• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Ютазинский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Мало-Уруссинский детский сад "Лейсан" Ютазинского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Кече Урыссуы балалар бакчасы "Ләйсән"

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Мало-Уруссинский детский сад "Лейсан" Ютазинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Кече Урыссуы балалар бакчасы " Ләйсән"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423959, Республика Татарстан, Ютазинский район,. д.Малые Уруссу, ул.Советская, д.25А
Телефон: +7(855)-934-23-30
E-Mail: RS.Zagrtdinova@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ Мало-Уруссинский детский сад "Лейсан"
Руководитель: Загртдинова Раушания Сагадатовна
Год основания учреждения: 1969
У нас учатся: 7воспитанников (иностранные граждане отсутствуют)
У нас учат: 1 педагог

ВСЕ новости детского сада!!!

Мисс мама-2015

Опубликовано: 11.03.2015

                                                         Әни нинди бөек исем,

                                                           Нәрсә җитә ана булуга!

                                                                           Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

                                                             Бөтен күрке ана булуда!

Илебез хатын-кызлар көнен бәйрәм иткәндә, “Мисс Дюймовочка”, “Мисс страны”, “Татар кызы” һ.б. бәйгеләр үтеп кенә тора. Ә без кемнән ким-диде тәрбиячеләребез Минһаҗева Зилә Әмирҗан кызы һәм Флүзә Камил кызы.

11 нче март көнне Кече Урыссуы авылы “Ләйсән” балалар бакчасында”Мисс әни-2015”бәйгесе гөрләде. Ә максатыбыз: әти-әниләрне читтән күзәтечеләр булудан арындыру, аларның балалар белән бергә иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү , бергә башкаруларына сөенү иде.

 Бәйрәмебезнең беренче өлешендә әниләр балаларның чыгышларын карап хозурланды. Иң кечкенәбез Радельның :

Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга-дип,  шигырь сөйләве, әнисенә иң зур бәйрәм булгандыр.

 

Концерт номерларыннан соң,  “Мисс –әни” бәйгесе башланды . Әниләр дә, балалардай,чын күңелдән  ярышларда катнашты : рольгә кереп, “Яз килде”дигән әкият куйдылар, яулыклар белән төрле халык биюләрен башкарып “Җебегән”уенын уйнадылар. Ә балалар киеменә мода күрсәтү зур тамаша булды. Әти-әниләрнең осталыгына барыбыз да куанды. Чынлыкта , өй эшенә бирелгән биремне биргәндә, без үзебез дә кем дә булса аны эшләр дип ышанмаган  идек. Султанова Айгөл хәтта үзенә дә гәҗиттән принцесса күлмәген әзерләгән иде.Бәйге шигырь-җырлары белән үрелеп барды.

Әниләрнең әзерләгән ризыкларын күреп, аларның оста хуҗабикә булуына ышанасың.

Ярышка җанатар булып килгән абыйлар, әтиләр бәйгедә катнашучыларны дәртләндереп, көч биреп торды һәм бәйрәм белән котлап үзләре ясаган открыткаларны бүләк итте.

Бәйгене йомгаклап, жюри әниләребезгә истәлекле медальләр тапшырды. Ә кичәбезнең җиңүчесе “Мисс Әни-2015” исеменә, бишектәге сабыен өйдә калдырып ярышка килгән, яшь әниебез Ягфарова Светлана лаек булды. Бәйрәм кичәбез күңелле чәй табыны янында тәмам булды.

                                                                    I нче категорияле тәрбияче Фәхеретдинова Флүзә Камил кызы.



К списку новостей