МБОУ «Стародрюшевская начальная общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района РТ/Иске Дөреш бюджет гомуми белем бирү учреждениясе Тукай муниципаль районы Татарстан Республикасы "Иске Дөрешбашлангыч гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423876, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Старый Дрюш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(855)-249-15-12 |
| E-Mail: | Ssdr.Tuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Стародрюшевская НОШ" |
| Руководитель: | Андаржанова Навбахор Расуловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 2 ученика |
| У нас учат: | 1 учитель |
Новости МБОУ "Стародрюшевская ООШ"
Единый урок "Безопасный интернет".
Опубликовано: 05.12.2019
Бүгенге көндә кешелек тормышын интернет челтәреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел, дисәк, арттыру булмас. Бигрәк тә яшьләр интернет сайтларында көннәр буе утырырга әзерләр. Мондый кызыксыну һәм мавыгу туктаусыз алга барган тормыштан артка калмау, барлык яңалыктан да хәбәрдар булып тору ягыннан бик тә отышлы.Ә чынлыкта исә, интернет челтәренең дөрес кулланмаган очракта нинди куркыныч янаганын күз алдына да китермибез. Безнең ышанычыбыздан алдау юлы белән акча эшләүчеләр бик отышлы файдалана.Төрле сылтамалар аша ялган сайтларга китереп чыгарып, кулланучының компьютерына вирус кертергә, кулланучының паролен алып кирәкмәгән эчтәлектәге спам-хатлар юлларга, исемен начар нияттә кулланып бик мөһим документларга зарар салырга мөмкин.
Шул уңайдан, "Куркынычсыз интернет" темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Әлеге чараны үткәрүнең максаты булып интернет челтәрендә эшләгәндә балаларны һәм әти-әниләрне куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру нияте тора. Укытучылар тирән эчтәлекле презентация ярдәмендә укучыларга яңартылган антивирус программалары кулланырга, шик тудырган хатларны ачмаска, браузерның кисәтүен игътибарга алырга, телефон номерын сайтларга кертмәскә, смс-хәбәрләргә җавап бирмәскә һ.б кагыйдәләр белән таныштырды.
К списку новостей















