Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Мало-Уруссинский детский сад "Лейсан" Ютазинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан республикасы Ютазы районы Мунипаль белем бирү учреждениесе Кече Урыссуы "Ләйсән" балалар бакчасы
Визитная карточка
Адрес: | 423959, Республика Татарстан, Ютазинский район,. д.Малые Уруссу, ул.Советская, д.25А |
Телефон: | +7(855)-934-23-30 |
E-Mail: | zagrtdinova68@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Мало-Уруссинский детский сад "Лейсан" |
Руководитель: | Загртдинова Раушания Сагадатовна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 9 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог |
ВСЕ новости детского сада!!!
Опубликовано: 12.05.2017
Татар гаиләсендә кечкенә сабый тугач, аңа матур мәгънәле исем кушу әти-әнинең бурычы. Менә шушы гүзәл йоланы Кече Урыссуы мәдәният йорты хезмәткәрләре җиренә җиткерерлек итеп, һәр мизгелен уйлап эшләгән. Монда без бишек җырларын, мәкальләр, сынамышлар, табышмаклар, мөнәҗәтләр дә, халкыбызда яшәгән ышануларны тыңладык. Кода-кодагыйлар һәм яшьләр арасында булырга тиешле хөрмәт, кунакчыллык, бер-берсен олылауны да күрдек. Ә бәйрәмгә килгән Камил хәзрәтнең үгет - нәсихәте, вәгазе бөтен тамашачылар өчен дә үтемле, файдалы булды.
Юк, онытылмаган әле Кече Урыссуы авылында халык йолалары һәм күңел бизәкләре!
Фойеда авыл халкының кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм ата-аналарның фантазиясенә дә һәркем сокланырлык иде.
Бәйрәмнең 2 өлешендә авыл үзешчәннәре һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре безне үзләренең җыр-биюләре белән сөендерде. Тамашачыларга бигрәк тә авылыбызның иң яшь буыны башкарган биюләр охшады."Кечкенә артистлар"ыбыз өчен балалар бакчасы мөдире Загртдинова Раушания Сәгадәт кызына, үзешчәннәребезгә авыл халкы исеменнән зур рәхмәтебезне биткерәсебез килә. Аларның эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете телибез!
К списку новостей