муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422727, Республика Татарстан, Высокогорский район, село Большие Ковали, улица Школьная, дом 13 |
Телефон: | +7(843)-656-00-54;+7(843)-656-00-14 |
E-Mail: | SBkoval.Vsg@tatar.ru ; kovali74@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большековалинская ООШ" |
Руководитель: | Забиров Нагим Абдулхакович |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 28 учащихся |
У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большековалинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/ "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Чәчәкләр гөрләп үсәчәк 17.05.2017
Быел мәктәп бик күп төрле чәчәк үсентеләре үстерде. Шулардан тыш, кайбер чәчәкләрне турыдын-туры туфракка да чәчтеләр. Укучылар һәм укытучылар ярдәме белән алар гөрләп үсәчәк.
-
Укучылар яшелчә утырттылар. 16.05.2017
Мәктәп бакчасында җир яшелчә утыртырлык булып өлгерде. Мәктәп тракторы белән бакча сукаланды.Бүген укучылар укытучылар белән бергәләп яшелчә утырттылар.
-
Авыл уртасындагы обелиск янында митинг булды 08.05.2017
Бүген авыл уртасындагы Бөек Ватан сугышында һаләк булган авылдашлар истәлегенә куелган обелиск янында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг булды. Укучылар,укытучылар , ветераннар һәм авылдашларны район хакимияте вәкиле Газизов Рафис Гарафи улы, авыл җирлеге башлыгы Мифтахов Айнур Гомәр улы, мәктәп директоры Зәбиров Нәгыйм Абдулхак улы һәм "ТатмелиарацияАгро"вәкиле котлады һәм тыныч имин тормыш теләделәр.
-
Парникта эш гөрли 02.05.2017
Тәрәзә төбендә үстерелгән үсентеләрне парникка күчерү эшләре гөрләп бара. Мәктәп кирәк кешеләргә яшелчә, чәчәк үсентеләре сата башлады инде.
-
Бакча казу эшләре башланды 02.05.2017
Яшелчә,чәчәк утырту өчен башта түтәлләр казырга кирәк. Укучыларыбыз бу эшнең никадәр әһәмиятле икәнен аңлыйлар, бик тырышып эшлиләр.
-
1 май эстафетасында безнекеләр өченче урында.
30.04.2017
Бүген Биектауда 1 май- ял һәм хезмәт бәйрәменә багышланган эстафета булып узды. Безнең мәктәп командасы 3 нче урынны яулады. МОЛОДЦЫ! КОТЛЫЙБЫЗ! Спорт ярышларында яңа үрләр яулагыз!
-
Шимбә өмәсе гөрләп узды 29.04.2017
Башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары зур тырышлык белән мәктәп алдын җыештырдылар.
-
Шимбә өмәсендә барысы да тырышып эшләде 29.04.2017
Өмәдә барлык укучылар да тырышып эшләде. 5-6 сыйныф укучылары мәктәп коймасының тышкы ягын кипкән яфраклардан, улән калдыкларыннан чистарттылар.
-
Өмәдән соң бөтен җирдә чисталык булырга тиеш 29.04.2017
8 сыйныф укучылары чиялекне корыган яфрак, чыбык-чабыклардан арындырды.
-
Тырышып җыештыргач бакча матурланып кала. 29.04.2017
Мәктәптә укучылар саны аз булуга карамастан, шимбә өмәсендә барлык укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр бик тырышып эшләп, мәктәп ишек алдын, капка төбен, яшелчә-агач бакчаларын чистартып бетерергә өлгердек.