Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3 |
Телефон: | +7(843)-293-80-93 |
E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 160 детей, из них иностранных граждан - 8 |
У нас учат: | 12 педагог |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Көлке көне 01.04.2025
1нче апрель — елның иң мөһим Көлке көне. Бу көнне дуслар белән бергә яки дуслардан рәхәтләнеп шаяртырга була. Көлке көне бөтен дөньяда билгеләп үтелә.
Бакчабызда да бу көнне уеннар һәм шаяртулар, мәзәкләр белән күңелле үткәрдек. -
PROэкология конкурсында җиңү! 27.03.2025
Район һәм шәһәркүләм узган Яшел подкаст PROэкология конкурсында җиңү яуладык. Балаларыбыз куйган экологик тематикалы, дару үләннәренә багышланган спектакль-реклама районда 2нче урын, шәһәрдә 3нче урынга лаек булды.
-
Татар фольклоры атналыгы 14.03.2025
"Карга боткасы" йоласы белән татар фольклоры атналыгы башланып китте. Безнең көннәребез милли киемнәр, милли бизәкләр, уеннар, бию-җырлар белән тулы булачак.
-
Масленница 10.03.2025
Рус халкының иң күңелле һәм борынгы бәйрәмнәренең берсе - Масленница. Бакчабызда ел саен бу бәйрәмне киң күңелле итеп үткәрәбез. Әти-әниләр актив катнашкач бу бәйрәм тагын да кызык уза.
-
8нче март бәйрәмнәре 06.03.2025
Әниләрне котлап бакчабызда бәйрәмнәр узды. Төрле уеннар, җырлар, биюләр белән балалар әниләрен котладылар.
-
Ватанны саклаучылар көне 24.02.2025
Ватанны саклаучылар көненә багышлап бакчабызда чаралар узды. Ике өлкәннәр төркеме әтиләрне, бабаларны спортлы эстафеталы бәйрәмгә чакырды. Төп геройлар да әтиләр булды. Күңелле узды бәйрәм! Әти- гаиләнең ныклы тоткасы, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.Бәйрәмдә катнашкан, бәйрәмгә көчләрен керткән әтиләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Туган телләр көне 21.02.2025
21 февраль - Туган тел көне. Бакчабызда бу бәйрәм уңаеннан шигырь бәйрәме узды. Һәрбер бала үз туган телендә оста итеп шигырь сөйләде. Бу - татар теле генә түгел, ә рус, үзбәк, таджик һ.б. телләр.Бакчабыз интернациональ бакча! Менә шулай, дус-тату яшибез.
-
Районкүләм җиңүчеләр 29.01.2025
Кызлар-йолдызлар районкүләм узган "Йолдызлы билет" конкурсында икенче урын яуладылар.
Акбарова Азиза Н.Носовның "Леденец" хикәясен, Лобода Есения Г.Х.Андерсенның "Дюймовочка" әкиятеннән өзек сөйләп искиткеч чыгыш ясадылар. Котлыйбыз! Әфарин!!! -
Ленинград блокадасын искә алу 27.01.2025
Бу атнада Ленинград блокадасын искә алабыз.
Ленинград блокадасы-безнең ил тарихында иң куркыныч һәм фаҗигале вакыйгаларның берсе, әмма бу хакта балачактан ук белергә һәм сөйләргә кирәк. Блокада-ул ачлык һәм салкынлык. Блокада-ул үлем. Әмма Блокада-ул әле җиңүгә ышаныч һәм яшәргә теләк тә!Блокада карлыгачы - яхшылыкка, туганнары һәм якыннары белән тиз арада очрашуга өмет символы. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Блокада карлыгачы" патриотик акциясенә кушылдылар. Алар үз куллары белән карлыгач ясадылар. Һәр бала ишеткән тема буенча дулкынлану хисләре кичерде. -
Йолдызлы билет 24.01.2025
Бакчабызда узган "Йолдызлы билет" бәйгесендә 8 талантлы бала үзләренең проза сөйләү осталыгын күрсәтте. Н.Носов, А.Чехов, Г.Х. Андерсен әсәрләрен искиткеч матур хисле сөйләделәр. Әфарин, балалар!