Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
| E-Mail: | Osnovnaya.Ilyaksazsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
| Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 31 учащихся и 3 воспитанников дошкольной группы |
| У нас учат: | 8 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Тукай дәресе 22.04.2016

Башлангыч сыйныф укучылары өчен бердәм Тукай дәресе үткәрелде. Бу дәрестә укучылар бөек шагыйрь Г. Тукайның тормыш юлын һәм иҗатын өрәнделәр, шигырьләрен сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр.
-
Авыл библиотекасына бардык 22.04.2016

22 нче апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары, укытучылары Аһлетдинова Н.В. һәм Латыйпова С.Ф. җитәкчелегендә, авыл библиотекасында уздырылган, Г. Тукай иҗатына багышланган кичәдә катнаштылар.
-
Җомга көн өмәсе
22.04.2016
Җомга көн өмәсе кысаларында, бүген 5-9 нчы сыйныф укучылары мәктәп бакчасында чәчәклек урынында казу эшләрен башкардылар.
-
Без - Тукай шәкертләре 21.04.2016

Бүген 4 нче сыйныф укучысы Аһлетдинова Адилә һәм 3 нче сыйныф укучысы Нәбиуллина Гүзәл бөек шагыйрь Г. Тукай тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәрелгән "Без - Тукай шәкертләре" район конкурсында катнашып, грамота һәм китап белән бүләкләнделәр.
-
Нәрсә ул дуслык? 18.04.2016

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары арасында, дуслык көненә багышлап, "Нәрсә ул дуслык?" ("Что такое дружба?") иншалар конкурсы узды. Укучыларның кайбер язма эшләре "Сарман" газетасы редакциясенә җибәрелде.
-
Язгы ярышлар
17.04.2016
“Яхшы гамәлләр кылу" атнасы кысаларында үткәрелгән сәламәтлек көне уңаеннан, мәктәп укучылары арасында ачык һавада волейбол ярышлары уздырылды.
-
Мәктәп ярминкәсе 16.04.2016

Мәктәптә “Яхшы гамәлләр кылу" атнасы башланды. Шул уңайдан мәктәптә хәйрия ярминкәсе уздырылды.
-
Барыбыз да - өмәгә! 14.04.2016

Мәктәбебездә язгы өмәләр дәвам итә. Бүген спорт мәйданчыгы, футбол кыры һәм мәктәп арты территорияләрен чүптән арындырдык.
-
Космонавтика көне 12.04.2016

-
Илексазым - моңлы сазым 08.04.2016

8 нче апрель көнне "Илексазым - моңлы сазым" проектын башлау эше буенча очрашу үткәрелде. Әлеге эшне башлап җибәрүче - шушы авылда туып-үскән, хәзерге вакытта Әлмәт шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Фәрхетдинов Илсур Мәкъсүт улы. Проект кысаларында, "Тамырлар" фонды белән берлектә, Илексаз авылы тарихын барлау, шәҗәрәләр төзү, авыл халкы беләң әңгәмәләр үткәрү һ.б. күздә тотыла.











