• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Ютазинский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Мало-Уруссинский детский сад "Лейсан" Ютазинского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Кече Урыссуы балалар бакчасы "Ләйсән"

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Мало-Уруссинский детский сад "Лейсан" Ютазинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Кече Урыссуы балалар бакчасы " Ләйсән"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423959, Республика Татарстан, Ютазинский район,. д.Малые Уруссу, ул.Советская, д.25А
Телефон: +7(855)-934-23-30
E-Mail: RS.Zagrtdinova@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ Мало-Уруссинский детский сад "Лейсан"
Руководитель: Загртдинова Раушания Сагадатовна
Год основания учреждения: 1969
У нас учатся: 7воспитанников (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 1 педагог

ВСЕ новости детского сада!!!

"Юл йөрү билгеләре көне!"

Опубликовано: 05.11.2015

Көзге каникул көннәренең берсендә, дөресрәге, 5 ноябрь көнне бакчада "Юл йөрү билгеләре көне" узды. Иртәнге якта балалар темага кагылышлы уеннар уйнады, раскраскалар буяды, юл билгеләрен ясады, әти-әниләр белән берлектә күргәзмә әзерләде.

Ә кичке якта әти-әниләр катнашында "Юлда йөри беләсеңме?" дигән КВН булды. Уен алдыннан "Юл йөрү кагыйдәләрен өйрән!" исемле фильм күрсәтелде һәм кичәгә чакырылган участок полиция инспекторы Галимов И.М. райондагы, республикадагы балалар катнашында  килеп чыккан юл транспорт фаҗигалары турында мәгълүмат бирде. Ул шулай ук әти-әниләргә машинада йөргәндә иминлек креслоларын һәм караңгы вакытта киемнәрдә яктырткыч эмблемалар куллану кирәклеген аңлатты. 

Юлларда һәм җәйге чорда велосипедта йөргәндә балалар белән бәла-казалар килеп чыкмасын өчен бакчада гына түгел, ә өйдә дә даими балаларга аңлатырга һәм үзегез үрнәк күрсәтергә тиеш дип ассызыклады инспектор. 

КВН барышында балалар һәм әти-әниләр үзләренең юл билгеләрен яхшы белүләрен күрсәтте, табышмакларга җавап тапты, бергә "Светофор" уены уйнады.

Кичә ахырында әти-әниләргә буклетлар һәм медальләр тапшырылды, ә балалар яктырткыч беләзекләр белән бүләкләнде.



К списку новостей