Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
У нас учат: | 47 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм!
20.11.2020
Сәламәт булырга теләү – һәр кешенең табигый омтылышы. Сәламәт тормыш рәвеше күнекмәләре балачактан гаиләдә һәм мәктәптә үзләштерелергә тиеш. Чөнки физик һәм рухи яктан сәламәт бала гына яхшы укый, ата-анасына, җәмгыятькә файда китерә ала. Бүген 9а сыйныфында әлеге темага әңгәмә үткәрелде. Укучылар сыйныф сәгате кысаларында сәламәтлек кагыйдәләре турында сөйләштеләр.
-
"Эколята-табигатьнең яшь сакчылары
19.11.2020
Бүген гимназия укучылары "Эколята-табигатьнең яшь сакчылары" Бөтенроссия экология дәресендә катнаштылар. Әлеге чараның максаты-укучыларның табигатьне саклау буенча белемнәрен арттыру, экологиягә җаваплы караш тәрбияләү, табигый-фәнни белемнәрен күтәрү.
-
"Юл куркынычсызлыгы хәрәкәте буенча Россия күләмендә бердәм дәрес"
18.11.2020
17 нче ноябрь көнне гимназиядә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган “Юл куркынычсызлыгы хәрәкте буенча Россия күләмендә бердәм дәрес” дип исемләнгән чара үтте. Укучылар биредә юл кагыйдәләрен, тамгаларны кабатладылар, бу юнәлештә үзләренең белемнәрен сынап карадылар. Башлангыч сыйныф укучылары юл йөрү кагыйдәләренә бәйле рәсемнәр ясады, ә алар арасыннан иң яхшылары сайланып алынып урыннар да билгеләнде.
-
Призер Математической олимпиады памяти В.Р.Фридлендера
17.11.2020
Поздравляем ученика 11 а класса Надиманова Ахмеда (учитель Гильмиева Г.Г.), ставшего призером Математической олимпиады памяти В.Р.Фридлендера. Олимпиада ежегодно проходит в Казанском Федеральном Университете и собирает большое количество учащихся 8-11 классов г.Казани и республики Татарстан. Желаем Ахмеду успехов , побед и в дальнейшем.
-
Итоги "Петровских чтений"
16.11.2020
Поздравляем Ученицу 9 Б Класса Темирханову Алию С Успешным Выступлением На Республиканской Конференции «Петровские Чтения». Алия Представила Свои Исследования В Области Математика (Научный Руководитель Гильмиева Г.Г.) И Была Награждена Дипломом МОиНРТ, ТИСБИ .
-
Нинди һөнәр сайларга?
13.11.2020
Бүгенге көндә һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре дистәләрчә ел элек кебек үк мөхим сорау булып тора. Укучыларның үз һөнәрләрен дөрес сайлавында мәктәп зур роль уйный. Балаларның өстенлекле сыйфатларын исәпкә алып, билгеле бер юнәлештә үсешкә ирешергә укытучылар ярдәм итә. Мәсәлән, бүген 11 “а” сыйныфы укучылары өчен һөнәри юнәлеш буенча УФСИН вәкиле тарафыннан лекция үткәрелде. Без укучыларыбызга алдагы мөхим сайлауларында ялгышмауларын һәм уңышлар телибез!
-
Бугенге лагерь темасы «Без бергә» дип аталды
06.11.2020
Бугенге лагерь темасы «Без бергә» дип аталды. Укучылар «Республикам белән горурланам» дигән интеллектуаль уенда катнаштылар. Биредә отрядлар үзара көч сынаштылар. Шулай ук мастер-класста катнашып, керпе ясадылар. Без белем алырга гына түгел, спорт белән шөгыльләнергә дә өлгерәбез. Бүген «Күңелле стартлар» да узды.Көн кызыклы һәм файдалы үтте.
-
Яшьләр театрына экскурсия
05.11.2020
Лагерь үз эшен дәвам итә. Бүген балалар Болак урамында урнашкан Яшьләр театрында булдылар. Биредә алар кино жанрларын искә төшерделәр,үзләрен актерлар урынына куеп, төрле эмоцияләрен курсәттеләр, мультфильм карадылар. Көннең икенче яртысында әйдаманнар Билгесез солдат, Ватан Геройлары көненә багышланган сыйныф сәгатьләрен үткәрделәр. Бу көннән укучылар үзләренә кирәкле бик күп мәгълүмат тупладылар, күп яңалык белделәр.
-
«Театр ел»ына багышланган чаралар
03.11.2020
Укучылар лагерьда күңел ачып кына калмыйлар, ә вакытны файдалы итеп тә үткәрәләр. Бүген «Театр ел»ына багышланган чаралар узды. Балалар «Мәктәптән тыш эшләр» үзәгенә бардылар. Актерлык осталыгы буенча мастер-класста катнаштылар. Укучылар арасында шигырьләр конкурсы, әдәби-музыкаль композицияләр, театральләштерелгән тамашалар үткәрелде. Көн кызыклы һәм файдалы үтте.
-
«Энҗе бөртекләре» көзге сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде
02.11.2020
2 нче ноябрь көнне «Энҗе бөртекләре» көзге сәламәтләндерү лагере үз эшен башлап җибәрде. Балалар төркемнәргә бүленеп әйдәманнары һәм бер-берсе белән таныштылар, отряд почмаклары ясадылар, лагерь җырлары өйрәнделәр. 41 нче балалар китапханәсе китапханәчесе «Куркынычсыз балачак шәһәре» дигән темага сыйныф сәгате үткәрде. Көннең икенче яртысында төрле уеннар, конкурслар «Идеяләр ярминкәсе», инглиз теле, музыка буенча түгәрәкләр узды.