Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
У нас учат: | 47 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Бөтенроссия иншалар конкурсында җиңү
14.10.2020
5 б сыйныф укучысы Бурганов Ранэль Бөтенроссия иншалар конкурсының муниципаль этабында җиңүче булды. Җиңүче дипломы белән котлыйбыз!
-
Котлыйбыз!
13.10.2020
"Векториада 2020" Бөтенроссия конкурсында "Авторлык шигырьләре һәм проза" номинациясендә 1 урын алган рус теле укытучысы Толстова Валентина Ивановнаны котлыйбыз. Алга таба да уңышлар телибез!
-
Казанда «Милләт кроссы» узды
12.10.2020
10.10.2020 Казанның «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә бөтенроссия йөгерү көне - «Милләт кроссы» узды. Беренчел мәгълүматлар буенча, ярышларда 18 меңгә якын кеше катнашты. Бәйрәмдә катнашучылар арасында яшь спорт сөючеләр, спортчы-ветераннар һәм безнең гимназия укучылары да бар иде. Бу чарада катнашучыларга активлыклары өчен рәхмәт белдерәбез һәм аларга спортта уңышлар телибез!
-
ОБЖ буенча Бөтенроссия ачык дәресе
05.10.2020
Бүген, 5 нче октябрь көнне, безнең гимназиядә халык күп җыела торган урыннарда табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзен тотышына багышланган ачык дәресләр үткәрелде. Биредә бу темага багышланган презентацияләр каралды, лекцияләр укылды. Әңгәмәләр вакытында янгын куркынычсызлык мәсьәләләренә һәм ашыгыч хезмәтләрне бердәм “112” чакыру номерын куллануына аерым игътибар ителде.
-
ҺӨНӘРИ БӘЙРӘМ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ!
05.10.2020
Ел саен октябрь башында илебез матур бәйрәм – Россия укытучылары көнен билгеләп үтә. Нәкъ менә бу көнне безнең кадерле педагогларыбызга рәхмәт сүзләре әйтәләр, чәчәкләр һәм бүләкләр бүләк итәләр, концертлар оештыралар.
-
Барыбыз да өмәгә - гимназиябезне матурларга!
30.09.2020
Бу атна – гимназиябездә җыештыру өмәсе атнасы дип игълан ителде. Гадәттәгечә бу чара территорияне чистарту һәм аны яшелләндерү буенча сентябрьнең соңгы атнасында үткәрелә. Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә көнкүреш чүп-чарны, коры үләнне җыештырдылар. Өмә – ул җыештыру гына түгел, ул хезмәт һәм гражданлык-патриотик тәрбия дә. Безнең укучыларыбыз моны бик яхшы аңлыйлар һәм чисталык буенча үткәрелгән бу чараны хуплыйлар.
-
Гриппка каршы вакцинопрофилактика турында
25.09.2020
Гриппка каршы ел саен вакцинация ясау-гриппка каршы профилактиканың иң нәтиҗәле чарасы. 2020 елның 21-29 сентябрендә видеороликларны сылтама буенча карарга була:
https://www.youtube.com/watch?v=1YO_jXuNM8k
https://www.youtube.com/watch?v=i4USooD-plM
-
Татарча диктант
22.09.2020
26 октябрь көнне сәгать 11.00. гимназия бинасында (Казан шәһәре, Н.Назарбаев ур., 48) "ТАТАРЧА ДИКТАНТ” Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак. Барлык теләүчеләрне әлеге чарада катнашырга чакырабыз.
-
УКУЧЫЛАР ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ ҺӘМ РЕСПУБЛИКА ОЛИМПИАДАСЫНЫҢ МӘКТӘП ЭТАБЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
21.09.2020
21 сентябрьдән 24 октябрьгә кадәр мәктәп укучылары өчен Бөтенроссия һәм Республика олимпиадасының мәктәп этабы уза. Олимпиада исемлегенә 30дан артык фән кертелгән һәм аларның һәркайсында 4-11 сыйныф укучылары үз көчләрен сыный ала. Катнашучыларга уңышлар телибез!
-
Эвакуациягә әзер
16.09.2020
Бүген, 16нче сентябрь көнне, гимназиябездә планлы уку эвакуациясе үтте. Укучылар, укытучылар, гимназия хезмәткәрләре тиешле бөтен таләпләрне дә үтәделәр.