Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3 |
Телефон: | +7(843)-293-80-93 |
E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 160 детей, из них иностранных граждан - 8 |
У нас учат: | 12 педагог |
-
Ватанны саклаучылар көне 24.02.2025
Ватанны саклаучылар көненә багышлап бакчабызда чаралар узды. Ике өлкәннәр төркеме әтиләрне, бабаларны спортлы эстафеталы бәйрәмгә чакырды. Төп геройлар да әтиләр булды. Күңелле узды бәйрәм! Әти- гаиләнең ныклы тоткасы, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.Бәйрәмдә катнашкан, бәйрәмгә көчләрен керткән әтиләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
Туган телләр көне 21.02.2025
21 февраль - Туган тел көне. Бакчабызда бу бәйрәм уңаеннан шигырь бәйрәме узды. Һәрбер бала үз туган телендә оста итеп шигырь сөйләде. Бу - татар теле генә түгел, ә рус, үзбәк, таджик һ.б. телләр.Бакчабыз интернациональ бакча! Менә шулай, дус-тату яшибез.
-
Районкүләм җиңүчеләр 29.01.2025
Кызлар-йолдызлар районкүләм узган "Йолдызлы билет" конкурсында икенче урын яуладылар.
Акбарова Азиза Н.Носовның "Леденец" хикәясен, Лобода Есения Г.Х.Андерсенның "Дюймовочка" әкиятеннән өзек сөйләп искиткеч чыгыш ясадылар. Котлыйбыз! Әфарин!!!