Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Мало-Уруссинский детский сад "Лейсан" Ютазинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан республикасы Ютазы районы Мунипаль белем бирү учреждениесе Кече Урыссуы "Ләйсән" балалар бакчасы
Визитная карточка
Адрес: | 423959, Республика Татарстан, Ютазинский район,. д.Малые Уруссу, ул.Советская, д.25А |
Телефон: | +7(855)-934-23-30 |
E-Mail: | zagrtdinova68@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Мало-Уруссинский детский сад "Лейсан" |
Руководитель: | Загртдинова Раушания Сагадатовна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 9 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог |
ВСЕ новости детского сада!!!
Проект: Җиңү алып килде май"
Опубликовано: 05.05.2017Туган илебез шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән 9 Май – Җиңү бәйрәмен көткәндә, Кече Урыссуы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре тыл ветераны, хөрмәтле укытучы Нәсимә апа Фәйзуллина белән очрашуга бардылар.
Быел үзенең 90 яшьлек юбилеен уздырган Нәсимә әби балаларны сөенеп каршы алды. Тәрбияче Зилә Әмирҗан кызы ветеранны Җиңү бәйрәме белән тәбрик итеп, үзе үстергән лалә чәчәкләрен бүләк итте, аңа ныклы сәламәтлек һәм балалары, онык-оныкчыкларының кадерлесе булып озын-озак яшәвен теләде.
Нәсимә әбинең сугыш вакытындагы истәлекләрен балалар кызыксынып тыңлады, әбигә сораулар яудырдылар. Гомер буе балаларга белем биргән укытучы ветеран һәр сорауга ашыкмыйча гына җавап бирде. “Без күргән авырлыкларны, ачлыкны, сугышны моннан соң беркемгә дә күрергә язмасын. Җиребездә һәрчак тынычлык булсын иде”, - дип теләкләрен теләде Нәсимә әби.
Очрашу сый белән тулы чәй табыны янында дәвам итте. Нәсимә әби үзенең чәен дә эчәргә онытып, һәр баланы үзенең тәмлүшкәләре белән сыйлады.
9 Май – Җиңү бәйрәменә багышланган митингта очрашуга өмет итеп ветеран – укытучы Нәсимә әби белән саубуллаштык.
Форсаттан файдаланып, районыбызның барлык сугыш һәм тыл ветераннарына балалар исеменнән матур тормышыбыз өчен рәхмәт әйтәсебез килә. Бәйрәм белән сезне ветераннар!
К списку новостей