муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 13 |
Телефон: | +7(843)-656-00-54;+7(843)-656-00-14 |
E-Mail: | SBkoval.Vsg@tatar.ru ; kovali74@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большековалинская ООШ" |
Руководитель: | Забиров Нагим Абдулхакович |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 28 учащихся |
У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Кошларны кайгыртабыз 12.12.2017
Укучылар кошларга җимлекләр элделәр.
-
Кошларны кайгырту безнең бурыч 12.12.2017
Башлангыч сыйныф укучылары үзләре ясаган җимлекләргә ярмалар салып аларны агачларга элделәр.
-
Кар бураннары башлангач кошларга азык табу кыенлаша 12.12.2017
Укучылар үз кулларыбелән кошларга җимлекләр ясап элделәр.
-
Һәйкәлләргә юлны онытмыйк 09.12.2017
9 нчы декабрь - Россиядә Ватан Батырлары көне. Бу көндә безнең мәктәп укучылары авыл уртасындагы монумент-һәйкәл әйләнә- тирәсен кардан чистартып Бөек ватан сугышында һаләк булган авылдашлар истәлегенә чәчәкләр куйдылар. Аларның һәркайсы безнең яшь буын өчен чын Батыр.
-
Бөек Ватан сугышы ветеранына ярдәм 09.12.2017
Сугыш күргән, авырлыкларны җиңеп исән-сау әйләнеп кайткан Зиганшин Әгзам Зиганша улына укучылар җәен-кышын гел ярдәм итеп торалар.Ветеранның капка төбен кардан чистарту укучылар өчен күңелле эш. Чөнки алар тарихны яхшы беләләр. Бүгенге көн балаларын шулай рәхәт тормышта яшәвендә аларның өлешләре хисапсыз.
-
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
09.12.2017
"Международный день борьбы с коррупцией — отмечается ежегодно 9 декабря, начиная с 2004 года. Провозглашён Генеральной Ассамблеей ООН (резолюция № A/RES/58/4 от 21 ноября 2003 года). В этот день в 2003 году в Мексике была открыта для подписания Конвенция ООН против коррупции."
Безнең мәктәптә дә ел саен бу көндә мәктәпкүләм чара уздырыла. Бүген "Коррупция турында без нәрсә беләбез?" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде.
-
"Юнармия" сафларына кабул итү тантанасы 08.12.2017
Бүген безнең мәктәптә 6 нчы сыйныф тимурчыларын "Юнармия" сафларына кабул итү тантанасы булды. Бу тантанага Биектау районының хәрби комиссары А.Л.Найденов килде.Шулай ук Биектау районы "Юнармия" хәрәкәте штабы җитәкчесе Забиров Инсаф яшь "Юнармия"челәрнең хәрби антын кабул итте, значоклар такты. А.Л.Найденов удостоверениелар тапшырды.
-
"Час кода" укучыларны киләчәк һөнәрен өйрәнергә чакыра 04.12.2017
Бүген "Россия информатиклары көне". "Час кода" дип аталган Бөтенроссия белем акциясе менә дүртенче ел инде билгеләп үтелә. Шул уңайдан безнең мәктәптә бу чара бик истә калырлык булып үтте. Укучылар видеороликлар карадылар,"Час кода" чарасының нилектән шулкадәр әһәмиятле булуына программистлар мөрәҗәгате аша төшенделәр.
-
ӘНИЛӘР көненә багышланган бәйрәм концерты 27.11.2017
Бүген мәктәбебез укучылары әниләргә бик куңелле һәм эчтәлекле концерт куйдылар. Җырлар, биюләр төрле уеннар белән урелеп барды. Тамашадан соң әниләрне тәмле ризыклар белән сыйланырга ашханәгә чакырдылар. Күңелле бәйрәм кичәсе оештырган өчен укытучы Абдрахманова Гүзәл Илдар кызына һәм әзерләүдә катнашкан башка укытучыларга мәктәп җитәкчелеге зур рәхмәтен белдерә һәм катлаулы эшләрендә зур уңышлар тели..
-
Мәктәптә ата-аналар җыелышы булып узды. 22.11.2017
Бүген безнең мәктәптә ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта укучыларны өлгереше, тәртибе, укучыларның ашау мәсьәләләре каралды. Доклад белән математика һәм информатика укытучысы Зәбирова Даймә Мөхтәр кызы чыгыш ясады. Ул ата-аналарны "Госуслуги сайтында бердәм шәхси кабинет" белән таныштырды, сайттан, шәхси кабинет мөмкинлекләреннән файдаланырга өйрәтте. Җыелышның төп өлешеннән соң ата-аналар сыйныф җитиәкчеләре белән очраштылар. 9 нчы сыйныф ата-аналары имтиханга әзерләүче укытучылар белән очраштылар.