муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 13 |
Телефон: | +7(843)-656-00-54;+7(843)-656-00-14 |
E-Mail: | SBkoval.Vsg@tatar.ru ; kovali74@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большековалинская ООШ" |
Руководитель: | Забиров Нагим Абдулхакович |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 28 учащихся |
У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
9 нчы сыйныф укучыларының ата- аналар җыелышы
03.04.2017
Бүген, ягъни 3 нче апрель көнне, мәктәп күләмендә 9 нчы сыйныф укучыларының ата- аналар җыелышы булып узды. Анда укучыларның ОГЭ ларга әзерлеге турында һәм пробный ОГЭ нәтиҗәләре турында сөйләшенде, һәр фән укытучысы үз фәненнән укучының өлгереше турында сөйләде.
-
"Халыкара балалар китабы көне" 02.04.2017
2 нче апрель- Халыкара балалар китабы көне . Шушы уңайдан , безнең мәктәпнең 3-5 сыйныф укучылары авыл китапханәсендә кунакта булдылар.Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиуллина Гөлнар Илдар кызы һәм авыл китапханәсе хезмәткәре Зарипова Әлфинур Габделхак кызы укучылар белән бик күңелле,эчтәлекле әңгәмә үткәрделәр.
-
Ветеранга ярдәм итәбез 01.04.2017
Бүген безнең мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары авылыбызның иң өлкән кешесе, Бөек ватан сугышы ветераны Җиһаншин Әгъзам абыйның капка төбен, ишек алдын җыештырырга булыштылар. Укучылар ветаранга ел әйләнәсе ярдәм итәләр.
-
Һәйкәл янын кардан чистарттык 01.04.2017
Авылыбыз уртасында, Бөек Ватан сугышында һаләк булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган обелиск әйләнә-тирәсен кардан чистарттык.
-
«Я выбираю село» VII республика конкурсы
31.03.2017
Бүген Яшел Үзән районының "Карауҗа гомуми урта белем бирү мәктәбе" кысаларында VII республиканский конкурс научно-исследовательских, проектных и творческих работ сельских учащихся 5-8 классов на основе естественно научных дисциплин «Я выбираю село» конкурсы булып узды. Шунда “История водоемов” номинациясендә Абдрахманова Гүзәл Илдар кызы җитәкчелегендә VII сыйныф укучысы Насыбуллина Лиана Зөлфәт кызы, үзебезнең авылның Изгеләр чишмәсе турында фәнни- гамәли эше белән чыгыш ясап, III урын алып кайттылар.
-
Сыерчык оялары конкурсы 18.03.2017
Бүген безнең мәктәптә сыерчык ояларыконкурсы булып узды. Барлык укучылар да сыерчык оялары алып килгәннәр. Кайбер укучылар өр-яңа оя ясаганнар,кайбер укучылар иске ояларны чистартып алып килгәннәр.Барлык укучыларның да хезмәтләре бәяләнде. Җиңүчеләрне "Чулпан" тыюлыгы вәкилләре Гыймадиев Фәнил Камил улы һәм Шакиров Рафис Зөфәр улы билгеләде. Җиңүче дип 5 сыйныф укучылары Зәбиров Рәзил һәи Рузәлләрнең яңа оялары табылды. Аларга җиңүче дипломы һәм Татарстанның Кызыл китабытапшырылды. Шулай ук Гыймадиева Алинә һәм Алия, Ахмадуллина Зөһрә һәм Зөбәрҗәт,Газизова Гөлназ, Шакирова Сәрвиназларның оялары да дипломга лаек дип табылды.
Фотолар карар өчен сылтама:https://edu.tatar.ru/v_gora/b-kovali/sch/page3261951.htm
-
"Нәүрүз" бәйрәме 18.03.2017
Бүген мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Нәүрүз" бәйрәменә багышланган бәйрәм тамашасы үткәрелде.
Фотолар карар өчен сылтама: https://edu.tatar.ru/v_gora/b-kovali/sch/page3261948.htm
-
"Карга боткасы" пешерү бәйрәме 18.03.2017
Укучылар авыл халкыннан, татар халкының гореф-гадәте буенча "Карга боткасы" пешерү өчен ярма җыйганнар иде.Бүген шул ярмалардан учак өстенә зур казан асып ботка пешерелде. Ботка ашарга авыл кешеләре дә, кунакка кайткан балалар да килде. Ашаудан калган ботканы кошларга дип сиптеләр.
Фотолар карар өчен сылтама:https://edu.tatar.ru/v_gora/b-kovali/sch/page3261943.htm
-
Экология елы уңаеннан IV Региональ конкурс 15.03.2017
Экология елы уңаеннан Республикабызда күп кенә конкурслар игълан ителә. Шундыйларның берсе: IV Региональный конкурс научно-исследовательских, проектных и творческих работ дошкольников и младших школьников
«Край родной, навек любимый, где найдёшь ещё такой!» 15 нче март көнне Яшел Үзән районы Бишнә авылында үтте. Шунда безнең II сыйныф укучысы Насыбуллина Ралина укытучы Насыбуллина Энҗе җитәкчелегендә “Природа нашей малой родины” номинациясендә үзенең туган ягы турында инша язып III урын алып кайтты.
-
Тиздән "Карга боткасы" пешерү бәйрәме булачак. 13.03.2017
Бүген мәктәп укучылары "Карга боткасы" пешерү бәйрәме өчен, төрле матур такмаклар әйтә-әйтә авыл кешеләреннән ботка өчен ярма җыйдылар. Авыл халкы бу бәйрәмне көтеп ала, такмаклар әйтеп , җырлар җырлап ярма җыючы балаларга бик теләп ярма бирәләр.