муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422729, РТ, Высокогорский район, с.Суксу, ул.Школьная, д.13 |
Телефон: | +7(843)-656-18-12 |
E-Mail: | Ssux.Vsg@tatar.ru, suksu@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Суксинская ООШ" |
Руководитель: | Закиров Айрат Булатович |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 35 учащихся |
У нас учат: | 14 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Парламент дәресе 09.02.2016
Бүген мәктәптә "Граждан. Җәмгыять. Дәүләт" - дигән тема астында 8-11 сыйныфларда парламент дәресе үтте. Дәрестә Суыксу авылы җирлеге башлыгы, авыл советы депутаты - Низамиев Р. С. катнашты. Ул укучыларны үзидарә эшчәнлеге белән таныштырды.
-
ГТО га хәзерлек 08.02.2016
Бу көннәрдә мәктәптә ГТО га хәзерлек бара. Укучылар көн дә чаңгыга чыгалар.
-
Химия атналыгы дәвам итә 05.02.2016
Бүген химия атналыгының чираттагы каралган чарасы - фәнни-тикшеренү эшләре буенча укучылар чыгышы булды. 10 нчы сыйныф укучысы Шигабиева Зөһрә Суыксу авыл чишмәсе буенча үткәргән эзләнү эше белән таныштырды.
-
Профориентация 04.02.2016
Бүген мәктәбебезгә Әтнә техникумыннан вәкил килде. Ул 9,10 сыйныф укучыларын техникум белән таныштырып китте. Техникумдагы юнәлешләр буенча аңлатма бирде. Аларны экзаменнарын уңышлы тапшырып, укуларын техникумда дәвам итәргә чакырды.
-
Гаилә бәйрәме 03.02.2016
Бүген Айбаш мәдәният йортында гаилә бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә 5 авыл җирлегеннән 6 гаилә катнашты.Бәйрәмдә безнең мәктәптән Гариповлар гаиләсе катнашты. Алар "Иҗади гаилә" номинациясе буенча 2 урынга лаек булдылар. Үзләренең чыгышлары белән гаиләләренең дус-тату икәнлекләрен күрсәттеләр, җырга -моңга осталыкларын расладылар. Дөрестән дә, Гариповлар гаиләсе бар яктан да үрнәк гаилә. Без аларга бәйрәмдә катнашканнары өчен бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга исәнлек-саулык, эшләрендә зур уңышлар, уллары Адилгә экзаменнарын уңышлы тапшырып үзе теләгән уку йортына керүен, олы уллары Раилнең исән -сау хезмәт итеп кайтуын теләп калабыз.
-
Ата-аналар җыелышы 29.01.2016
Мәктәптә бүген ата-аналар җыелышы булып узды. Көн тәртибендә гаиләдә хезмәт тәрбиясе, 1 яртыеллыкка йомгак, экзаменнарга хәзерлек турында мөһим мәсьәләләр каралды. Фельдшер Шакирзянова З. Р. гГрипп турында кыскача мәгълүмат бирде, профилактика чаралары турында аңлатты
-
ГТО! ГТО! 16.01.2016
Мәктәбебездә бүген ГТО фестивале булып узды. Укытучыларыбыз да, укучыларыбыз да чаңгы ярышына чыкты. Шундый матур көнне саф һавада рәхәтләнеп ял иттек, шулай ук укучыларыбыз тимераякта да шудылар. Тиздән кышкы ГТО нормалар тапшырачакбыз. Моның өчен көн дә әзерлек эшләрен алып барырга кирәк.
-
Күңелле стартлар 06.01.2016
Мәктәп спортзалында башлангыч сыйныф укытучылары "Күңелле стартлар" оештырдылар. Уеннарда балаларыбыз теләп катнашты. Хәтта шәһәрдән кайткан балалар да кунакка килделәр.
-
Күңелле яңа еллар! 05.01.2016
Бүген Суыксу мәдәният йортында балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә укучыларыбыз күп килде. Төрле-төрле уеннар уйнап, әйлән-бәйлән әйләнеп алар рәхәтләнеп ял иттеләр. Кыш бабай тәмле бүләкләр таратты. Бәйрәм өчен мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәт!
-
Котлы булсын яңа еллар! 27.12.2015
26 декабрь көнне мәктәбебездә 2 сменада яңа ел бәйрәме узды. Бәйрәмдә уку елының беренче яртысына нәтиҗәләр ясалды. Алдынгы укучыларга бүләкләр тапшырылды. Укучыларбыз бәйрәмдә бер-берсен яңа ел белән котладылар, бик матур концерт номерлары күрсәттеләр. Кыш бабай белән Кар кызы балаларга бүләкләр тараттылар.