык һәм иҗади уңышлар, тырыш һәм аңлаучан укучылар телибез.
-
Өлкәннәрне котлау! 04.10.2017
Мәктәп укучылары үзләренә беркетелгән ялгыз өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләделәр. Ярдәм акциясе уздырдылар
-
Өлкәннәр белән очрашу! 04.10.2017
Бүген мәктәп укучылары мәчеткә йөрүче өлкәнннәр белән очрашу оештырды. Мәчет имам хатыйбы Кадыйров Равил абый укучыларга бик тә гыйбрәтле вәгазләр сөйләде, әхлаклылык турында бәян итте. Очрашу бергәләп чәй өстәле янында тәмамланды.
-
Туризм буенча ярышта 28.09.2017
Мәктәпнең яшь туристлары Яшел Үзән шәһәрендә узган җәяүле туризм буенча ярышларда катнашып кайттылар. 8-9 класс укучыларыннан торган 8 кешелек команда призлы урын ала алмасалар да, ирешелгән нәтиҗәләре куанырлык - 4-5 урыннар. Әлбәттә туризм белән җитди шөгыльләнүче "Бригантина", спорт мәктәпләре белән көрәшүе авыррак шул. Шулай да 6 кыз, 2 егеттән торган командабыз үзләрен көчлеләр рәтендә булуын күрсәтә алды. Афәрин, укучылар!
-
Чишмәләр чистарту акциясе бара 22.09.2017
Мәктәбебезнең 8 класс укучылары һәр эштә актив. Менә чишмә яннарын чистарту акциясенә дә алар беренчеләрдән булып кушылды. Класс җитәкчеләре Гафиятуллина Ә.Г җитәкчелегендә "Бәйрәш" чишмәсе буен чистартты алар. Афәрин, кызлар, егетләр! Чират кайсы класста булыр икән?