Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская гимназия» Сармановского муниципального района РТ/ТР Сарман муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе " Җәлил гимназиясе"
Визитная карточка
Адрес: | 423368, Российская Федерация, Республика Татарстан, Сармановский район, п.г.т. Джалиль, улица Ахмадиева, дом 39а. |
Телефон: | +7(855)-593-16-93 |
E-Mail: | dzalilsch3@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Джалильская гимназия» |
Руководитель: | Булатова Гульнара Назифовна |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 537 учащихся |
У нас учат: | 37 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Джалильская гимназия» Сармановского муниципального района РТ/ТР Сарман муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе " Җәлил гимназиясе" - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Всероссийская акция «Сдаем вместе. День сдачи ЕГЭ родителями» / «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе 28.03.2023
28 марта Сармановский муниципальный район принял участие во Всероссийской акции «Сдаём вместе. День сдачи ЕГЭ родителями». Родители выпускников получили возможность пройти всю процедуру единого государственного экзамена по русскому языку. Приняв участие в Акции, они смогут помочь своим детям снять излишнее психологическое напряжение, связанное с подготовкой к ЕГЭ и его прохождением. В ходе пробного ЕГЭ родители одиннадцатиклассников прошли через все процедуры экзамена. Они смогли увидеть, как осуществляется контроль на госэкзамене, как печатаются и обрабатываются экзаменационные материалы. Участники акции сами написали экзаменационную работу, составленную из заданий, аналогичных тем, которые будут предложены участникам ЕГЭ. В 2023 году родители смогли проверить свои знания по русскому языку. Русский язык – один из двух обязательных предметов, которые сдают выпускники для получения аттестата. Для акции были разработаны сокращенные варианты экзаменационных работ.
28 нче мартта Сарман муниципаль районы «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Чыгарылыш укучыларының әти-әниләре рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы процедурасын үтү мөмкинлеге алдылар. Акциядә катнашып, алар үз балаларына БДИга әзерләнү һәм аны узу белән бәйле артык психологик киеренкелекне бетерүдә ярдәм итә алачак. Сынау БДИ барышында унберенче сыйныф укучыларының әти-әниләре барлык имтихан процедураларын үттеләр. Алар дәүләт имтиханында контрольнең ничек башкарылуын, имтихан материалларының ничек бастырылуын һәм эшкәртелүен күрә алдылар. Акциядә катнашучылар үзләре БДИда катнашучыларга тәкъдим ителәчәк биремнәргә охшаш биремнәрдән торган имтихан эше яздылар. 2023 нче елда ата-аналар рус теленнән белемнәрен тикшерә алдылар. Рус теле аттестат алу өчен чыгарылыш укучылары тапшыра торган ике мәҗбүри фәннең берсе. Акция өчен имтихан эшләренең кыскартылган вариантлары эшләнгән.
-
Праздник Науруз / "Нәүрүз" бәйрәме 26.03.2023
26 марта на площади Дома культуры отметили татарский народный праздник Навруз. Коллектив Джалильской гимназии принял активное участие в этом мероприятии.
26 нчы март көнне Җәлил бистәсенең Мәдәният йорты каршындагы мәйданда татар халкының Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бу чарада Җәлил гимназиясе коллективы актив катнашты.
-
Республиканский фестиваль-конкурс детского народного творчества «Без бергә» / "Без бергә" Республика балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсы 25.03.2023
23 марта 2023 года в городе Нижнекамск состоялся зональный этап Республиканского фестиваля-конкурса детского народного творчества «Без бергә» среди учащихся и творческих коллективов общеобразовательных организаций РТ, где учащиеся Джалильской гимназии приняли активное участие.Каждое выступление было оригинальным и интересным.
А в фойе развернулась выставка изделий ручной работы, которая удивила всех своим неповторимым колоритом.2023 нче елның 23 нче мартында Түбән Кама шәһәрендә ТР гомуми белем бирү оешмаларының укучылары һәм иҗат коллективлары арасында «Без бергә» Республика балалар иҗаты фестиваль-конкурсының зона этабы узды. Һәрбер чыгыш оригиналь һәм кызыклы булды. Фойеда кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәсе ачылды, ул үзенең кабатланмас колориты белән барысын да гаҗәпләндерде.
-
Прощай, Азбука! / «Әлифба белән хушлашу» бәйрәме 24.03.2023
23,24 марта в 1-х классах Джалильской гимназии прошёл праздник «Прощание с Азбукой». Это очень важное мероприятие для каждого первоклассника, ведь окончание изучения Азбуки — особенный день. Уже изучены все буквы, освоено чтение. Дети с радостью показали, чему они научились. Праздник прошел в веселой игровой форме. Прощание с Азбукой – начало пути к новым знаниям и победам. Пусть в школьной жизни наших самых маленьких учеников будет много таких побед! Желаем первоклассникам успехов в учёбе и хорошего настроения!
23 нче, 24 нче март көнне 1нче сыйныфларында «Әлифба белән хушлашу» бәйрәме узды. Бу һәр беренче сыйныф укучысы өчен бик мөһим чара. Балалар бик шатлык белән үзләренең нәрсәгә өйрәнүләрен күрсәттеләр. Бәйрәм күңелле уен формасында үтте. Әлифба белән хушлашу – яңа белемнәргә һәм җиңүләргә юл башы. Мәктәп тормышында иң кечкенә укучыларыбызның мондый җиңүләре күп булсын иде. Беренче сыйныф укучыларына укуларында уңышлар һәм яхшы кәеф телибез!
-
Тематическая линейка / Тематик линейка 24.03.2023
С 13 по 24 марта 2023 года проходит 1 этап Общероссийской акции "Сообщи, где торгуют смертью". В рамках этой акции 24 марта в МБОУ "Джалильская гимназия" прошла тематическая линейка о вреде немедицинского потребления наркотических средств и психотропных веществ, а также об ответственности за участие в их незаконном обороте. Также на линейке прошла беседа о методах ранней диагностики туберкулеза, о средствах защиты от этой болезни. Заместитель директора по воспитательной работе Нуриахметова Изета Николаевна напомнила детям о ФЗ-71 РТ, ПДД и других правилах безопасности.
2023 нче елның 13-24 нче мартында "Үлем белән сәүдә итү турында хәбәр ит" гомумроссия акциясенең 1 нче этабы уза. Әлеге акция кысаларында 24 нче мартта "Җәлил гимназиясе" ндә наркотиклар һәм психотроп матдәләрне медицинага карамаган куллануның зыяны, шулай ук аларның законсыз әйләнешендә катнашу өчен җаваплылык турында тематик линейка узды. Шулай ук линейкада туберкулезны иртә диагностикалау ысуллары, бу авырудан саклану чаралары турында әңгәмә узды. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Нуриәхмәтова Изета Николай кызы балаларга ТР ФЗ-71, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм башка куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерде.
-
Муниципальный конкурс рисунков / Муниципаль рәсемнәр конкурсы 22.03.2023
22 марта 2023 года в Сарманово на базе МБОУ ”Сармановская СОШ” прошел муниципальный очный конкурс рисунов, посвященный Году национальных культур и традиций в Республике Татарстан, среди учащихся начальных классов. Честь нашей гимназии защищали Гарайшина Милана(1А класс), Давлятшина Алина(2Бкласс), Алиева Аиша(3А класс), Ризванова Марьям(4 А класс). По итогам Алиева Аиша стала призёром, Ризванова Марьям стала победителем!
2023 нче елның 22 нче мартында Сарман урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары арасында Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган рәсемнәр бәйгесе узды. Безнең гимназия намусын Гарайшина Милана (1 нче А сыйныф), Дәүләтшина Алина(2 нче Б сыйныф), Алиева Аиша(3 нче А сыйныф), Ризванова Мәрьям (4 нче А сыйныф) якладылар. Нәтиҗәләре буенча Алиева Аиша - призер, Ризванова Мәрьям - җиңүче булдылар!
-
Игра "Что пропало" / "Нәрсә югалды" уены 20.03.2023
20 марта в рамках недели английского языка в 10-х классах прошла игра "What's missed". Ребята увлеченно разгадывали загадки. Игра способствует развитию логического мышления и языковой догадки.
20 нче мартта инглиз теле атналыгы кысаларында 10 нчы сыйныфларда "Whats missed" уены узды. Балалар табышмакларны бик теләп чиштеләр. Уен логик фикерләү һәм тел фаразы үсешенә ярдәм итә.
-
Грамматическая викторина по английскому языку / Инглиз теле буенча грамматик викторина 18.03.2023
18 марта в рамках недели английского языка в 5а и 5б классах прошла грамматическая викторина "I know grammar". Ребята работали в группах и выполняли грамматические задания. Во время мероприятия прошла музыкальная пауза "Угадай мелодию". Ребята весело и познавательно провели время. Все остались очень довольны.
18 нче мартта инглиз теле атналыгы кысаларында 5 нче А һәм 5 нче Б сыйныфларда "I know grammar" грамматик викторинасы узды. Балалар төркемнәрдә эшләделәр һәм грамматик биремнәр үтәделәр. Чара вакытында музыкаль паузасы узды. Балалар күңелле һәм белемле вакыт үткәрделәр. Барысы да бик канәгать калды.
-
Квест по английскому языку "В поисках сокровищ" / "Хәзинә эзләү" квест-уены 17.03.2023
17 марта в рамках недели английского языка в 6-х классах прошла квест-игра "В поисках сокровищ". Ребята на станциях выполняли различные задания: решали кроссворд, составляли слова из букв, заполняли пропуски в предложениях. Победителем стала команда, которая нашла сокровища. Остальные команды получили утешительные призы.
17 нче мартта инглиз теле атналыгы кысаларында 6 нчы сыйныфларда "Хәзинә эзләү" квест-уены узды. Станцияләрдә балалар төрле биремнәр үтәгәннәр. Хәзинә тапкан команда җиңүче булды. Калган командалар юату призлары алдылар.
-
X Международный конкурс вокалистов «Соловей» / «Сандугач» X Халыкара вокалчылар конкурсы 17.03.2023
В марте текущего года прошел X Международный конкурс вокалистов «Сандугач-Соловей». В нем принял участие ученик 10Б класса МБОУ «Джалильская гимназия» Якупов Ильназ (преподаватель Габбазов Ранис Раисович), и стал победителем в своей возрастной категории в номинации эстрадное пение (вокал-соло). Поздравляем Ильназа с победой и желаем дальнейших творческих успехов!
Агымдагы елның мартында Казан шәһәрендә «Сандугач-Соловей» X Халыкара вокалчылар конкурсы узды. Конкурста «Җәлил гимназиясе»нең 10нчы Б сыйныф укучысы Якупов Илназ (укытучысы Габбазов Ранис Рәис улы) катнашты һәм үзенең яшь категориясендә эстрада җыры (вокал-соло) номинациясендә җиңүче булды. Илназны бу җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!