Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе”
Визитная карточка
Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. В.Терешковой, д. 8 |
Телефон: | +7(855)-592-52-15;+7(855)-592-51-98 |
E-Mail: | faridagimn@mail.ru, SarGimn@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сармановская гимназия"/ МБГББУ “Сарман гимназиясе” |
Руководитель: | Алексеева Лейля Рафисовна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 609 учащихся |
У нас учат: | 62 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе” - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Бишенчеләрне сынау 30.09.2017 Бу атна 5 нче сыйныф укучылары өчен аеруча катлаулы булды, чөнки алар оч фәннәр стартовая диагностика үттеләр. Әлеге эшне башкарыр өчен белем дә, түземлелек тә кирәк иде. Сарман гимназиясе укучылары аны тиешле югарылыкта башкардылар.
-
Казанда ярминкәдә 30.09.2017Сарман гимназиясе коллективы Казан шәһәрендә оештырылган ярминкәдә дә актив катнашты. Анда укытучылар көче белән үстерелгән яшелчәләр һәм башка кирәк-ярак тәкъдим ителде.
-
Мәрхәмәтлелек атнасы (6 нчы көн) 30.09.2017Атналыкның 6 нчы көне экология елына багышланган иде. Бу уңай белән Сарман гимназиясе укучылары инде шактый эш башкарырга өлгерделәр. Район үзәгендә барган төзекләндерү эшендә укучылар да активлык күрсәттеләр. Шушы көннәрдә генә алар көче белән Ленин урамында чистарту эшләре башкарылды. Киләчәгебезне матур итеп күрәсе килгән һәр кеше изге эштән читтә калмасын иде.
-
Сәхнәдә - безнекеләр! 29.09.2017Сарман гимназиясе укытучылары район мәдәният йортында оештырылган «Күңелләрдә якты эз» дип исемләнгән концерт программасында катнаштылар. Шуны әйтеп үтәбез: Мөхәмметдинова Гөлнара Рәисовна, Таҗетдинова Рузилә Илгизаровна, Хакова Алсу Мәҗитовналар алдагы чыгышларында ук районыбыз тамашачыларының мәхәббәтен яуларга өлгерделәр инде
-
Мәрхәмәтлелек атнасы (5 нче көн) 29.09.2017Атнаның бишенче көне “Изге эшләр көне” булып кереп китте. 8Б сыйныфы укучылары, гадәттәгечә, тимурчылык эше белэн Тәгъзимә әбигә бардылар. Өлкән апаның бакчасын карадылар, көзге уңышны җыйдылар.
-
Мәрхәмәтлелек атнасы (4 нче көн) 28.09.2017
Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында атнаның дүртенче көне спортка багышланган иде. Бу көнне гимназиядә сәламәтлек дәресләре, спорт буенча ачык тренировкалар үтте.
-
Психолог белән берлектә 27.09.201727нче сентябрь көнне 8Б сыйныфы укучылары иртәнге якта психолог белән әңгәмәуткәрделәр. Эңгәмә толерантность темасына багышланган иде.
-
Татар телчеләре - киңәшмәдә 27.09.201727 нче сентябрь көнне Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмә утырышында катнаштылар. Алар “ФДББС шартларында бүгенге көн татар теле һәм әдәбиятын укытуның актуаль проблемалары һәм четерекле мәсьәләләре” темасы буенча фикер алыштылар.
-
Беренчеләрне җәяүлеләргә кабул иттек 27.09.201727 нче сентябрь көнне Сарман гимназиясенең береенче сыйныф укучыларын җәяүлелеәр сафына кабул итү тантанасы булды. Анда ГИБДД хезмәткәрләре дә чакырулы булып, укучыларга юл йөрү кагыйдәләре турында искәрттеләр, укучыларга бүләкләр өләштеләр.
-
Мәрхәмәтлелек атнасы (3 нче көн) 27.09.2017
Сарман гимназиясендә мәрхәмәтлелек атнасы дәвам итә. Аның өченче көне бөтендөнья туризм көненә багышланган иде. Шул уңай белән гимназия укучылары музейга, паркка, обелискка, китапханәгә баруны оештырды.