муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422729, РТ, Высокогорский район, с.Суксу, ул.Школьная, д.13 |
Телефон: | +7(843)-656-18-12 |
E-Mail: | Ssux.Vsg@tatar.ru, suksu@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Суксинская ООШ" |
Руководитель: | Закиров Айрат Булатович |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 35 учащихся |
У нас учат: | 14 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Бөек Җиңү бәйрәме 08.05.2015
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата бәйрәм оештырылды. Һәйкәл янында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны искә алдык, сугыш һәм тыл ветераннарын бәйрәм белән котладык. Укучылар тарафыннан эчтәлекле чара карадык. Күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, җырлар яңгырады. Соңыннан бәйрәмгә килгән кунакларны чәй өстәле янына чакырып кунак иттек.
-
Язгы бакча эшләре 06.05.2015
Укучыларыбыз мәктәп бакчасын казыдылар. Яхшылап тырмалап чөгендер, кишер, суган утырттылар. Барсы да тырышып эшләделәр
-
"Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап". Тыл ветераннары белән очрашу. 28.04.2015
Мәктәбебездә бүген тыл ветераннары белән очрашу оештырылды. Тыл ветераннары үзләренең сугыш чорына туры килгән балачаклары турында сөйләделәр. Алар сөйләгәндә хәтта күзләргә яшьләр килде. Күпме авырлыклар күрсәләр дә һәр туган көнгә куанып, киләчәккә өмет белән карап яши бирәләр. Һәрберсенең дә теләкләре бер: "Бүтән сугышлар булмасын!" .
-
"Җиңү хаты" 27.04.2015
"Изге эшләр атнасын" йомгаклап укучылар арасында "Җиңү хаты" акциясе оештырылды. Укучыларыбыз Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларына рәхмәт хатлары яздылар. Хатлар арасында бик бай эчтәлекле булганнары шактый булды. Үз гомерләрен аямыйча безгә якты тормыш бүләк иткән сугыш һәм тыл ветераннарына без чиксез рәхмәтле.
-
Өмә 25.04.2015
Бүген өлкән сыйныф укучылары мәктәп ишегалдын чистарттылар. Ишегалдыбыз чистарып, матурланып калды.
-
"Минем гаиләм" 25.04.2015
"Яхшы гамәлләр атнасы"ның бүгенге көн максаты- гаилә кыйммәтләрен, гаиләдәге тату мөнәсәбәтләрне пропагандалау. Шул максаттан бездә дә акция булып узды. Укучыларыбыз гаиләләре белән төшкән фотосүрәтләрне якладылар. Һәрбер гаилә традицияләргә бай. Һәр укучы гаиләсен бик ярата. Гаиләдәге татулыкның югалмавын телиләр.
-
Габдулла Тукай туган көн 25.04.2015
Бүген мәктәптә Габдулла Тукай көне билгеләп үтелде.
Туган көнең җиткән бу көннәрдә,
Тагын үткәнеңә күз салам.
Вакыт арбасына утырам да,
Үткән юлың буйлап кузгалам.
-
«Һәйкәлләргә юл.Изгелек ярминкәләре"» 25.04.2015
Яхшы гамәлләр атнасының бишенче көнендә мәктәп укучылары һәйкәл һәм мәктәп тирәсен чистарттылар.
-
"Яхшы гамәлләр көне" 23.04.2015
Бүген мәктәбебездә "Яхшы гамәлләр көне" үткәрелде. Укучыларыбыз тыл ветераннары янында булдылар.
-
Георгиевская ленточка 22.04.2015
Сегодня в школе по плану ВНД прошла акция "Георгиевская ленточка"