Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Мало-Уруссинский детский сад "Лейсан" Ютазинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан республикасы Ютазы районы Мунипаль белем бирү учреждениесе Кече Урыссуы "Ләйсән" балалар бакчасы
Визитная карточка
Адрес: | 423959, Республика Татарстан, Ютазинский район,. д.Малые Уруссу, ул.Советская, д.25А |
Телефон: | +7(855)-934-23-30 |
E-Mail: | zagrtdinova68@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Мало-Уруссинский детский сад "Лейсан" |
Руководитель: | Загртдинова Раушания Сагадатовна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 9 воспитанников (иностранные граждане отсутствуют) |
У нас учат: | 1 педагог |
ВСЕ новости детского сада!!!
Әниләр көне!
Опубликовано: 24.11.2016Без бу проектларны һәркайсын гаилә темасы белән бәйләп үткәрдек, шуңа йомгаклау чарасын да бергә башкардык. Бәйрәмдә һәр бала үзенең әнисенә багышланган шигырен сөйләде, ә бу вакытта экранда аның әнисе белән төшкән фотосы күрсәтелде. Ул балаларга бик охшады.
Кичәнең икенче өлешендә "Әниләр һәм бәбиләр" бәйгесендә әбиләр һәм әниләр командалары үзләренең көчләрен сынашты. Алар бишек җыры башкару, балалар белән татар халык уенын оештыру, акча санау, ситуацияләр чишү, прическа ясау бәйгесендә ярышты. Яссы Тугай авылыннан кунакка килгән Сөмбелә әбинең (Радельның әбисе) һәм Халилова Гүзәлнең (Адельның әнисе) бишек җырын башкарулары күңелләргә үтеп керде. Элекке педагог Сөмбелә апа форсатны кулдан ычкындырмыйча, Әниләр көне белән котлап җыр башкарды. аларга җавап итеп Зарипова Алсу "Әниемә" җырын бүләк итте.
Ә балалар кунакларның күңелен күреп, ял минутларында үзләренең җыр-биюләрен башкарды. Бәйрәмебездә катнашучылар һәкайсы шаян призларга лаек булды.
К списку новостей