МБОУ «Стародрюшевская начальная общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/Иске Дөреш бюджет гомуми белем бирү учреждениясе Тукай муниципаль районы Татарстан Республикасы "Иске Дөрешбашлангыч гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423876, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Старый Дрюш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-249-15-12 |
| E-Mail: | Ssdr.Tuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Стародрюшевская НОШ" |
| Руководитель: | Андаржанова Навбахор Расуловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 2 ученика |
| У нас учат: | 1 учитель |
МБОУ «Стародрюшевская начальная общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/Иске Дөреш бюджет гомуми белем бирү учреждениясе Тукай муниципаль районы Татарстан Республикасы "Иске Дөрешбашлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 26.12.2019

Яңа ел- барыбыз да яратып һәм көтеп ала торган бәйрәмебез . Бәйрәмдә маскарад костюмнарыннан киенгән балалар төрле әкият геройлары белән очраштылар. Урман җәнлекләре, Кыш бабай, Кар бабай һәм әкият персонажлары белән бергәләп маҗаралы Яңа ел тамашасында катнаштылар. Балалар матур җырлар җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр. Ата-аналар һәм балалар күтәренке кәеф белән күңелле ял иттеләр. Соңыннан һәр бала Кыш бабайдан бүләк-күчтәнәч алды.
-
Единый урок "Безопасный интернет". 05.12.2019

-
"День словаря" 26.11.2019

Укучылар авыл китапханәсендә экскурсиядә булып кайттылар. Китапханәче Гилманова Г.А. укучыларны төрле словарьлар белән таныштырды, э класс җитәкчесе словарьларның барлыкка килү тарихыннан төрле кызыклы мәгълүмат бирде. Шулай ук балалар китаплар һәм вакытлы матбугат белән таныштылар. Һәр укучы өйдә уку өчен үзенә ошаган китап сайлап алып киттеләр.
-
Әниләр көне 22.11.2019

Иске Дөреш башлангыч мәктәбендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәм иртәсе "Минем әни иң яхшысы!" исемле тормыш дәресе белән башланып китте. Шулай ук әниләр өчен бәйрәм программасы да әзерләнгән иде. Укучылар әниләрен мактап, рәхмәт шигырьләре сөйләделәр, матур җырлары белән сөендерделәр. Бәйрәм төрле кызыклы уеннарга да бай булды. Соңыннан инде укучылар әниләре белән бергәләп өстәл артында тәмләп чәй эчтеләр.
-
Республиканская олимпиада по математике для школьников 1-4 классов «Эверест» 09.11.2019

-
Халыклар бердәмлеге көне 29.10.2019

-
Уңыш бәйрәме 25.10.2019

Мәктәбебездә башлангыч сыйныфларының традицион бәйрәме-Уңыш бәйрәме булды. Икмәк, иген, уңыш турында белемнәрен арттыру белән бер рәттән үзләренең белемнәрен дә сынадылар.Бәйрәм укучыларның шигырь, җырлары белән үрелеп барды.Балалар төрле конкурсларда катнаштылар, үзара көч сынаштылар. Файдалы да, күңелле дә бәйрәмнән балалар, әти-әниләр, кунаклар канәгать калды.
-
Китапка икенче тормыш бүләк ит 23.10.2019

Иске Дөреш башлагыч мәктәбе укучылары "Китапка икенче тормыш бүләк ит" акциясендә бик теләп катнаштылар. Балалар өйләреннән бүләк итеп яңа китаплар алып килделәр. Иске, таушалган китапларны “дәваладылар”. Әлеге чарада укучылар гына түгел, укытучылар да бик теләп катнашты. Балалар яңа китапларны зур кызыксыну белән карадылар, кайберләрен укырга да алдылар.
-
Көздә кунакта 23.10.2019

Бу көннәрдә көз безгә үзенең иң матур чагын - табигатьнең алтын төскә күмелгән вакытын бүләк итә. Табигатьнең матурлыгын күреп калу, кыш буена җитәрлек көч һәм энергия җыю максатыннан экскурсияләр оештырабыз. Башлангыч сыйныф укучылары класс җитәкчесе белән берлектә әрәмәлеккә һәм Салкын чишмәгә бардылар. Балалар көзге табигатьтәге төсләрне, үзгәрешләрне күзәттеләр. Агач яфракларыннан гербарийлар ясадылар. Ял итү белән бергә дәресләрдә алган белемнәрен дә ныгыттылар.
-
Татарча диктант Яз! 19.10.2019
















