муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
E-Mail: | nurkeevo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 122 |
У нас учат: | 33 |
2024-2025
Әнием – күз нурым!
Опубликовано: 05.12.2016Әни... Әнием... Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу сүз! “Әни ”дип эндәшә алу – үзе зур бәхет ул. Бу дөньяда әни – иң кадерле, иң газиз кеше. Безнең өчен бар назларын, йөрәк җылысын биреп яшәүчеләр алар. Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә үзенчәлекле бәйрәм – Әниләр көне билгеләп үтелә.
Шушы уңайдан, без, Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 нче сыйныф укучылары “Әнием – күз нурым” дигән бәйрәм кичәсе үткәрдек. Бәхетле, гамьсез балачагы, укуда ирешкән уңышлары өчен һәркем нәкъ менә әнисенә бурычлы. Балалар күңелләрендәге рәхмәт, хөрмәт хисләрен җырлар, әниләргә багышланган шигырьләр аша ирештерделәр. Дәртле биюләр белән аларның күңелләрен күтәрделәр. Котлау төрле уеннар белән үрелеп барды. Әниләр үзләренең җитез, уңган һәр эштә үрнәк булырлык икәнлекләрен күрсәттеләр. Һәр бала үзенең әнисе өчен горурланып утырды. Ахырдан балалар үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.Бәйрәм балалар белән әниләр арасын тагын да якынайтты, һәркемдә җылы тәэсир калдырды.
К списку новостей