МБОУ «Стародрюшевская начальная общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/Иске Дөреш бюджет гомуми белем бирү учреждениясе Тукай муниципаль районы Татарстан Республикасы "Иске Дөрешбашлангыч гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423876, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Старый Дрюш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-249-15-12 |
| E-Mail: | Ssdr.Tuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Стародрюшевская НОШ" |
| Руководитель: | Андаржанова Навбахор Расуловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 2 ученика |
| У нас учат: | 1 учитель |
МБОУ «Стародрюшевская начальная общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/Иске Дөреш бюджет гомуми белем бирү учреждениясе Тукай муниципаль районы Татарстан Республикасы "Иске Дөрешбашлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
Герой- шагыйрь Муса Җәлил. 15.02.2020

Һәр елдагыча М.Җәлилнең туган көнендә без китапханәгә юл алдык. Шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләдек,яңа китаплары белән таныштык. "Кызыл ромашка" шигыре буенча буклет ясадык.
-
Юлларда сак булыйк! 14.02.2020

Бүген мәктәбебездә Тукай районы "Юл хәрәкәте иминлеге"профилактика бүлеге хезмәткәре Сахапов Риназ белән очрашу узды. Ул башлангыч сыйныф укучыларының юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерде, киңәшләр бирде.Укучылар үз белемнәрен кызыклы видеороликлар, мультфильмнар ярдәмендә ныгыттылар.Соңыннан аларга ут яктырткыч элементлар, эчтәлекле китаплар тапшырылды.Чара бик кызыклы, файдалы булды.
-
"Әфганстан - йөрәк ярасы" 14.02.2020

Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 31 ел тулу, Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнтен танышу, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү максаты белән китапханәдә "Әфганстан - йөрәк ярасы"дигән кичә оештырылды. 1-4 нче сыйныф укучылары Әфганстанда хәрби бурычларын үтәгән Сәйфетдинов Айрат һәм Зиннәтуллин Илгиз абыйлары белән очраштылар. Алар укучыларны Әфганстан сугышының тарихи вакыйгалары белән таныштырдылар. Безнең солдатларның ничек итеп үзләренең интернациональ бурычларын үтәүләре, батырлык, түземлек үрнәкләре күрсәтүләре, хәрби антларына тугры булулары турында сөйләделәр.
-
"Татарстан - чаңгы юллары - 2020" 08.02.2020

8 нче февраль көнне "Татарстан - чаңгы юллары - 2020" спорт бәйрәменә кушылып мәктәбебездә спорт бәйрәме уздырылды. Мәктәп укучылары, укытучылар коллективы бу чарада актив катнашты.
-
2020 год в России - Год памяти и славы 03.02.2020

Президент России Владимир Путин подписал указ о проведении в 2020 году в России Года памяти и славы в честь 75-летия Победы в Великой Отечественной войне, соответствующий документ опубликован на официальном интернет-портале правовой информации.
-
Приём в 1 класс 01.02.2020

Уважаемые родители!
Прием заявлений в первый класс для граждан, проживающих на закрепленной территории, начинается с 1 февраля и завершается 30 июня текущего года.
Для детей, не проживающих на закрепленной территории, прием заявлений в первый класс начинается с 1 июля текущего года до 9 сентября 2020 года.
Хөрмәтле әти-әниләр!
1 класска кабул итү өчен гаризалар үзләре беркетелгән территориядә яшәүче гражданнаор өчен 1 нче февральдән 30 июньгә хәтле,ә үзләре беркетелмәгән территориядә яшәүче гражданнар өчен 1 нче июльдән 9 нчы сентябрьга хәтле кабул ителә. -
"Ленинград блокадасы"
27.01.2020
Бүген авылыбызнын китапханәчесе “Ленинград блокадасы” дип исемләнгән танып-белү сәгатенә укучыларны чакырды. Китапханәче документаль фактларга таянып блокада көннәре турында сөйләде, укучылар тарафыннан юлланган сорауларга җаваплар бирде. Балаларга шулай ук “2020 ел – хәтер һәм дан елы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.
-
Кошларга ярдәм итик 24.01.2020

Безнең якта кышлаучы кошларның санын саклап калуга җаваплылык хисе тәрбияләүне, кошлар турында белемне тирәнәйтүне күздә тотып, кошларга кыш көне ярдәм кулы сузып, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, аны саклау хисе булдыру, кошларның яшәү рәвеше белән таныштыру, аларга ярдәм кирәклеген төшендерү өчен эшләнә бу эшләр.
Кышлаучы кошларга ярдәм итү йөзеннән, мәктәбебезнең 2-4 нче сыйныф укучылары төрле-төрле җимлекләр ясап элеп куйдылар. Кайсы җимлеккә нинди кошлар килүен һәрдаим күзәтеп, карап, ризык белән тулыландырып торалар. -
Гриппка каршы профилактика 23.01.2020

Бүген авылыбыз фельшеры грипп турында әңгәмә үткәрде. Балалар инфекция йоктыру, гриппның ничек барлыкка килүе турында, авырып киткәндә нишләргә икәнлеген белделәр. Алия Ришатовна гриппның җитди авыру булуын һәм табиб кына кирәкле дәвалауны билгели алуын тагын бер кат искә төшерде.
-
Ата- аналар җыелышы 27.12.2019
















