муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422729, РТ, Высокогорский район, с.Суксу, ул.Школьная, д.13 |
Телефон: | +7(843)-656-18-12 |
E-Mail: | Ssux.Vsg@tatar.ru, suksu@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Суксинская ООШ" |
Руководитель: | Закиров Айрат Булатович |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 35 учащихся |
У нас учат: | 14 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Мәктәп укучыларнының хокуклары һәм бурычлары. 15.09.2015
Бүген мәктәбебезнең барлык сыйныфларында да укучыларның хокуклары һәм бурычлары дигән исем астында сыйныф сәгатьләре булып узды. Укучылар презентация ярдәмендә бу темага карата белгәннәрен искә төшерделәр, белемнәрен ныгыттылар.
-
Ата-аналар җыелышы 15.09.2015
Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы булып узды. Ата-аналарга ГТО, психологик тестлар, олимпиада буенча аңлату эшләре алып барылды.
-
"Осенняя неделя добра" 08.09.2015
8 сентябрьдә барлык мәктәп укучылары Казан шәһәренең истәлекле урыннарына сәяхәт кылдылар. Экскурсовод бик кызыклы итеп тарихи материаллар белән таныштырды. "Көзге мәрхәмәтле эшләр" акциясе кысаларында иганәчебез Суыксу авыл җирлегеннән депутатлыкка кандидат - Назипов Ленар-бушлай зур автобус, экскурсовод тәкъдим итте, . Мондый мөмкинлек биргән өчен аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
"Сделаем вместе" 07.09.2015
7 сентябрь көнне "Бергә эшләрбез" - дигән исем астында сыйныф сәгатьләре узды. Түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүдә Суыксу авылы җирлеге башлыгы Низамиев Рамил Сәлим улы катнашты.
-
5 сентябрь- финанс грамотлылыгы көне
05.09.2015
Мәктәптә бүген 8-11 сыйныф укучылары катнашында финанс грамотлылыгы буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр булды. Суыксу җирлегегең бухгалтеры Закирова Л. Ф. "Электрон акчалар" турында мәгълүматлар бирде.
-
3 сентябрь-терроризмга каршы бердәмлек көне
03.09.2015
Бүген илебездә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Әлеге көн 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә оештырылды.
Бу көнне Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә беренче санлы мәктәпне кулга алу нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булды, шуның 186сы – балалар. Бесландагы коточкыч һәлакәттән соң дистә ел үтсә дә, ул әле дә кичәгедәй күз алдында. Ул вакытта бар кешелек вакыйгаларның ахыры яхшы тәмамлануын теләде, фаҗига урыныннан хәбәр көтте. Шуңа да теракт корбаннарын һәр ел саен бар дөнья искә ала.
Бүген илебез мәктәпләрендә, террорчылыкка каршы көрәш көне уңаеннан чаралары үткәрелде. Безнең мәктәптә дә һәрбер сыйныфта бу турыда әңгәмә үткәрелде. Террорчылык актында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык.
-
ГТО га әзерлек башланды 02.09.2015
Бүген мәктәбебездә көнебез иртәнге зарядкадан башланды. Көн саен укучыларыбыз иртәнге зарядкага төзеләчәк. Бу, чын мәгънәсендә, ГТО га әзерлек. Укучыларыбыз авырмасыннар, спортны белән һәрвакыт дус булсыннар .
-
Белем бәйрәме 01.09.2015
Мәктәптә бүген бәйрәм,
Бәйрәмнең дә ниндие?!
Барыбыз да көтеп алган
Кояшлы Белем көне.
Әйе, бүген безнең мәктәптә беренче кыңгырау яңгырады. Бәйрәм котлауларга бай булды. Кунаклар да үзләренең изге теләкләрен теләделәр. Балалар капиталь ремонт үткәрелгән, тагын да матурланган мәктәпткә дәртләнеп беренче дәрескә керделәр. Дәресләр өч звенога бүленеп үткәрелде. 1-4 сыйныф укучылар тынычлык дәресендә, 5-8 нче сыйныф укучылары ГТО буенча, ә өлкән сыйныф укучылары "Мин талантлы" дип исемләнгән дәрестә булдылар. Бу дәрестә Суыксу авылы җирлеге башлыгы Низамев Р. С., өстәмә белем бирү педагогы Гиниятов Г. И. катнашты. Дәресләр эчтәлек ягыннан бай иде.
-
Наркотикларсыз тормыш 29.06.2015
26 июнь көнне "Наркотикларсыз тормыш акциясе тәмамланды. Бу айлык буенча мәктәптә шактый чаралар үтте. План нигезендә каралган спорт чаралары оешкан төстә үтте. Балалар бу чараларда актив катнаштылар. Бигрәк тә егетләр актив булдылар. Футбол, воейбол, ГТО номаларын үтәү буенча да алдынгы булдылар. Соңгы көнне асфалька акбур белән язу буенча ярыш оештырылды. Шулай ук велосипед ярышы да күңелле узды. 6 сыйныф кызлары тарафыннан оештырылган "Мы за спорт"! исемле флеш-мобны барлык балалар да яратты. "Акция бетте" -дип кенә сәламәт яшәү рәвешен туктатырга ярамый. Балалар һәрвакыт хәрәкәттә булырга тиеш. Шул вакытта гына сау-сәламәт булып үсәрләр.
-
Соңгы кыңгырау 25.06.2015
Сау бул, мәктәп! Исәнме, яңа тормыш!
Бүген мәктәбебездә чыгарылыш кичәсе булды. 9 нчы сыйныфның 9 укучысы һәм 11 нче сыйныфның 2 укучысы кулларына аттестат алдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!