• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Бирюлинская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422737 РТ. Высокогорский район пос.Бирюлинского зверосовхоза ул. В.Интернационалистов д. 12
Телефон: +7(843)-657-63-71
E-Mail: Sbir.Vsg@tatar.ru / birulisch@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ " Бирюлинская СОШ"
Руководитель: Медведева Нина Григорьевна
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 359
У нас учат: 28

Новости из жизни школы

Ко дню рождения Г.Тукая.

Опубликовано: 20.04.2012

 

                                                                                        

 

 

                                                                                                       "И туган тел,

 

                                                                                                      И матур тел!"

Һәркем өчен иң кирәкле,газиз,кадерле бу сүзләр.

Тиздән сөекле шагыйребез Габдулла Тукайга 126 яшь була.

Әйе,һәрбер татар кешесе өчен  бик күркәм бәйрәм бу.

Безнең  Бөреле мәктәбендә бу олуг бәйрәмне бик күңелле,эчтәлекле итеп уздыру ел саен традициягә кергән.

Ә быел апрель ае аеруча күңелле уза.Бәйрәм уңаеннан төрле ачык дәресләр, әдәби кичәләр,викториналар,КВНнар үткәрелә.

Бигрәк тә 8 сыйныфларының рус төркемнәре арасында булып үткән “Тамчы шоу”-интеллектуаль уен ,һәрберебезнең күңелләрендә озак сакланыр дип уйлыйм.

Шунысы куандыра : бу бәйгедә татар балалары гына түгел,башка милләт балалары да катнашты.Алар үзләренең Г.Тукайның туган теле-татар теленә булган хөрмәтләрен,ихтирамнарын саф татар телендә сөйләшеп,шигырьләр сөйләп,җырлар җырлап исбатладылар.

Рус телендә сөйләшүче балаларның никадәр Тукаебызның тормышын,иҗатын җентекләп өйрәнүләре,Татарстан тарихы белән кызыксынулары мәктәп коллективын шаккатырды.

Узебезнең телне яхшы белү,башкаларга да өйрәтү-безнең үзебездән генә тора икән!

“Тамчы шоу”-интеллектуаль уенында канашкан “Замана балалары”, һәм ”Зирәкләр “командалары үзләренең белемнәре,осталыклары  белән горурлану хисләре кичерделәр.Халык: ”Тамчыдан күл җыела “,-дип юкка гына әйтми ,күрәсең.

Без шушы “Тамчы шоу”-интеллектуаль   уенын татар теленә мәхәббәт тәрбияләү,аны хөрмәт итү,укучыларның белемнәрен үстерү,татар халкының тарихын өйрәнү нигезеннән чыгып үткәрдек.Татар халкының гореф-гадәтләрен ,тарихын ,үткәнен ,киләчәген чагылдырган кичәләр күбрәк

булсын иде.

 Хөрмәтлик,зурлыйк,саклыйк туган телебезне,чөнки ул безнең әби-бабаларыбыздан калган мирасыбыз һәм байлыгыбыз.



К списку новостей