МБОУ «Стародрюшевская начальная общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/Иске Дөреш бюджет гомуми белем бирү учреждениясе Тукай муниципаль районы Татарстан Республикасы "Иске Дөрешбашлангыч гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423876, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Старый Дрюш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-249-15-12 |
| E-Mail: | Ssdr.Tuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Стародрюшевская НОШ" |
| Руководитель: | Андаржанова Навбахор Расуловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 2 ученика |
| У нас учат: | 1 учитель |
МБОУ «Стародрюшевская начальная общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/Иске Дөреш бюджет гомуми белем бирү учреждениясе Тукай муниципаль районы Татарстан Республикасы "Иске Дөрешбашлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35
-
Вместе веселее. 06.08.2014

С 4.08 у нас начала работать "Досуговая площадка".
-
Уңышлар сезгә, укучылар! 24.05.2014

Безнең Иске Дөреш төп гомуми белем бирү мәктәбен 6 укучы тәмамлый. 2 кыз һәм 4 егет өчен имтиханнар якынлаша. Аларның төп максатлары имтиханнарны яхшы гына тапшырып кулларына аттестатлар алу. Уңышлар юлдаш булсын!
-
Соңгы кыңгырауларның моңлы яңгыраулары 24.05.2014

Быел безнең Иске Дөреш төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме аеруча матур һәм истәлекле булып узды. Бәйрәмдә район хакимияте башлыгы Вәсил Гариф улы Хаҗиев катнашты.
Хакимият башлыгы Вәсил Гарифович үзенең чыгышында чыгарылыш класс укучылары һәм аларның әти-эниләренә мөрәҗәгать итеп болай диде: “Кеше кайда гына, кем генә булып эшләмәсен, хезмәтне яратырга, җиргә якын булырга тиеш. Сезнең арада авыл хуҗалыгын, аның хезмәтен яратучы укучылар булу сөендерә. Ата-аналар, сезгә мөрәҗәгатъ итәм. Балаларыбыз өчен иң җаваплы чор: дәүләт имтиханнарын уңышлы гына биреп, алдагы тормышка профессия сайлау вакыты җитте. Яшьләргә дөрес юнәлеш биреп, киләчәктә үзләре яратып башкарырдай һөнәр сайларга ярдәм итик”.
-
Хәвефсез тәгәрмәч
20.04.2014
18 апрель көнне район күләмендә "Хәвефсез тәгәрмәч" конкурсы булып узды. Укучылар велосипедта фигуралы йөрү, юл кагыйдәләрен белү һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча көч сынаштылар.
-
Барыбыз да өмәдә!
20.04.2014
19 апрель көнне бөтен коллектив җыелып өмәгә чыктык. Кардан ачылып кипкән урыннар чистарып калды. Алдагы атнада да өмәләр дәвам итәчәк. Актив булыйк!!!
-
Язгы каникуллар бара. 27.03.2014

Язгы каникуллар да башланды. Мәктәп укучылары күңелле итеп, файдалы да итеп уздырырга тырышалар буш вакытларын. Кемдер кошларга оялар ясый, кемдер вакытын спортка багышлый. Ә менә 9 класс укучылары һәр көнне алда торган имтиханнарга эзерләнәләр.
-
Һөнәрләр парады 21.03.2014

Мәктәптә "Һөнәрләр парады" дип аталган конкурс уздырылды. Конкурста һәр класс актив катнашты. Һөнәрләр турында презентацияләр әзерләнде, фото - выставка уздырылды.
-
Мәктәптә математика атналыгы 11.03.2014

Мәктәптә математика атналыгы узды. Атналык барышында көн саен бер мавыктыргыч чара уздырылды.
1-4 класслар "Математика иленә сәяхәт" кичәсе уздырдылар. 5-6 класслар арасында "Саннар иле" дип исемләнгән телдән журнал һәм "Кызыклы математика" исемле сабан туе оештырылды. 8-9 класслар "Яшь матемтиклар" турнирында катнаштылар. Барлык укучылар да "Ребус" конкурсында катнаштылар.
-
Бәйрәм белән, әниләр, апалар-кызлар! 07.03.2014

-
"Гиндукуш" музеена бардык 20.02.2014

Без Иске Дөреш төп гомуми белем бирү мәктәбенең бер төркем укучылары бу көнне зур түземсезлек белән көтеп алдык.Ниһаятъ, 19 февраль көне килеп җитте. Һәм без (8,9 класс укучылары) дәресләрдән соң юлга кузгалдык.















