муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422729, РТ, Высокогорский район, с.Суксу, ул.Школьная, д.13 |
Телефон: | +7(843)-656-18-12 |
E-Mail: | Ssux.Vsg@tatar.ru, suksu@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Суксинская ООШ" |
Руководитель: | Закиров Айрат Булатович |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 35 учащихся |
У нас учат: | 14 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Әти әни һәм мин-спорт сөюче гаилә 21.02.2016
Бүген клу белән берлектә "Әти-әни һәм мин-спорт сөюче гаилә" - дип исемләнгән гаилә бәйрәме оештырылды.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне 20.02.2016
20 февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә карата егетләрдән торган "Дуслык" һәм "Оптимистлар" командалары арасында ярыш узды. Егетләр өчен төрле кызыклы уеннар оештырылды. Кызларның чәчен үрү, хат язу, шигырь чыгару, җептән алма ашау һәм башка бик күп төрле конкурсларда егетләр сынатмады. "Дуслык" командасы егетләре остарак булып чыктылар. Аларга беренче урын бирелде. Уен төрләре арасында кызларыбыз мәктәбебезнең ир укытучыларын, малайларны, егетләрне бәйрәмнәре белән котлап концерт номерлары күрсәттеләр. Чара бик күңелле узды.
-
Виктория 19.02.2016
Укучыларыбыз "Виктория 2016" фестивалендә катнашып лауреат булдылар. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз.
-
Брэйн-ринг 17.02.2016
Тарих атналыгы кысаларында тарих укытучысы Закиров А. Б. 911 сыйныф укучылары белән "Брэйн-ринг" үткәрде. Кызыклы сорауларга укучыларыбыз бик теләп җавап бирделәр.
-
Лыжня-2016 15.02.2016
Безнең укучыларыбыз спортта һәрвакыт алдынгы урыннар алалар. Кичә булган чаңгы ярышында да 4 укучыбыз призлы урыннар яуладылар. Мәхмутов Зөлфәт, Сәйфуллин Булат - 3 урын; Низамиев Ришат, Шигабиева Зөһрә - 2 урын. Без аларны котлыйбыз.
-
Муса Җәлил туган көн 15.02.2016
Оборона -масса айлыгы кысаларында бүген укучыларыбыз Муса Җәлилнең тууына 110 еллыгын билгеләп үттеләр. Аның иҗаты буенча интеллектуаль уен оештырылды. Укучыларыбыз Җәлилнең әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Каһарман шагыйрь - Муса Җәлилнең иҗаты беркайчан да онытылмый, ә киресенчә аның белән кызыксыну елдан ел арта бара.
-
Идәннәрне рәтләдек 13.02.2016
Барлык укучыларның әтиләре, абыйлары килеп классларның идәннәрен алыштырдылар. Аларга ярдәмгә 9-11 класс егетләре да килде. Ир укытучыларыбыз компьютер классын рәтләделәр. Барысы да бик тырышып эшләделәр. Яңа линолеумнар җәйгәч классларыбыз тагын да ямьләнеп китте. Вакытларын табып мәктәбебезгә ярдәм итәргә килгәннәре өчен барысына да бик зур рәхмәт.
-
ГТО тапшырабыз 12.02.2016
Мәктәбебездә бүген укучыларыбыз чаңгы буенча ГТО нормаларын тапшырдылар. Укучыларыбыз нормативларны яхшы үтәделәр. Молодцы, укучылар!
-
Әлифба бәйрәме 11.02.2016
Мәктәптә бүген әлифба бәйрәме булды. 1 сыйныф укучылары әниләренә, укучыларга үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Кунакка "Дуслык" балалар бакчасы балалары да килделәр. Бәйрәмдә балаларны котлап матур бүләкләр тапшырдылар. Соңыннан укучылар әниләре алып килгән тәм-томнар белән сыйландылар.
-
Котлыйбыз! 10.02.2016
Укучыларыбыз Дөбьяз урта мәктәбенә пневматик мылтыктан ату буенча ярышта катнаштылар. 7 сыйныф укучысы Кадыров Илсаф 3 урынны алды. Мәктәп командасы гомуми баллар буенча 4 урынга лаек булды. Укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз. Молодцы!