муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Көзге бал 14.10.2016
Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
Әйе, күңелле эссе җәй үтеп тә китте, туган ягыбызга алтын көз килде. Көз -елның матур да, моңсу да вакыты. Мәктәпләрдә укулар, табигатьтә көзге үзгәрешләр башланды. Әле генә шаулап утырган бакчалар, басулар бушап калдылар. Тирә-якка карасаң ,нинди генә төсләр юк. Агачлардан сары, кызгылт яфраклар коела, әйтерсең, җиргә сары – кызгылт юрган түшәлгән.
Бүген 8-11 нче сыйныф укучылары катнашында Югары Симет мәдәният йортында "Көзге бал" бәйрәме үткәрелде.Җәйге каникул вакытында төрле оешмаларда эшләгән укучыларга җитәкчеләр тарафыннан акчалата бүләкләр тапшырылды. Укучылар тарафыннан искиткеч бай концерт номерлары күрсәтелде.
-
Олимпиадалар дәвам итә
12.10.2016
Фән олимпиадаларының мәктәп туры дәвам итә. Укучыларыбыз актив катнашалар. Бу атнада биология, информатика, физкультура фәннәреннән иң көчле укучылар ачыкланачак.
-
Без -"Татарстанның иң яхшы мәктәбе" 08.10.2016
7 нче октябрь көнне мәктәбебез директоры Рафис Накипович һәм музыка укытучыбыз Ильмир Илфатович Казанда “Пирамида” күңел ачу комплексында үткәрелгән Республика Укытучылар бәйрәмендә катнаштылар. Мәктәп коллективына “Татарстан Республикасының иң яхшы мәктәбе – 2016” номинациясендә лауреат дипломы һәм Кубок тапшырылды. Чын күңелебездән котлыйбыз!
-
Укытучыларыбызны бүләкләү 06.10.2016
Укытучылар бәйрәме уңаеннан район мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәм кичәсендә безнең мәктәбебезнең география укытучысы Шәфигуллина Әнисә Габделхәмитовна Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Әнисә Габделхәмитовнаны котлыйбыз! Алга таба да эшендә уңышлар теләп калабыз.
-
Көзге урманга сәяхәт 06.10.2016
Көзге урманның матурлыгыннан күңелгә рәхәт.. .Урманны бизәп, аланнарда балан, миләш куаклары балкып утыра. Күчмә кошлар очып киткән, урман моңсуланып калган, тынлыкка чумган.. .Яңгырлардан соң үсеп чыккан төрле-төрле гөмбәләр, мине күрмәсәләр ярар иде, дигәндәй, яфрак астына качканнар. Яңа гына явып үткән яңгырдан соң тамчылар бөтен җиргә сафлык өстәп, саран гына яктырткан кояш нурында җемелдиләр.. .Агачлар да, төрледән-төрле күлмәкләрен кигәннәр дә, бәйрәмгә әзерләнгән шикелле, тезелешеп торалар.
Әлеге матурлыкны күзәтергә бүген 1-5 нче сыйныф укучылары, класс җитәкчеләре белән берлектә, көзге урманга сәяхәт кылдылар.
-
Укытучылар көне белән!!! 05.10.2016
Кадерле укытучыларыбыз! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнеңүгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дәукучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз,туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез - тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.
Рәхмәт сезгә, укытучы апам,
Кызганмадың безгә көчеңне.
Үз сабые кебек якын итеп,
Әйтә идең җылы сүзеңне.
Тормыш бит ул юл ярмыйча бармый,
Күрсәтмәдең безгә күз яшен
Һәрберебез өчен үрнәк булдың
Олы җанлы, сабыр кешенең.
Үсеп җиткәч кенә аңладык без синең
Биргән белем, куйган тырышлык.
Киңәшегез безгә маяк кебек
Гомер буе янып торырлык.
Иң кадерле кешем, мәңге шат бул,
Яшә шулай эштән тәм табып.
Күрешергә язсын куанышып,
Кайтып кергәч, сезне сагынып. -
1 октябрь -Өлкәннәр көне! 01.10.2016
Өлкәннәр!.. Олы кешеләр!.. Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән.
1 нче октябрь – Өлкәннәр көне.Шул уңайдан бүген мәдәният йортында төрле елларда эшләп лаеклы ялга чыккан апа – абыйлар өчен бәйрәм кичәсе үткәрелде.Өлкәннәребез өчен укучылар көче белән бәйрәм концерты, чәй табыны әзерләнде.Хөрмәтле ветераннарыбыз үзләренең уй – кичерешләре белән уртаклаштылар.
Хөрмәтле өлкәннәребез!Сезне бөйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык – куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез.
-
Сез безгә кирәк әле. 30.09.2016
-
Гадәттән тыш хәлләргә әзерлек 29.09.2016
-
"Яшел Россия"экологик өмә 24.09.2016
Тирә-ягыбызны яшелләндерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан,24 нче сентябрь көнне мәктәптә өмә үткәрелде.Укучылар һәм укытучылар мәктәп яны тәҗрибә участогын чистарту белән бергә, агач утырту акиясендә актив катнаштылар.