Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3 |
Телефон: | +7(843)-293-80-93 |
E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
Год основания учреждения: | 1969 |
У нас учатся: | 160 детей, из них иностранных граждан - 8 |
У нас учат: | 12 педагог |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Хәтер көне 23.06.2025
22 июнь - сугыш башланган көн, ул Хәтер көне, кайгы көне. Без Ватан өчен җан биргән барлык бабаларыбызны, сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаучыларны, лагерьларда вафат булган, фашистлар тарафыннан үтерелүче балалар, аналарны искә алабыз.
-
Сабантуй 17.06.2025
Сабантуйга рәхим итегез!!! Бакчабызда татар милли бәйрәме. Алдан хаттә әрәпә дә үткәрелде.
Күңелле дә, җырлы да, уенлы да Сабантуе. Рәхәтләнеп бәйрәм иттек! Милли бәйрәмнәр белән таныштыру "Идел буена сәяхәт" проекты буенча бара. -
Рәсәй көне 12.06.2025
Рәсәй көнен бәйрәм итү алдыннан һәм балаларның дәүләт бәйрәмнәре турында күзаллауларын киңәйтү өчен, дәүләт символикасына хөрмәт һәм үз ватанына мәхәббәт тәрбияләү максатында балалар бакчасында төрле чаралар узды.
Россия символларына бәйле күңелле уеннар һәм конкурслар булды. Балалар һәр символның тарихы, аның әһәмияте һәм россиялеләр тормышындагы роле турында белделәр. Балалар үзләренең белемнәрен тикшерә һәм бердәм атмосферада команда рухын күрсәтә алдылар.
Балалар нәтиҗә ясадылар: җир йөзендә бик күп төрле искиткеч илләр бар, тик безнеке кебек бер генә: ул иң матур, иң яраткан, чөнки без монда тудык һәм яшибез. -
Чыгарылыш кичәләре 29.05.2025
Бүген шатлыклы да, күңелсез дә????. Бүген бакчабызга 4 ел йөргән балаларыбызның чыгарылыш бәйрәме. Кечкенә кәтүкләр инде зур үстеләр, акыл җыйдылар. Инде аларны мәктәпкә озатырга вакыт җиткән.
Балалар, сез һәрберегез безгә кадерле, һәрберегезне моңсуланып озатабыз.
Уңышлар сезгә!!! -
"Заботливая мама" - "Кайгыртучан әни" 22.05.2025
Ел саен үткәрелүче "Кайгыртучан әни" - "Заботливая мама" конкурсында да катнашмыйча калмадык. Балькявичене София ️һәм аның әнисе Таңсылу ханым киемнәрне яктылык кайтаручы тасмалар белән бизәп районда 3нче урынга лаек булдылар. Әфәрин!
-
"Хәтер шәме" - "Свеча памяти" 16.05.2025
Бүген бакчабызда 80нче мәктәп белән берлектә "Хәтер шәме" ("Свеча памяти") исемле поэзоконцерт узды.
Чара тантаналы атмосферада узды: балалар башкаруында «45 ел язы» вальсы, «Катюша» җыры, «Салют сиңа, Муса Җәлил» җыры яңгырады. Шигърият концертында сугыш чоры балаларына аерым урын бирелде. Советлар Союзы Герое Марат Казей турында кечкенә сценка куелды.Концерт номерлары интерактив уеннар белән чиратлашып барды, анда балалар Советлар Союзы Геройларын һәм кораллы көчләр гаскәрләре төрләрен искә төшерделәр. Чара кунаклары-Каюм Насыйри исемендәге 80нче мәктәп укучылары "Бабайга Җиңү өчен рәхмәт"җырын башкардылар. Хәтер шәме 188 нче балалар бакчасына тапшырылды.
-
"Акыллы уеннар" 15.05.2025
"АКЫЛЛЫ УЕННАР" Республикакүләм чемпионаты икенче тапкыр уза. Быел бакчабыздан чемпионатта Хәбибуллин Илхан һәм Зиганшина Самира катнаштылар. Проектны алып баручы, ел буе балалар белән татарча уеннарны уйнаучы Лилия Саубановнага зур рәхмәт!
-
Үлемсез полк 14.05.2025
Үлемсез полк бакчабызда! Хәтерлибез, онытмыйбыз сезне ветераннар, безнең аяз күкләребез сезнең тырышлык!
Сугышта булып арыслан
Ватанга җиңү яулаган,
Тыныч хезмәттә дан алган
Һәр ветеран – чын каһарман. -
Шигырь укучылар бәйгесе 13.05.2025
Бүгенге шигырь укучылар бәйгесе зур бәйрәмебез Ватанны яклаучыларга багышланды. Һәрбер бала тырышып зурлап әзерләнгән. Әфәрин!!!
-
Бөек Җиңүнең 80еллыгына багышланган чаралар 05.05.2025
Бакчабызда Бөек Җиңүнең 80еллыгына багышланган чаралар үтә. Максатлары балаларның Җиңү бәйрәменең асылына төшендерү, аларда бәйрәм рухы тудыру, аларда патриотик хисләр, Бөек Ватан сугышы ветераннарына олылау, хөрмәт тәрбияләү.