муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 13 |
| Телефон: | +7(843)-656-00-54;+7(843)-656-00-14 |
| E-Mail: | SBkoval.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большековалинская ООШ" |
| Руководитель: | Забиров Нагим Абдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 27 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Якташ язучылар белән очрашу 14.12.2017

Бүген безнең мәктәпкә якташ язучыларыбыз Рафис Корбан, Солтан Шәмси, Ләлә Сабирова-Гыймадиева һәм Алмаз Гыймадиев килде. Бу очрашу шулай ук якташ язучыбыз Альберт Хәсәновның 80 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылды. А.Хәсәнов үзе килә алмады.
Язучы-прозаик һәм журналист Альберт Бари улы Хәсәнов (әдәби тәхәллүсе – Альберт Ашыт) 1937 елның 1 декабрендә Татарстанның элекке Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Кече Кавал авылында укытучы гаиләсендә туа.
Балалар шагыйре һәм драматург Рафис Корбан (Рафис Харис улы Корбанов) 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Кече Битаман авылында крәстиян гаиләсендә туа.
Солтан Шәмси (Солтан Сәләх улы Шәмсетдинов) 1946 елның 10 февралендә Татарстан Республикасының Биектау (элекке Дөбъяз) районы Суыксу авылында крәстиян гаиләсендә туа. Балачак еллары һәм үсмер чагы шул ук районның Юртыш авылында уза.
Балалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (Гыймадиева) 1947 елның 1 мартында Татарстанның Дөбьяз районы Мәмдәл авылында (хәзер Биектау районына карый) укытучылар гаиләсендә туган.
Алмаз Марс улы Гыймадиев 1972 елның 20 июлендә Татарстан Республикасының Биектау районы Олы Битаман авылында укытучылар гаиләсендә туа.
Күргәнегезчә, алар барысы да безнең якташлар. Районыбыз табигате,халкытурында бик күп әсәрләр иҗат иткән алар.
Язучылар безнең мәктәптә еш булалар. Кунакларыбыз тагын килергә вәгъдә иттеләр.Укучыларга, мәктәп китапханәсенә күп кенә китапларын бүләк итеп калдырдылар.
-
Бүген Россия Федерациясе Конституциясе көне 12.12.2017

12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне.1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән төп закон Кеше хокукларын һәм ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Татарстанлылар Россия халыкларының бердәм гаиләсендә уртак уй-фикерләр һәм мәнфәгатьләр белән яши, демократик үзгәрешләр һәм ирешкән казанышлар белән горурлана. Илебезнең иминлеге һәм алга таба үсеше һәр гражданның тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтенә, һәр төбәкнең уңышына бәйле.
Безнең мәктәптә дә бу чарага багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.
-
Кошларны кайгыртабыз 12.12.2017

Укучылар кошларга җимлекләр элделәр.
-
Кошларны кайгырту безнең бурыч 12.12.2017

Башлангыч сыйныф укучылары үзләре ясаган җимлекләргә ярмалар салып аларны агачларга элделәр.
-
Кар бураннары башлангач кошларга азык табу кыенлаша 12.12.2017

Укучылар үз кулларыбелән кошларга җимлекләр ясап элделәр.
-
Һәйкәлләргә юлны онытмыйк 09.12.2017

9 нчы декабрь - Россиядә Ватан Батырлары көне. Бу көндә безнең мәктәп укучылары авыл уртасындагы монумент-һәйкәл әйләнә- тирәсен кардан чистартып Бөек ватан сугышында һаләк булган авылдашлар истәлегенә чәчәкләр куйдылар. Аларның һәркайсы безнең яшь буын өчен чын Батыр.
-
Бөек Ватан сугышы ветеранына ярдәм 09.12.2017

Сугыш күргән, авырлыкларны җиңеп исән-сау әйләнеп кайткан Зиганшин Әгзам Зиганша улына укучылар җәен-кышын гел ярдәм итеп торалар.Ветеранның капка төбен кардан чистарту укучылар өчен күңелле эш. Чөнки алар тарихны яхшы беләләр. Бүгенге көн балаларын шулай рәхәт тормышта яшәвендә аларның өлешләре хисапсыз.
-
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
09.12.2017
"Международный день борьбы с коррупцией — отмечается ежегодно 9 декабря, начиная с 2004 года. Провозглашён Генеральной Ассамблеей ООН (резолюция № A/RES/58/4 от 21 ноября 2003 года). В этот день в 2003 году в Мексике была открыта для подписания Конвенция ООН против коррупции."
Безнең мәктәптә дә ел саен бу көндә мәктәпкүләм чара уздырыла. Бүген "Коррупция турында без нәрсә беләбез?" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде.
-
"Юнармия" сафларына кабул итү тантанасы 08.12.2017

Бүген безнең мәктәптә 6 нчы сыйныф тимурчыларын "Юнармия" сафларына кабул итү тантанасы булды. Бу тантанага Биектау районының хәрби комиссары А.Л.Найденов килде.Шулай ук Биектау районы "Юнармия" хәрәкәте штабы җитәкчесе Забиров Инсаф яшь "Юнармия"челәрнең хәрби антын кабул итте, значоклар такты. А.Л.Найденов удостоверениелар тапшырды.
-
"Час кода" укучыларны киләчәк һөнәрен өйрәнергә чакыра 04.12.2017

Бүген "Россия информатиклары көне". "Час кода" дип аталган Бөтенроссия белем акциясе менә дүртенче ел инде билгеләп үтелә. Шул уңайдан безнең мәктәптә бу чара бик истә калырлык булып үтте. Укучылар видеороликлар карадылар,"Час кода" чарасының нилектән шулкадәр әһәмиятле булуына программистлар мөрәҗәгате аша төшенделәр.









