Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | Osnovnaya.Ilyaksazsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 31 учащихся и 3 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
МЧС 19.03.2016

Бүген 1-9 нчы сыйныф укучыларының МЧС хезмәткәрләре белән очрашуы үтте. Кунаклар закон бозу профилактикасы буенча доклад ясадылар, язгы каникул вакытында бозда йөрү кагыйдәләре турында кисәттеләр.
-
Туберкулезга каршы көрәш декадасы башланды 18.03.2016

Мәктәптә Туберкулезга каршы көрәш декадасы башланды. Декада кысаларында мәгълүмати-тематик брошюралар, буклетлар чыгару, башлангыч сыйныф укучыларының рәсемнәре күргәзмәсен оештыру, плакатлар чыгару, әти-әниләр өчен мәктәп сайтында "Балалар һәм яшьүсмерләрдә туберкулез" темасына мәгълүмат урнаштыру, 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында, туберкулез турындагы белемнәрен ачыклар өчен, анкета үткәрү һ.б. каралган.
-
Банк хезмәткәрләре белән очрашу 17.03.2016

17 нче март көнне, Финанс грамотлылыгы атналыгы кысаларында, 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен "Ак барс" Банк ААҖ хезмәткәрләре белән очрашу үткәрелде. Очрашуда укучылар банк төзелеше, пластик карталар белән эш итү турында мәгълүмат алдылар; финанс пирамидаларының төп сыйфатларын, кредит алу нечкәлекләрен, банкка акча салганда нинди мәсьәләләргә игътибар итәргә кирәклеген белделәр. Очрашу укучыларга бик ошады.
-
Рус теле атналыгы башланды 10.03.2016

Мәктәбебездә бүген рус теле һәм әдәбияты атналыгы башланды. Шул уңайдан, 5-9 нчы сыйныф укучылары (укытучылары Р.И. Бәдертдинова) тематик стена газеталары чыгарды. Аларның күбесе 2016 нчы елда юбилейлары билгеләп үтелгән рус язучылары иҗатына багышланан.
-
Тормыш яме - хатын-кыз 04.03.2016

Шундый девиз астында 4 нче мартта Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Әниләр һәм кызлар командалары арасында бәйге формасында үткәрелгән әлеге чарада шаян конкурслар күңелле концерт номерлары белән үрелеп барды. Мәктәбебез укытучыларыннан торган вәкәләтле жюри составы ике команданы да тигез нәтиҗәләр күрсәтте, дип таныды.
-
Әлифба бәйрәме 02.03.2016

2 нче март көнне беренче сыйныф укучыларның тагын бер бәйрәме - Әлифба белән саубуллашу кичәсе үтте. Сыйныф җитәкчеләре Аһлетдинова Н.В. белән укучыларның уртак тырышлыгы ярдәмендә, бәйрәм бик күңелле узды. Килгән кунаклар да күтәренке күңел белән кайтып киттеләр.
-
Тыючы билгеләр 26.02.2016

Балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренең тыючы билгеләре турында күрсәтмә дәрес үткәрелде.
-
Аҗаган 22.02.2016

Бүген мәктәптә "Аҗаган" хәрби-патриотик уены узды. Уеннар ике этапта оештырылды: 5-9 нче сыйныф укучылары һәм башлангыч сыйныф укучылары, үзара бүленеп, медицина һәм спорт әзерлеге буенча практик күнегүләр күрсәтте. Башлангыч сыйныфлар арасында "Яшелләр" командасы җиңде, ә өлкәннәрнең ике командасы да бертигез нәтиҗәләр күрсәтте.
-
"Яшел ут" конкурсы 19.02.2016

"Яшел ут" конкурсына материаллар әзерләнә башлады.
-
Парламент сәгате 19.02.2016

5-9 нчы сыйныф укучылары катнашында "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" дип исемләнгән парламент сәгате үтте. Укучылар, ике командага бүленеп, кем ул гражданин, аның хокуклары нинди, нәрсә ул җәмгыять, референдумнар ни өчен кирәк һ.б. сорауларга җавап эзләделәр. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Салихова Р.Р. ның чыгышы һәм әзерләнгән презентация аша парламент сәгатьләре уздыруның тарихы, үзенчәлекләре белән таныштылар; Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләре, сайлау системасы, дәүләт структурасы, сайлау процессы һ.б. турында булган белемнәрен тулыландырдылар.











