Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3 |
Телефон: | +7(843)-293-80-93 |
E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 160 детей, из них иностранных граждан - 8 |
У нас учат: | 12 педагог |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
А.С. Пушкинның туган көне 06.06.2023
6 июнь-рус халкының бөек шагыйре А.С. Пушкинның туган көне. Әлеге көн Рәсәйдә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак та билгеләнеп үтелә. Бу көнне балаларыбыз бөек шагыйрьнең әсәрләрен искә төшерделәр, бергәләп кызыклы өзекләрен тыңладылар.
-
1 июнь - Халыкара балаларны саклау көне 01.06.2023
Бүген бакчабызда 1 июнь - балаларны саклау, яклау көне узды. Балачак бәйрәмендә балалар актив катнашты: биеде, шигырь сөйләде, төрле эстафеталарда катнашты һәм уй-хыялларын рәсемгә төшерде. Бәйрәм уңаеннан теләкләрнең изгеләрен генә телисе килә: балаларыбызның гамьсез балачагы күңелле үтсе!. Һәр бала сау-сәламәт булып, әти-әниле тигез гаиләләрдә тәрбияләнсен!
-
"Чыгарылыш кичәсе" 29.05.2023
Сау бул инде, гүзәл бакча,
Безнең җылы оябыз.
Синдә үсеп канат ярдык,
Инде юлга чыгабыз.
Кадерле, мәктәпкә әзерлек балалары! Сезне беренче чыгарылыш кичәгез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ак юллар, белем илендә күп шатлыклар телибез!
-
"Татар кызы" конкурсы 24.05.2023
"Татар Кызчыгы -2023" катнашып, Яруллина Әдилә район күләмендә 1 нче урынны яулады. Аны һәм аңа булышкан кызларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Социаль партнерларыбыз 12.05.2023
Бүген безнең күптәнге дусларыбыз-социаль партнерларыбыз бездә кунакта. 3 нче номерлы музыка мәктәбендә укучылар һәм аларның укытучылары үзләренең талантлары белән бүлеште.
-
Үлемсез полк! 05.05.2023
Безнең һәр елгы Үлемсезлек полк акциясе ике бинада да быел да узды!
-
Бөек Җиңү бәйрәме! 04.05.2023
Бүген бакчабызда Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган музыкаль чаралар узды. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бу чараларда шигырьләр сөйләделәр, сугыш еллары җырларын җырлардылар, чын солдатларча, төрле ярышларда катнаштылар. Бәйрәм бер минут тынлык белән тәмамланды.
-
Г.Тукайның туган көне 26.04.2023
26 апрель-татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бакчабызда халкыбызның мәшһүр улының 137 еллыгына багышланган төрле чаралар узды. Төп бинада шагыйрьнең шигырьләреннән торган шигырь сөйләүчеләр конкурсы узса, филиалыбызда Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте.
-
25 апрель-бөтен Рәсәй Эколяталар көне 25.04.2023
Бүген, 25 апрель- бөтен Рәсәй Эколяталар көне. Безнең бакчабыз да Эколяталар көнен бик теләп үткәрде. Икенче төркем балалары экологик акциядә катнашса, зурлар төркеме яшь чыршылар утыртты, Эколята геройларын рәсемгә төшерде. Уртанчылар төркеме тәрәзә төбендәге үзләре утырткан бакчаны тәрбияләде. Ә мәктәпкә әзерлек төркеме балалалары тәрбиячеләренә үз мәйданчыкларын (участокларын) җыештырырга булышты.
-
Ләбиб Лерон белән очрашу 19.04.2023
Бүген бездә кунакта Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ләбиб Лерон. Ул балаларыбызга узенең күңелле шигырьләрен укыды. Балаларыбыз да җавапсыз калмады: аның шигырьләрен сәньгатьле итеп сөйләделәр.