Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 420021, РТ, г. Казань, ул.С.Садыковой, д.3 |
| Телефон: | +7(843)-293-80-93 |
| E-Mail: | madou.273@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №273" |
| Руководитель: | Камалетдинова Ильмира Харуновна |
| Год основания учреждения: | 1969 |
| У нас учатся: | 160 детей, из них иностранных граждан - 5 |
| У нас учат: | 12 педагог |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №273 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Вахитовского района г.Казани/Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципаль автономияле учреждениясе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
комплектование на новый 2026-2027 учебный год.
06.04.2026
Уважаемые родители!
С 01 апреля 2026 года начнется комплектование детских садов г.Казани на новый 2026-2027 учебный год.
Направление ребенка в детский сад необходимо отслеживать в личном кабинете на Портале государственных услуг РФ.
Статус заявления «Направлен в ДОУ» означает, что в течение 30 дней со дня присвоения данного статуса, необходимо обратиться к руководителю детского сада.
Рекомендуем предварительно позвонить по номеру телефона детского сада 293-80-93 для согласования времени личного приема.
В случае, если до 15 апреля ребенок не получил направление в детский сад, рекомендуем родителям позвонить по телефону «горячей линии»
223-22-10 или обратиться к специалисту в районный отдел образования.
«Горячая линия» работает с понедельника по пятницу с 9.00 до 17.00 (перерыв на обед с 12.00 до 13.00).
Прием специалиста по вопросам устройства ребенка в детский сад в районном отделе образования осуществляется ежедневно с 10.00 до 17.00 (перерыв на обед с 12.00 до 13.00).
Детский сад планирует принять детей возрастной категории
- на Сары Садыковой, 3 (основное здание)
от 6 мес. до 1 года -____0__детей,
от 1 года до 1,5 лет - ___0___детей,
от 1,5 лет до 2 лет - ____0__детей,
от 2 до 3 лет - _23___ детей,
от 3 до 4 лет - __16___детей,
от 4 до 5 лет - ___7__детей,
от 5 до 6 лет - __0___детей,
от 6 до 7 лет - __1___детей.
- на Нариманова, 70 (филиал) - закрыт
-
Көлке көне 01.04.2026

Көлке көнен күңелле уеннар, кызыклы биюләр белән үткәрдек.
-
Театр көне 27.03.2026

Театр! Театр! Театр!
Бакчабызда театр дөньясына, театрга һәм театральләштерелгән уеннарга аерым игътибар бирелә. Чөнки уен - мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әйдәп баручы эшчәнлеге. Ә театр-уен идеяләрен тормышка ашыруның иң кызыклы, бай һәм иҗади формаларының берсе.
27 март көнне безнең балалар бакчасында театр көне үткәрелде. Бу көн кысаларында балалар өчен күңел ачу чаралары оештырды. «Театрлар нинди була», «Театрда үзеңне ничек тотарга» дигән әңгәмәләр үткәрелде. Балалар халык әкиятләре буенча театраль атрибутлар һәм әкият персонажларының төрле костюмнарын кулланып, театрның төрле төрләрен (өстәл, бармак театры, битлек театры, пантомима) кулланып, бик теләп уен-драматизация уйнадылар.
Мәктәпкә әзерлек төркеме рус теле тәрбиячесе Лилия Саубановна белән берлектә А.С.Пушкин әсәрен театральләштереп тамаша күрсәтте. -
Нәүрүз килә! 20.03.2026

Ә безгә Нәүрүз генә түгел, башка язгы бәйрәмнәр дә килде.
Бакчабызда Рәсәй халыклары бердәмлеге елы һәм "Идел буена сәяхәт" проекты кысаларында "Халыкларның язгы йолалары" дип исемләнгән фестиваль үтә.
Кечкенәләр һәм уртанчылар рус, татар халкының нинди язгы йола-бәйрәмнәре булуын күрсәтте. Татарларда ничек Карга боткасын үткәрүне, рус халкында Масленницаның ничек үтүен балалар чагыштырып күзаллый алдылар.
Өлкәннәр төркемендә дә язгы йолалар үтте. Башкорт халкының Каргатуй исемле йоласы белән дагестан халкының Нәүрүз бәйрәменнән күренеш күрсәттеләр.
Мәктәпкә әзерлек төркеме дә фестивальдә катнаша: мордва халкы бәйрәме Тундонь Вастома һәм удмурт халкы бәйрәме Гырын Быдтон.
Рәсәйнең байлыгы - халкында!
-
8нче март бәйрәмнәре 08.03.2026

4-6 март көннәрендә барлык төркемнәрдә иң матур 8 Март бәйрәмнә багышланган бәйгеләр узды. Әниләре белән бергәләп балалар үзләренең талантларын күрсәттеләр. Бәйрәмнәр чын мәгънәсендә яз һәм нәфислек атмосферасында узды! Безнең балалар үзләренең чыгышларына иң ихлас хисләрен салдылар:
•әниләр һәм әбиләр турында хисле җырлар җырлады,•язгы күңелле биюләр биеделәр,
•назлы, ягымлы шигырьләр укыдылар!
Без балаларыбыз белән горурланабыз! Язгы бәйрәм барлык әниләр һәм дәү әниләр өчен җылылык һәм наз белән тулы булсын!
Барыгызны да бәйрәм белән! Нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия сезгә, хыяллар тормышка ашсын, һәр көн шатлык һәм күңелле сюрпризларга тулы булсын дип телибез. Бу язгы бәйрәм елмаюлар, җылылык һәм иң ихлас комплиментлар алып килсен. -
Икенчел чимал җыю культурасын тәрбиялибез! 25.02.2026

Экологик чараларыбыз дәвам итә. Бакчабызга текстиль җыю өчен контейнер куйелды.
Бу проект икенчел чималны аерым җыю культурасын булдыру өчен пилот режимында эшли башлады.
Контейнерны дөрес куллану өчен төркемнәрдә чаралар үткәрелә. Өлкәннәр төркеме тәрбияче Ландыш Баграмовна белән уеннар ярдәмендә чүпне тиешле итеп сортировкалауны кабатлыйлар. -
Ватанны саклаучылар көне 24.02.2026

Бакчабызда Ватанны яклаучылар көне елдагыча спорт уеннары белән үтә.
Балалар зур кызыксыну белән хәрби???? биремнәргә кушылдылар: киртәләрне оста үттеләр, максатларга төз һөҗүм иттеләр һәм бергәләп уйнадылар. Аларның күзләрендә шатлык һәм чын команда рухы балкый иде! Бу чара балалар өчен кыюлык, ихтыяр көче һәм үзара ярдәмләшү кебек мөһим кыйммәтләрне булдыра! -
Ватанны саклаучылар көне 24.02.2026

Бакчабызда Ватанны яклаучылар көне елдагыча спорт уеннары белән үтә.
Балалар зур кызыксыну белән хәрби???? биремнәргә кушылдылар: киртәләрне оста үттеләр, максатларга төз һөҗүм иттеләр һәм бергәләп уйнадылар. Аларның күзләрендә шатлык һәм чын команда рухы балкый иде! Бу чара балалар өчен кыюлык, ихтыяр көче һәм үзара ярдәмләшү кебек мөһим кыйммәтләрне булдыра! -
Туган телләр көне 20.02.2026

21 февральдә мөһим халыкара бәйрәм — Бөтендөнья туган тел көне билгеләп үтелә.
Бу көнгә багышлап, шулай ук Халыклар бердәмлеге елының тантаналы ачышы итеп, бакчабызда "Халыклар - бер гаилә" исемле поэзоконцерт узды. Балалар үзләренең туган телләрендә җырладылар, шигырь сөйләделәр.
Бу көннең төп максатлары:
-мәдәни һәм тел төрлелеген популярлаштыру.
-туган тел өчен горурлык хисен һәм башка мәдәниятләргә хөрмәтне ныгыту. -
А.Бартога 120 яшь 17.02.2026

Сабыйларның яраткан шагыйрәсе Агния Львовна Бартоның тууына 120 ел тулуны музыкалы уенлы чара белән билгеләп үттек! Шигырь укуларсыз булмады, әлбәттә! Күп кенә нәниләр өчен чыгыш ясауның беренче тәҗрибәсе булды. Алар бик тырышып «уенчыклар» циклыннан яраткан шигырьләрен сөйләделәр: тәпие өзелгән аю, үҗәт үгез һәм хуҗа кыз ташлап киткән куян турында!
Әлеге шигърият бәйрәме балаларга чыгыш ясаудан шатлык кына түгел, бәлки игелеклелеккә, кайгыруга һәм юмор хисенә өйрәтүче искиткеч шигырьләр дөньясына кагылу да бүләк итте.









