муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 13 |
Телефон: | +7(843)-656-00-54;+7(843)-656-00-14 |
E-Mail: | SBkoval.Vsg@tatar.ru ; kovali74@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большековалинская ООШ" |
Руководитель: | Забиров Нагим Абдулхакович |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 28 учащихся |
У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Чишмә әйләнә-тирәсен чүп-чардан чистарттык. 28.04.2017
Авылыбызның уртасында челтерәп агучы, авыл халкын йомшак тәмле суы белән туендыручы "Калимә" чишмәсенең тирәлеген чүп-чардан арындырдык.
-
Укытучылар мәктәп бакчасына карлыган утырттылар. 27.04.2017
Карлыган бик витаминлы , файдалы җиләк-җимеш. Шуңа күрә ,укытучылар коллективы мәктәп бакчасына яңа карлыган куаклары утырттылар.
-
Тукай туган көнне зур бәйрәм итеп билгеләп үттек. 26.04.2017
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.Г. Тукай -
Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан укучылар аның әсәрләрен сәхнәләштерделәр 26.04.2017 26 апрель – сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне – Татарстанда Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Бүген шул уңайдан республикабызда бәйрәм чаралары үткәрелде.Безнең мәктәп укучылары да бу чараны зурлап бәйрәм иттеләр.
-
Бүген 5 нче сыйныф укучылары математикадан Бөтенроссия тикшерү эше эшләделәр 20.04.2017
-
Бүген 5 нче сыйныф укучылары рус теленнән Бөтенроссия тикшерү эше эшләделәр 18.04.2017
-
Әлифба бәйрәме 17.04.2017
1 нче сыйныф укучылары Әлифба дәреслеген укып бетерүне бәйрәм иттеләр.
Фотолар карау өчен сылтама: https://edu.tatar.ru/v_gora/b-kovali/sch/page3280487.htm
-
Космонавтика көнендә зур бәйрәм 12.04.2017
Космоновтика көне уңаеннан мәктәптә зур бәйрәм оештырылды. Бу бәйрәмдә укучылар үзләре ясаган кәгазь самолетларын очырдылар. Иң оста самолет ияләре, ин ерак очучы самолет ияләре җиңүче дип табылды. 1 нче урында- 4 нче сыйныф укучысы Ялаков Айнур, 2 нче урында- 5 нче сыйныф укучысы Зәбиров Рәзил, 3 нче урында- 9 нчы сыйныф укучысы Садыйков Илназ.
Шулай ук "Югары пилотаж" конкурсында кызлар зур осталык күрсәттеләр.1 нче урында - 8 нче сыйныф укучысы Әхмәдуллина Зөбәрҗәт, 2 нче урында - 5 нче сыйныф укучысы Зарипова Инзилә, 3 нче урында - 7 нче сыйныф укучысы Вәлиева Таңсылу.
Фотолар карау өчен сылтама:https://edu.tatar.ru/v_gora/b-kovali/sch/page3280485.htm
-
«Минем кече Ватаным» II регионара фәнни-гамәли конференциясе 07.04.2017
Янәдән конкурс!!! Бүген, ягъни 7 нче апрель көнне, безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге гимназиясендә РФ да экология елына багышланган, «Минем кече Ватаным» II регионара фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясап кайттылар. II сыйныф укучысы Насыбуллина Ралина лауреат исеменә лаек булды.Җитәкчесе Насыбуллина Энҗе.
-
«Минем кече Ватаным» II регионара фәнни-гамәли конференциясе 07.04.2017
Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге гимназиясендә РФ да "Экология елы"на багышланган, «Минем кече Ватаным» II регионара фәнни-гамәли конференциясендә чыгыш ясап VII сыйныф укучысы Насыбуллина Лиана II дәрәҗә дипломга лаек булды.Җитәкчесе Абдрахманова Гүзәл Илдар кызы. Укучыларны һәм әзерләгән укытучыларын да чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз.